Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Паркларны мәктәп укучылары тәртиптә тота

Мәктәп укучылары арасында җәйге каникулларын акча эшләп, файдалы итеп уздырырга теләүчеләр шактый. Без ГЭС бистәсендәге Мәдәният һәм ял паркында һәм Яңа шәһәрнең Җиңү паркында булып, биредә эшләүче үсмерләр белән сөйләшеп кайттык.

«Россия эше» кадрлар үзәге директоры Татьяна Быданова хәбәр иткәнчә, җәй буена 14тән 18 яшькәчә 3 меңнән артык балигъ булмаган баланы эш белән тәэмин итү планлаштырыла.

Шәһәрне чиста һәм тәртипле тотуга үз өлешләрен кертүчеләр буларак, егет-кызлардан ял итүчеләрнең чисталыкны ни дәрәҗәдә саклаулары турындагы фикерләрен дә сораштык. 

ГЭС бистәсенең Мәдәният һәм ял итү паркында

50нче мәктәпнең 7нче сыйныфын тәмамлаган Айдар Шиһабетдиновка 14 яшь. Ул быел беренче тапкыр эшкә урнашкан. Әтисе дә Мәдәният һәм ял паркында машина йөртүче булып эшли.

– Июнь аен тулысынча эшләдем. Июльдә дә эшләргә планлаштырам. Аннары августта ял итәрмен дим. Көн саен иртәнге 8гә яисә 9га эшкә йөрим. Дүрт сәгать эшлим. Иртән тору авыр түгел. Мәктәпкә булганда да иртән торасы бит, мин инде күнектем. Әле менә аванс бирделәр – 4500 сум. 10 июльдә эш хакын бирергә тиешләр, түземсезләнеп шуны көтәм, – дип сөйли әңгәмәдәшем. 

Айдарның эшли башлавының сәбәбе бар. Аның яңа айфон аласы килә икән. 

– Үзем эшләп, үз акчама аласым килә. Әти белән әни дә ниятемне хупладылар. Әти монда эшләгәч, урнашу да кыен булмады. Көненә дүрт сәгать кенә түгел, өстәмә дә эшләр идем әле. Паркка иртән килгәч, эш планы белән танышып чыгам: йә тырма алып территорияне чистартам, йә лейка белән чәчәкләргә су сибәм, аттракционнарның утыргычларын юып алам. Авыр түгел инде, аны гына булдырабыз. Икенче елга да эшләрмен дим. «Славица» оешмасына йөк ташучы булып урнашу уем бар. Анысы авыррак булыр инде. Аның каравы, акчасы күбрәк, – дип сөйли Айдар. 

Айдардан парктагы чисталык турында да сорашам. Иртән ул чәчәкләргә су сипкәндә нәрсәгә игътибар итә икән?! «Чиста монда! Бернәрсә дә әйтеп булмый! Чәчәк араларын да карыйм, хәтта бер тәмәке төпчеге дә булмый», – дип куя ул. 

Яңа шәһәрнең Җиңү паркында

Паркның төзекләндерү буенча участок җитәкчесе Эльвира Ефремова сүзләренчә, июнь аенда паркларда (монда Җиңү паркы, Яшь Ленинчылар бульвары, Кереселидзе урамы, Шишкин паркы һәм Боровецкий парклары керә) 30га якын укучы эшләгән. 14 яше тулганнар – дүртәр, 15 яшьлекләр – бишәр, 16-17 яшьлекләр җидешәр сәгать хезмәт куялар. 
– Июльдә дә эшләүче үсмерләр бар. Балалар белән күңелле. Аннан соң идарәдә эшче куллар җитешми, шуңа укучылар – безгә зур ярдәм. Билгеле, алар артыннан карап та торырга кирәк. Яшүсмерләр паркларда территорияне себерәләр, чүп җыялар. Аннары эскәмияләрне юалар, зуррак малайлар үлән дә чаба. Яшүсмерләр күп, шуңа да аларны ике сменага бүлеп эшләтергә исәплибез: кемдер иртәнге якта, кемдер төштән соң киләчәк. Ярыйсы гына акча да эшлиләр әле. Өйдә тик ятканчы, бу бик яхшы мөмкинлек дип саныйм. Күпләр инде бүгеннән үк август аенда эшләргә теләк белдерә, – дип сөйли Эльвира ханым. 

Мәктәп укучыларының иминлеге дә күз уңында: өсләрендә ачык төстәге жилетлар, бейсболкалар, кирәкле инвентарь белән тәэмин ителгәннәр. Һәм, иң мөһиме, өлкәннәр кул астында эшлиләр.

Җиңү паркында иртәнге 6га, 7гә эшкә килгән һәм себеркеләр белән «ут уйнаткан» малайлар-кызлар үзләре дә җәйге яллары турында бик теләп сөйләде.

– Мин беренче елымны гына эшлим. Бик ошый: саф һава, яңа дуслар таптым. Өстәвенә, үземә дә бераз акча эшләп алу, әти-әниләргә дә ярдәм итү мөмкинлеге ачылды. Өйдә ятканчы, монда эшләвең һәр яклап хәерле. Бирегә мәшгульлек үзәге аша урнаштым. Эш шартлары әйбәт. Өлкәннәр эшне күп итеп «өйми». Үзебез дә тырышабыз. Иртән килү белән территорияне чистартырга чыгабыз. Әле менә аванс килде, тиздән зарплата, – ди 34нче мәктәп укучысы, 14 яшьлек Олеся Вершинина. 

– Мин былтыр да җәй көне паркта эшләгән идем. Шуңа быел да, ике дә уйламыйча, монда килдем. Бер авырлыгы да юк бит аның, – дип сүзгә кушыла 32нче мәктәп укучысы, 15 яшьлек Эльвина Нургалиева.

Кызлардан территориянең чисталыгы турында да сорашам. 

– Ой, чүп күп инде ул! Без иртәнге 6га ук эшкә киләбез, кичә генә юып киткән эскәмияләр янында өелеп чүп ята. Ул пластик һәм алюминий бутылкаларның исәбе-хисабы булмый. Иртән шул чүпләрне җыябыз, эскәмия яннарын чистартып куябыз, юабыз. Шулай эшли торгач, 4-5 сәгатең үтә дә китә, – диләр кызлар. 

– Миңа калса, һәр эш авыр, әмма үзенчә мавыктыргыч. Физик эш миңа ошый. Бу җәйге каникулдагы практика кебек инде. Ләкин аерма шул: монда акча түлиләр. Башта игъланнар ябыштырып йөрү эшенә урнашмакчы идем, әни паркка барып карарга өндәде. Эшләгән акчаны берәр зуррак нәрсә алу өчен җыячакмын. Старт капиталы буларак. Августта тагын эшләргә уйлап торам, – дип ир-егетләрчә җитди кыяфәттә киләчәк планнары белән уртаклашты 62нче мәктәптән Никита Сергеев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев