Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Олимпиадада катнашучы 50 килограмм наркотик белән тотылган

Голландия спортчысы Мадия Гафурны ярты центнер наркотик матдәләр белән Германия полициясе хезмәткәрләре тоткарлаган.

Голландия спортчысы Мадия Гафурны ярты центнер наркотик матдәләр белән Германия полициясе хезмәткәрләре тоткарлаган.
26 яшьлек йөгерүче Мадия Гафур 2016 елгы Олимпиадада 40 метрга йөгерүдә Нидерландлар иле командасы өчен катнашкан булган.
Германия чиген узганда аны полиция хезмәткәрләре тоткарлаган һәм машинасыннан 50 килограмм метамфетамин һәм экстази матдәләре тапкан. Базарда аларның хакы 2 миллион евро белән исәпләнә.
2016 елның октябрендә элекке футболчы Марсело Плетшның йөк машинасыннан 793 килогармм наркотик матдәләр табылган иде. Ул 9 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Мадиянең язмышын исә суд хәл итәчәк.

 

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/olimpiadada-katnashuchy-50-kilogramm-narkotik-bel-n-totylgan/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев