Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гөлнара Гәрәева: «Үлем якынлыгын тоеп яшәү бик авыр»

Хәлиткеч операция алдыннан шәһәрдәшебез онкологик авырулар төркемен җыеп, кешеләргә ярдәм итәргә үз-үзенә сүз бирә.

«Шәһри Чаллы»ның ВКонтакте төркеменә бер хат килде. Чаллыда онкология белән авыручыларның берләшеп табигатькә чыгуы, концерт-театрларга йөрүе, төрле мастер-классларда катнашүы турында язылган иде анда. «Тормыш энергиясе» («Энергия жизни») дип аталган бу төркем турында газетагызда язма бастырсагыз иде дигән үтенечне дә җиткергәннәр. Алар белән якыннанрак танышырга «Нур» яшьләр үзәгенә юл тоттым. 

«Әни, ракны бит дәвалап була!»
Яшермим, мондый җитди диагнозлы кешеләр янына барганчы шактый уйландым. Сорауларым авырту-җәрәхәтләрен кузгатмасмы, кызгануым кимсетмәсме, язмыш сынавының авырлыгы турында сөйләгәндә хәлләренә керер өчен йөрәгемнең көче җитәрме? Шулай да тәвәккәлләдем. 
Мин килгәндә 60 яшьләр тирәсендәге унлап хатын-кыз йога күнегүләрен башкара иде. Күренеп тора – тырышалар, үзләре белән келәмнәр, сөлге, су алып килгәннәр. Тренерлары Наталья Егорова көр тавыш белән аңлата, ара-тирә шаяртып та ала. Тренировка барган арада «Тормыш энергиясе» төркемен оештыручы Гөлнара Гәрәева белән холлга чыгабыз. Аның белән танышлар да булып чыктык. Моннан 12-13 ел элек ул Чаллыда балалар өчен «Мадагаскар» күңел ачу үзәген җитәкли иде, ә мин декрет ялында улымны анда уйнарга йөрттем. Ачык, аралашучан кеше булып истә калган Гөлнара. Шулай да урамда күрсәм, мөгаен, танымас идем – ябыккан, чәчен кыска итеп кистергән. Күзләре исә шул ук – акыллы, мөлаем. Әңгәмәдәшемә 43 яшь. Ул үз тарихы белән таныштыра. 
– 2009 елда минем күкрәгемдә шеш таптылар. Шөкер, яман түгел – операция ясадылар. Җепләрне салдыру белән эшкә чыктым – күңел ачу комплексын яңа ачкан вакытым иде. Тугыз елдан соң шул ук күкрәктә тагын шеш. Аны, көчле авырту сизгәч, капшап карадым да үзем таптым. Тик бу юлы анализлар начар иде. Ышанмыйча, аларны Казанда да, Мәскәүдә дә тикшерттем. Диагноз расланды, операция өстәленә ятарга туры килде. Аннары химия, нурланыш терапиясе курслары үттем. Хәзер гормоннар белән дәваланам. 2020 елда әтием үлгәннән соң әнием кисәк сукырайды. Күп операцияләр кичергәннән соң, бер күзе бараз тернәкләнде сыман. Тик озак та үтми, анда да онкология ачыкланды. Табиблар нәселдән түгел диде. Шунысы сәер – минеке сыман, шул ук күкрәктә. 
Гөлнара ханым диагнозы турында яшүсмер улына әйткәнен сөйли.
 – Төннәрен үз-үземне белештермичә елый идем. Миннән калса, баламның кемгә кирәге бар, кемгә сыеныр дигән уй үзәкне өзә иде. Беркөнне урында ятам, бер тамчы да хәлем юк. Улыма, ниһаять, әйтергә булдым. Шулай-шулай, дим. Ул: «Әни, аны бит дәвалап була!» – ди. Шуннан айнып киткәндәй булдым. Белешә, сораша башладым. Мюнхгаузен кебек үз-үземне сазлыктан тартып чыгарырга тотындым.
Гөлнара Гәрәева яшәү өчен көрәшә башлый. Шундый ук диагнозлы кешеләрнең 25, хәтта 35 ел яшәгәнен белгәч, өмете уяна. Бетмәс-төкәнмәс дәвалану курсларыннан хәлсезләнсә дә, дарулардан күңеле болганса да бирешми, бар көчен җыеп тырыша шәһәрдәшебез. Ул гына да түгел, башкаларны да кайгыртып, онкологик авырулар төркемен җыя. Әлеге эшкә ничек алынуы турында сорагач, ул хәлиткеч операция алдыннан нык курыкканын исенә төшерә.
– Хәтерлим, ул көнне тәрәзә янында утырам, үзем күңелемнән Раббыма ялварам – тагын бераз гына яшәтсәң иде, дим. Күпме калганын белмим ич, әллә бер көн, әллә бер ай. Ичмасам биш ел дип сорыйм. Исән-сау булсам, яман шеш белән авыручы балалар өчен үзәк булдырырмын дип үземә сүз бирдем. Казанда шундый кызлар-малайларны күреп гаҗәпләнгән идем. Үзләренең башлары тап-такыр, үзләре бернигә дә карамастан көлә, шаяра. Чаллыда да андый авырулар бар. Ата-аналарын да берләштереп ярдәм итәсем килде. Операциядән соң онкоүзәккә бардым – ниятемне хупладылар, «Нур» яшьләр үзәгенә беркеттеләр. Тик, ни сәбәпледер, безгә өлкәннәр, аеруча хатын-кызлар килә башлады. 
Бүгенге көндә төркемдә 266 кеше бар, шуларның берсе генә ир-ат. Берләшмә 23-43 яшьлекләргә һәм өлкәнрәкләргә бүленгән. Куркыныч диагноз куелганнан соң аларны еш кына ирләре дә ташлап китә, эштә дә теләктәшлек күрсәтергә ашыкмыйлар икән. Моның өстенә, күкрәксез калган хатын-кызлар үзләрен ямьсез дә итеп тоя. Ә яшәү өчен көрәшкәндә беренче чиратта үз-үзеңә таянырга, үзеңне һәм тәнеңне яратырга өйрәнергә кирәк, ди Гөлнара ханым. Шуңа ул алар өчен үз акчасына стилист белән очрашу оештырган. Монда һәркем бер-берсенә булдыра алганча ярдәм итә. Нутрициолог Надежда Калясева туклану буенча лекцияләр үткәрә, 40тан артык химия курсын үткән Алла үз тәҗрибәсен уртаклаша. «Сүз дә юк, үлем якынлыгын тоеш яшәү бик авыр. Мондый вакытларны бергәләп үтү җиңелрәк. Иң мөһиме – үз эчеңә бикләнмәскә, аралашырга», – диләр алар. 

«Безнең чор ял итә белмәде, 65тән соң шуңа өйрәнәм»
Уразманова Галина Викторовнага 71 яшь. Ул озак еллар ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенең даруханәсендә эшләгән. Бу вакытны бик киеренке, берьюлы күп проблемаларны хәл итәргә туры килгән чор буларак искә ала. Авырулар күп, дарулар җитми. Башка урыннардагы коллегалары: «Ничек эшлисез анда, иттарткыч бит ул», – диләр. Гомер буе сәламәтлек өлкәсендә эшләсә дә, үзе дә авырулар исемлегенә керермен дип башына да китерми. 
– 2015 елда иптәш кызым белән Төркиягә ял итәргә барырга җыендык. Күкрәгемдә ниндидер төер барын сизеп, тикшеренеп алырга булдым. Түләүле консультациягә баргач, ял онытылды. Биопсия алдылар, диагноз расланды. Шикләнердәй берни дә юк иде, югыйсә. Бер ел буе онкологик авыруларны дарулар белән тәэмин итүче даруханәдә эшләгәнем искә төште. Анда авыруларның күплегенә шаккаткан идем. Тормышын саклап калыр өчен кешегә процедурага барырга кирәк, ә дару юк. Моны авыруга әйтүе бик кыен иде. Хәзер аларны бик яхшы аңлыйм. Үземә дә операция ясадылар, Чаллыны сайладым. Казанда дәваландым. Аллага шөкер барысын да сабыр үткәрдем. 
Хәзер Галина Викторовна лаеклы ялда. Төрле чараларга йөрергә тырыша. Бу төркемсез, бигрәк тә физик күнегүләрсез хәзер тормышын күз алдына да китерми. «Монда яшәреп китәм, канатланып чыгам. Яшьләрнең үз талантларын ачканын күреп сокланам. Бу хакта сөйләгәндә хәтта тәннәрем чымырдап китә – шулкадәр тәэсирләнәм аларга карап. Безнең чор ял итә белмәде, менә 65 яшьтән соң өйрәнәм», – ди ул.

Яман шешкә китерүче төп фактор – стресс.
Наталья Егоровага 48 яшь. 2017 елны диспансеризация үткәндә аңа маммографиядән тамга куелган кәгазь биреп чыгаралар. Соңарып килгән анализлар да начар хәбәрне раслый. Онколог кичектергесез операция ясарга кирәклеген әйтә. 
– Беренче ел, аеруча беренче айлар авыр булды. Кече улым армиядә, олысын да гел борчыйсы килми. Хәтерлим, эчем тулы үпкә иде – беркем дә шалтыратмый, хәлемне сорамый. Үземне беркемгә кирәксез итеп тоя идем, курку басты. Ел буе авыруымны өйрәндем, укыдым, сәбәпләрен эзләдем. Һәм шуны аңладым – кеше беренче чиратта үзе өчен яшәргә, үзенә ошаган эшне башкарырга тиеш. Шул вакытта мин цигун практикасы, ягъни савыктыручы гимнастика белән шөгыльләнүчеләрне очраттым һәм аны үзем дә үзләштердем.
Әңгәмәдәшем хәрби частьтә дә, ягулык салу станциясендә дә, балалар бакчасында да, кафеда официант булып та эшләгән. Тик яраткан эшен күптән түгел генә тапкан – ул базардагы ательеда киемнәр ремонтлый. Балачактан киемнәрне сүтеп тегү белән мавыкса да, бу осталыгына элек әлләни әһәмият бирмәгән. Ә хәзер клиентлар аңа яратып кигән күлмәк-чалбарларын саклап калган өчен сокланып, рәхмәтләр укый икән. «Тормыш энергиясе» төркемендә дә Наталья Егоровага мөнәсәбәт шундый ук, чөнки ул инде икенче ел аларны атнага ике мәртәбә төрле физик күнегүләргә һәм дөрес суларга өйрәтә. Бушлай. Киңәш сораганнарга һәрвакыт җавап бирергә тырыша. Аның фикеренчә, яман шешкә китерүче төп фактор – стресс.
 – Минем очракта бу – төнге сменалар, заправкадагы сәламәтлеккә зыянлы матдәләр, ул эшкә барасым килмичә, үз-үземне көчләвем. Анда кешене күрә алмас дәрәҗәгә җитәсең – үтереп йокы килә, ә синнән кереп нәрсәдер сорыйлар. Шул кадәр ачу-нәфрәткә организм авырмый ничек түзсен! Шуңа күрә чакырган урынга гына, үзең теләгән очракта гына барырга кирәк. Шунда аның җае да, кирәкле кешеләре дә табыла.


«Тормыш энергиясе» төркемендәге кешеләргә ничек ярдәм итеп була:
– даими шөгыльләнү өчен психологлар чакырып; 
– тәҗрибәсе булган осталар белән вокал, рәсем ясау, чигү, тегү, бәйләү буенча яки башка мастер-класслар үткәреп;
– концерт, күргәзмә, спектакль кебек мәдәни чараларга чакырып;
– ял итү базасында урыннар тәкъдим итеп;
– «КАМАЗ» мәдәният сараендагы бүлмәне җиһазлап. 
 - Бәлки газета укучыларыбыз арасында ярдәм күрсәтә алырдай кешеләр бардыр. Бу очракта 8-950-312-69-00 телефоны буенча Гөлнара Гәрәевага мөрәҗәгать итә аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев