Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ольга Айдимирова: «Сезнең янга бүтән килмим дип, ничек әйтим инде?!»

«Мирный» ТОС рәисе Ольга Айдимирова шулай ди. Күптән түгел алар хезмәттәше Илгиз Сәгыйдуллин белән махсус хәрби операция зонасында булып кайттылар. 430нчы полк хәрбиләренә гуманитар ярдәм илтеп тапшырдылар.

Илдә өлешчә мобилизация игълан ителгәч, алар беренчеләрдән булып шәһәрдә гуманитар ярдәм җыя башладылар. Чакырылучы егетләр  Казанда өйрәнүләр үткәндә дә яннарына барып, ярдәм итеп йөрделәр. Бүген дә алар бер көнен дә бушка уздырмый. Маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре ясау, матраслар тегү, хәрбиләргә ашлар пешерү эшен оештыра. Алай гына да түгел, кирәк-яракларны «Газель»гә төяп хәрби операция зонасына да чыгып китә. Батыр шәһәрдәшләребез СВО зонасына 14 тапкыр барган. Яңа елга кадәр тагын ике тапкыр барып кайтырга җыеналар.

- Ерак юлга үзегезгә генә чыгып китәргә куркытмыймы?

Ольга Викторовна: 
- Без бик үк нормаль кешеләр түгелдер инде (көлә). Дөресен генә әйткәндә, беренче вакытта нык куркыныч иде. Кая барабыз? Ни көтә безне. Анда барып җитү өчен меңнәрчә чакрым юл үтәргә кирәк. Ярдәм итү теләге көчле шул бездә!
Илгиз Алмасович:
- «Курыкмыйсызмы?» – дип бер сез генә сорамыйсыз. Без дә бит кешеләр. Куркыта. Ике күз дә юлга төбәлгэн. Шул ук вакытта дрон очмыймы икән дип, күк йөзен дә күзәтәсең. Саклану чараларыбыз юк бит. Машина шыплап тулган. Әкрен генә барабыз инде, эчебездән барысы да яхшы булсын иде, дип тели-тели. 

- Соңгы сәяхәтегез вакытында  Телеграм-каналыгызда хәвеф-хәтәргә очрадык дип язып та чыктыгыз

Ольга Викторовна:
- Ростов өлкәсенә җиткәч машина ватылды. Арткы мостның редукторына зыян килде. Машинаны  шыплап тутырган идек бит. Чаманы белмәгәнбез,  чыдамады. Әкрен генә Белая Калитва шәһәренә барып җитеп, ремонт урынын эзли башладык. Ягулык станциясендә бер ир-ат  белән таныштык. Аның дусты ремонт эшләре белән шөгыльләнүче булып чыкты. Шуңа исем китте: Татарстанда хәрбиләргә гуманитар ярдәм алып барабыз дисәң, ярдәм итәргә генә торалар. Ә монда, киресенчә, уйларында безнең кебек волонтёрларда акча эшләү. Иске запчасть өчен  25 мең сум сорадылар. Илгиз Алмасович запчасть сатып алып машинаны үзе төзәтте.

- Сәяхәтегез озакка сузылдымы?

Ольга Викторовна:
- Бер атнага. Машина ремонтлап бер көнебезне югалттык. Гуманитар ярдәмнең бер өлешен «Тимер» батальонына калдырдык. Соңыннан 430нчы полкка юл тоттык. Анда да командирны эзләп тоткарландык. 3 КПП аша уздык. Үзебезнең сабырлыкка, чыдамлыкка шаккатам. Өстәвенә юллары җимерелеп беткән. Кызу барып булмый.

- Хәрбиләребезнең хәлләре ничек соң? 

Ольга Викторовна:
- Окоп, блиндажларын карадык. Ялга кайтырга әзерләнүче хәрбиләр өчен махсус өй бар. Алар анда юынып, керләрен юып, йокыларын туйдырып, өйләренә кузгалалар. Моның өчен аларга бер көн бирелә.
Илгиз Алмасович:
- «Дом-мазанка» дип йөртәләр аларны. Уты  юк. Атнага 1-2 тапкыр гына бирелә. Анысы да берничә сәгатькә генә. Утын якмыйлар – төтене чыга. Шуңа күрә генераторлар эшләп тора.  
Ольга Викторовна: 
- Хәрбиләр үзләре мунча ясаганнар. Шунда юыналар. Аларның рухы көчле – төшенкелеккә бирелмиләр. Безне дә сөенеп каршы алдылар.

