Өлкән кешене гаиләңә алсаң, дәүләт акча түли
Якыннары кайгыртуыннан мәхрүм калган өлкән яшьтәге кешене гаиләгә тәрбиягә алу мәсьәләсе бүген бик актуаль. ТР Министрлар Кабинетының бу турыдагы карары үз көченә кергәннән соң, Чаллының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче ханымны бер гаилә тәрбиягә алды.
«Мин картлык көнемдә үземне тәрбиягә алган гаиләдә яшәп бәхетле була алырмын дип уйламадым да. Алар мине бик яраталар, әби дип эндәшәләр, минем белән киңәшләшәләр. Алар минем өчен туганнарым кебек», – ди хәзер пенсионер.
Шәһәрдә өлкәннәр язмышына битараф булмаган кешеләр күп. Әмма, кызганычка каршы, өлкәннәрне гаиләгә тәрбиягә алу һәм бу эш өчен дәүләттән түләүләр дә бирелүе хакында күпләр белми.
Тәрбиягә кемнәрне алырга була?
Гаиләгә тәрбиягә Татарстан Республикасы дәүләт социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә (интернат-йортларда) яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарны алырга мөмкин. Аларның пенсия яшенә җитмәгән булуы шарт. Тәрбиягә алынучы өлкән кешенең гаилә әгъзасы (тормыш иптәше, баласы, абыйсы, апасы, бертуганының улы яки кызы, оныгы, аның тормыш иптәше) булмаска тиеш. Татарстан Республикасы территориясендә яшәү урыны булган һәм стационар формада (интернат-йортта) социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип танылган, ялгыз яисә ялгыз яшәүче, эшкә сәләтлелеген тулысынча яки өлешчә югалту сәбәпле, үз-үзенә хезмәт күрсәтә һәм йөри алмый торган өлкән кешеләрне гаиләгә алырга була.
Кем тәрбиягә ала ала?
Өлкән кешене гаиләгә тәрбиягә алырга теләгән кешенең һәм аның белән бергә яшәүче гаилә әгъзаларының яман шеш авырулары һәм яман шеш процессы рецидивлары, хроник эчкечелеге, наркомания, токсикомания, кискен йогышлы авырулары, туберкулезның актив формалары, авыр психик бозылышлары, венерик авырулары булмаска тиеш. Кандидатның һәм аның гаилә әгъзаларының кире алынмаган яки үтәлеп бетмәгән суд хөкеме булмавы шарт. Тәрбиягә алучының торак мәйданы анда яшәүчеләрнең һәрберсенә 15 квадрат метрдан ким булмаска тиеш. Кандидатның һәм аның гаилә әгъзаларының җан башына уртача кереме Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумыннан түбәнрәк булмаска тиеш.
Түләүләр
Гаиләгә алган өлкән яшьтәге гражданин инвалид булмаса яки III төркем инвалид булса – түләү аена 6000 сум; II төркем инвалид булса –8000 сум; I төркем инвалид булса – 10000 сум.
Шулай ук өлкән яшьтәге кеше үзен тәрбиягә алган гаилә бюджетына айлык кеременең (пенсиясенең) 75 проценттан артык булмаган өлешен кертә, әлеге акча туклануга, беренчел кирәк-яраклар, дарулар алуга һәм өлкән кешенең башка ихтыяҗлары өчен тотыла.
Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге үз гаиләсенә өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны кабул итәргә теләк белдерүче кандидатларны ачыклый. Кандидатлар барлык таләпләргә туры килгән очракта, «Ышаныч» үзәге бирелгән документлар нигезендә өлкән яшьтәге кешене гаиләгә тәрбиягә алу турында карар кабул итә һәм якларның хокукларын, бурычларын һәм башка шартларны билгели торган тиешле шартнамә төзи. «Ышаныч» үзәге өлкән кешене үзенә алган гаиләне ай саен тикшереп тора. Контроль нәтиҗәләре буенча акт төзелә.
Өлкән яшьтәге кешене гаиләгә тәрбиягә алу тәртибе һәм шартлары турында тулырак мәгълүмат белән «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең «ВКонтакте», «Instagram» социаль челтәрләрендә танышып була. Шулай ук Яр Чаллы шәһәре, М.Җәлил пр., 48 йорт (ГЭС поселогы, 8/1) адресы яки 70-31-03, 70-31-82, 71-31-58 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Гүзәлия Салихова,
«Ышаныч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге юрист-консульты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев