Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Осталыкка чикләр юк

Күпләрнең телевизор экраныннан моноспектакльләр караганы бардыр... Бер артист башкара аны. Зур гына күләмле әсәрләрне дә гаҗәеп осталык белән, бөтен нечкәлекләренә кадәр сурәтлиләр алар. Мондый эшкә алыну өчен гаять зур хезмәт, чын талант кирәктер. Бер бөек кеше: "Ялкау кешегә бирелгән талант әрәмгә генә китә", - дип язып калдырган. Моның белән килешми...

Күпләрнең телевизор экраныннан моноспектакльләр караганы бардыр... Бер артист башкара аны. Зур гына күләмле әсәрләрне дә гаҗәеп осталык белән, бөтен нечкәлекләренә кадәр сурәтлиләр алар. Мондый эшкә алыну өчен гаять зур хезмәт, чын талант кирәктер. Бер бөек кеше: "Ялкау кешегә бирелгән талант әрәмгә генә китә", - дип язып калдырган. Моның белән килешми дә мөмкин түгелдер.

Танышым Башкортстанның Туймазы шәһәреннән бер кеше башкаруындагы спектакль белән киләчәкләре турында әйткәч, тамашаның уңышлы чыгасына ышанмый гына театрга юнәлдем. Карыйм: театр бинасына байтак танышларым кереп бара. Алар арасында башкорт якташлыгы әгъзалары, студентлар, артистлар, укытучылар, китапханәчеләр... Зал тулып җитмәгән. Әмма театр һәр кешене үзенең сихри дөньясына бик тиз тартып кертә. Соңыннан инде кеше бу илаһи сәнгатьтән аерыла алмый.

...Күк күкрәгән тавыш яңгырый. Кошлар сайравы ишетелеп китә. Чаган агачларына төренеп утырган авылга сумка тоткан Мәрзия кайтып килә. Озак кайтмый торган булса да, авылның һәр сукмагы, һәр йорты таныш аңа. Әнә авыл читендә элек ул яшәгән Фәрдәнә апаларның өе...

Менә шулай сиздерми генә алып кереп китте безне Әхәт Гафарның "Язлар моңы" әсәре шаукымнарына Башкортстанның атказанган артисткасы Римма Ключарева. Залда чебен очкан тавыш та ишетелерлек. Яшь укытучы кыз Мәрзия, гармунчы Сәгыйдулла, авылның иң чибәр кызларының берсе Фәрдәнә, сугышта бер кулын югалтып кайткан Ярми, ире өчен җанын бирергә әзер торган Сара образлары вакыйгаларга уралып тамашачы күз алдыннан уза. Римма ханымның монологы безгә аларны төрле яклап сурәтли, характерларын ача, кызгандыра, ачуландыра, сокландыра. Сәгыйдулланың гармунына кушылып җырлыйсы, сикереп төшеп биисе килә. Ике мәхәббәтнең бергә була алмавының сәбәбе - сугыш. Берәүләр кыз сабыр итмәгән диярләр... Егеттән вакытында хәбәр килеп җитмәгән дип әйтүчеләр дә табылыр... Мәкерлелеккә сылтаучылары да очрар. Әйе, уйларга да урын калган монда. Бары сокланырга гына кала.

Зәбир ХӘЛИМОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X