- 14 тапкыр барып кайттыгыз... Бәлки, туктарга вакыттыр?

Ольга Викторовна:
- Күпләр шулай ди. Мин хәрбиләрне ничек ташлыйм ди?! Ничек? Аларны барып күргәннән соң, командирлары белән язышып торганнан соң: «Сезгә бүтән килмим», – дип ничек әйтим?! Алар бит безне көтеп торалар. Машина ватылып, бер көн соңга калгач та, кәефләре төшкән. Мин бу эшемнән баш тарта алмыйм.
Илгиз Алмасович:  
- Мин дә Ватаным алдында бурычымны үтим. Тын океаны флотында 3 ел хезмәт иттем. Яшем буенча мобилизациягә туры килмим. Шуңа күрә үз өлешемне ярдәм күрсәтеп булса да кертәсем килә.

- Гаиләләрегез ничек кабул итә? Каршы килмиме?

Ольга Викторовна:
- Баштарак минем хәрби операция зонасына баруымны гаиләм бөтенләй белми калды. Әйтмәдем. Эш буенча Казанга укырга барам дип, чыгып киттем. Шулай 3 тапкыр барып кайттым. Илгиз Алмасович: «Зур юлга чыгабыз. Ни генә булмас?! Туганнар белеп торырга тиеш», – диде. Аннан соң гел Казанга укырга йөрим дип, алдап булмый бит инде. Гаиләм аңламас дип, курыктым инде. Ирем риза түгел, әмма сүз әйтми. Барыбер үземчә эшләячәгемне белә.
Илгиз Алмасович:
- Тормыш иптәшем дә, ике улым да куркып торалар. Әтиләре барырга карар кылган икән, димәк, бара дигән сүз. Алдан әйтеп куям. Әзер торсыннар.

- Илгиз Алмасович, сез үзегезнең «Газель» белән йөрисезме?

- Әйе. Күпләр миннән: «Гуманитар ярдәм ташып йөрүегез өчен күпме акча аласыз?» – дип сорый. Безгә беркем дә түләми. Барысы да үзебезнең кесәдән. Акчага барып кайтырга тәкъдим итсәләр, мин бармаячакмын да. Алай итеп йөрүчеләр дә бар. Бу аларның намусында. Мин – эшмәкәр. Атна-ун көнгә чыгып китеп, бизнесым аксый. Әмма үкенмим. Иң беренче урында – хәрбиләргә ярдәм итү бурычы. 

- 430нчы полктан кала госпитальләргә дә гуманитар ярдәм җыясыз. Аларга да барып йөрисезме?

Ольга Викторовна:
- Барабыз. Хәтта Курскта хезмәт итүче егетләребезгә дә ярдәм итеп йөрдек. Безнең ерак юлга чыгып китү гадәтебез дә шуннан башланды... Миңа Курск өлкәсе волонтёрлары чыкты. «Армия сафларында хезмәт итүче егетләргә гуманитар ярдәм кирәк», - диделәр. Бездән алдагы  волонтёрлар төркеме аларга ярдәм итәргә теләмәгән.  Солдатларны кирәк-яраклар белән Оборона министрлыгы тәэмин итә бит. Нишләп ярдәм сорыйлар? Шик уянды. ТОС рәисләре белән уртага салып сөйләштек. Фикерләр каршылыклы булып чыкты. Шуңа күрә үз күзләрем белән барып күрергә теләдем. Илгиз Алмасович та минем белән барырга теләк белдерде. Чыннан да, хезмәт итүче егетләребезгә ярдәм кирәклегенә инандык. Аена бер тапкыр алар янына йөри башладык. Апрельгә хәтле йөрдек. Курскка ВСУ хәрбиләре һөҗүм иткәч, бару авырлашты. Җыйган әйберләребезне складка гына тапшырырга тәкъдим иттеләр. Алар егетләребезгә барып җитәме-юкмы – билгесез. Без рота командирларын, хәрбиләрне күреп, кулларына тапшырырга күнеккән бит.

- Телеграм-каналыгызда Курск госпиталенә дә кирәк-яраклар таләп ителүе турында язасыз.

Илгиз Алмасович:
- Ноябрь уртасында янә Курск госпиталенә юл тотачакбыз. Бер уңайдан Тамбов госпиталенә, өлкә клиник хастаханәсенә дә тукталырга уйлыйбыз. Юлда барысы да яхшы булса, Рыльск шәһәренә барып карарга да ният бар.

- Зур эш башкарасыз. Эшегездә уңышлар телим. Юлларда исән-имин йөрегез!


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев