ОСАГО тарифлары арта
Россия Үзәк банкы күрсәтмәсе буенча, ОСАГО бәяләре 23-30 процентка артачак. Иминиятчеләр шул кысаларда полиска үзләре бәя куя алачаклар. Полисның база тарифы 1980 сум булганда, бу документның бәясе 2439-2574 сум иде. Яңа тарифлар гамәлгә кергәч, алар ничек үзгәрә соң? Мәсәлән, Мәскәүдәге 22 яшьтән зур 3 елдан артык стажлы машина йөртүче 8...
Россия Үзәк банкы күрсәтмәсе буенча, ОСАГО бәяләре 23-30 процентка артачак. Иминиятчеләр шул кысаларда полиска үзләре бәя куя алачаклар.
Полисның база тарифы 1980 сум булганда, бу документның бәясе 2439-2574 сум иде. Яңа тарифлар гамәлгә кергәч, алар ничек үзгәрә соң? Мәсәлән, Мәскәүдәге 22 яшьтән зур 3 елдан артык стажлы машина йөртүче 8 ел иминиятләштерелеп, бер тапкыр да юл-транспорт һәлакәте ясамаган икән, аңа 11 класс бирелә. Машинасының егәрлеге 120-150 ат көченә тигез. Иске бәя белән ул ОСАГО полисын 3326 сумга алыр иде. Яңа полисның исә минималь бәясе - 4099, максималь бәясе - 4324 сум.
Шул ук шартларда юл-транспорт һәлакәте ясаган шоферга ОСАГО полисы 16734- 17 658 сумга төшә. Яңа тарифлар бу атнада расланырга тиеш. Шуңа кадәр Чаллының кайбер иминият компанияләре ОСАГО полисларын рәсмиләштерүне туктатып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев