Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Оптимистик рухны ничек саклап калырга?

Оптимистлар пессимистларга караганда күбрәк уңышларга ирешәләр. Аларның гаиләләрендә дә яхшы мөнәсәбәтләр, карьерада да югары үрләргә күтәреләләр. Бүгенге катлаулы көннәрдә һәр нәрсәдә негатив күрмәскә, оптимистик рухны ничек саклап калырга? Коуч-психолог Илүзә Әминова 10 төрле киңәш бирә.

1. Оптимистлар белән күбрәк аралашыгыз. 

2. Мәхәббәт белән бүлешегез. Борчулы вакытта кеше мәхәббәткә, кайгыртуга, игътибарга, җылылыкка аеруча мохтаҗ. Үзегездә булган мәхәббәтне кешеләр белән дә бүлешергә өйрәнегез. Якыныгызга игътибарыгыз кимегән икән, моны тиз арада үзгәртегез. Сөйгәнегезгә мәхәббәт сүзләрен ешрак әйтегез, әти-әниләрегезгә карата кайгырту хисләре белдерегез. Шуларны эшләгән очракта сез үзеннән-үзе ачылып китәчәксез, үзегезне кирәк итеп тоя башлаячаксыз. 

3. Позитив аффирмацияләр булдырыгыз. Болар – нинди дә булса позитив фикерләр, үз-үзеңә ышаныч арттыра торган кыска фразалар. Алар сездә дөрес психологик кәеф булдырырга ярдәм итәчәк. Әйтик, «Минем белән бар да яхшы», «Үземә бары тик яхшы мәгълүматлар гына җыям», «Минем кәефем әйбәт». Аларны хәтта эчеңнән әкрен генә әйтеп түгел, ә тааыш белән белдерергә киңәш ителә. 

4. Социаль челтәрләрне азрак кулланыгыз. Андагы мәгълүматны укуны, гомумән, киметегез. Сез ниндидер факт яисә мәгълүмат белдегез ди, ләкин аны көн саен укып, гел шуның белән хәбәрдар булып, үз-үзеңне интектереп йөрергә ярамый. 

5. Рәхмәтле булыгыз. Бездә бу җитеп бетми шул. Без, кызганыч, күп нәрсәдә бары минуслар гына күрәбез. Рәхмәтле булу үзеннән-үзе тормышка бүтән караш формалаштыра. Ничек кенә булмасын, тормышка рәхмәтле булырга өйрәнегез. 

6. Максат куегыз, шөгыль табыгыз. Бер шөгыльсез кешенең уйлары да күп була. Шуңа күрә сезгә күбрәк эш белән мәшгуль булырга кирәк – йөгерегез, йөрегез, йөзегез, хәрәкәтләнегез яисә кулыгызга чигү-бәйләм алыгыз. Бу очракта кирәкмәгән уйларга вакыт калмаячак. 

7. Азрак борчылыгыз. Ситуацияне төзәтә яисә үзгәреш кертә алмыйсыз икән, борчылып утырудан ни файд?! Үзегез өчен хәл итегез: мин монда берни эшли алмыйм, шуңа күрә борчылмыйм һәм үз эшем белән шөгыльләнүемне дәвам итәм. 

8. Сезгә бик моңсу булган очракта да аңардан плюслар табарга тырышыгыз. Сезгә бик ямансу, тормышның асты өскә килгән сыман, әмма сез исән-сау – шунысы иң мөһиме. Сез, әйтик, кичке аш әзерли аласыз, балаларыгыз янда, тормыш иптәшегез бар. Без исән – шуны истән чыгармагыз. 

9. Фокус проблемаларга түгел, ә аларның чишелешенә юнәлдерелгән булырга тиеш. Әйтик, сезнең проблема бар – акча мәсьәләсе бик такыр. «Минем акчам юк!», «Акчам булмаячак та!» дип түгел, ә «Мин бу акчаны ничек булдыра алам?» дип тотынырга киңәш ителә. Чишелешне уйлаганда кешенең башы ныграк эшли башлый, баш мие хәрәкәт итә.

10. Иң яхшыны гына искә алыгыз. Тормышта нинди генә ситуация булса да, иң яхшыларны гына истә тотыгыз. Ирем начар дип яисә эшем уңышсыз дип йөрү бер дә килешми. Плюслар турында уйлагыз: кешенең бервакытта да начар яклары гына булмый, ирегезнең яхшы якларын санап чыгыгыз, эшегез турында да фикерләрегезне үзгәртегез. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев