ОСАГОда – үзгәрешләр
Агымдагы елның 2 августында "ОСАГО турында"гы федераль законда үзгәрешләр гамәлгә керде. Аның нигезендә, зыян 50 мең сумга кадәр булса, юл-транспорт һәлакәте ДАИ инспекторлары катнашыннан башка рәсмиләштерелә. Бу хокуктан 2014 елның 2 августыннан соң ОСАГО полисы алган кешеләр генә файдалана ала. "Россия иминиятчеләре ассоциациясе" президенты Павел Бунин әйтүенчә, иминият суммасын Европа...
Агымдагы елның 2 августында "ОСАГО турында"гы федераль законда үзгәрешләр гамәлгә керде.
Аның нигезендә, зыян 50 мең сумга кадәр булса, юл-транспорт һәлакәте ДАИ инспекторлары катнашыннан башка рәсмиләштерелә. Бу хокуктан 2014 елның 2 августыннан соң ОСАГО полисы алган кешеләр генә файдалана ала. "Россия иминиятчеләре ассоциациясе" президенты Павел Бунин әйтүенчә, иминият суммасын Европа беркетмәсе нигезендә арттыру машина йөртүчеләрне аварияләрне ДАИ инспекторыннан башка рәсмиләштерүгә китерәчәк. Нәтиҗәдә, юлларда "бөке"ләр кими. Чөнки һәлакәт булган урынга инспекторлар килүен көтә-көтә озын чиратлар барлыкка килә.
Гамәлгә кергән икенче үзгәреш зыянны турыдан-туры каплауга кагыла. Хәзер юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән кеше фәкать үзенең иминият компаниясенә генә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Октябрь аенда тагын берничә төзәтмә гамәлгә керер дип планлаштырыла. Аның беренчесе буенча зыянны каплау күләме 120 мең сумнан 400 мең сумга җитәчәк. Моңа бәйле рәвештә ОСАГО полисы да 25%ка, Үзәк банк бәясе буенча якынча 500 сумга артачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев