Өлкәннәр ярыштылар
Иң яшенә – 59, ә иң өлкәненә 82 яшь иде.
Шәһәребезнең Яр буе мәйданында өлкәннәр катнашында традицион “Скандинавия биатлоны” ярышлары үтте. Анда 5 кешедән торган командалар 1,5 км озынлыктагы дистанциядә җитезлекләрен сынады. Чара кысаларында шәһәрдәшләребезнең һәркайсы пневматик винтовкадан да атты. Финишта җанатарлар барысын да көчле алкышлар белән каршы алды. Анда катншаучыларның иң яшенә – 59, ә иң өлкәненә 82 яшь иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев