Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Педагог Гөлгенә Тимергалиева: «Яшүсмер чакта үртиләр иде...»

54нче мәктәп укытучысы хәзер балаларны оялмаска өйрәтә.

Укытучылар аны хөрмәт итә. Укучылары бар күңеле белән ярата. Хәтта мәктәпне тәмамлаганнары да сагынып киләләр. Сүзем 54нче гимназиянең педагог-оештыручысы Гөлгенә Тимергалиева турында. Ул үзен мин «педагог на полной ставке» дип саный. Телеграм-каналда шундый блогы да бар. 

«Укытучы булу хыялы юк иде...»
Иң элек шуңа игътибар иттем: Гөлгенә Тимергалиева һәрчак елмаеп тора. Позитив, юмор белән сөйләшә. балалар аны шуңа күрә яраталардыр дигән фикер дә уянды. 

Ә бит әңгәмәдәшем язмышын балалар, мәктәп белән бәйләргә уйламаган. «Журналист булырга хыяллана идем мин. Мәктәптә укыганда әкиятләр яза идем. Тукай районы газетасында мәкаләләремнең басылып чыкканы булды. Акча ягыннан кытлык иде. Әти-әни укытучылыкка укырсың инде диделәр. Нишлисең?! Каршы килеп булмады. Тарих укытучысына укырга кердем. Югары уку йортын тәмамлагач та мәктәпкә барып эшләргә теләгем булмады. Бер-ике мәктәптә эш белешеп карадым-каравын, укытучылар кирәкми диделәр. «Детский мир»га сатучы-консультант булып урнаштым. Бер ел эшләдем. Аннан соң ике бала белән декретта утырдым. Ялдан чыккач балалар бакчасына няня булып урнаштым. Бераздан тәрбияче итеп куйдылар. Анда да озак эшли алмадым», – ди ул.
54нче гимназиягә Гөлгенә Фирдәвесовна 2014 елда килә. Тарих һәм җәмгыять белемен укыта башлый. Өч елдан һөнәрен алыштыра – китапханәче була. Тагын бер елдан – педагог-оештыручы.

«Башта бераз куркып калдым. Балалар белән эшли алырмын микән дигән сорау туды. Аларны бит иҗади яктан үстерергә, актив булырга өйрәтергә кирәк. Ә бит мин үзем дә кыю түгел!» – ди Гөлгенә Тимергалиева.
Куркулары юкка булган икән. Бүген ул: «Мин үз һөнәремне таптым», – дип сөенә. 

Өйрәнерсең диделәр...
Мәктәп кысаларында нинди генә чаралар үткәрелми?! Һәммәсендә Гөлгенә Тимергалиеваның өлеше бар. Балалар белән «Гимназия сулышы» газетасын да чыгарып карый. Шаяннар һәм тапкырлар клубында алардан «Карантин» командасы чыгыш ясый. 
«Шаярта да белмим, мәзәкләр дә уйлап таба алмыйм дип, бу эшкә алынасым килмәгән иде. Җитәкчелек «өйрәнерсең» диде. Чыннан да, балалар белән бергә шаяртырга да, көләргә дә өйрәндек. Укучыларым ел саен беренчелекне алып килделәр. Хәтта Гран-при оттылар. Соңгы елда гына бераз бирештеләр. КВНнан тыш, хореография, театр түгәрәкләренә дә йөриләр бит», – ди. 

Гөлгенә Тимергалиева әле 8нче сыйныфның класс җитәкчесе дә. Аларга 2 сәгать тарих дәресен укыта. Моннан тыш, музыка дәресен дә алып бара. 
«Музыкаль белемем юк. Җырламыйм да, музыка уен коралларында да уйный белмим. 3нче сыйныфта укыганда гармунда һәм курайда уйнарга өйрәнгәнем генә истә. Шуңа да карамастан, музыка дәресен без үзенчәлекле итеп үткәрәбез. Бергәләшеп җырлап алабыз. Аннан соң «җырны рәсемгә төшерәм» дигән проект керттек. Балалар татар халык җырларын тыңлап, шуны рәсем итеп ясый. Аларга ошый», – ди. 
Гөлгенә Фирдәвесовна укучылар советын да җитәкли. Укучыларны җыеп төрле чараларда катнаштыра. Моннан тыш, музей советында тарих буенча уеннар, квестлар оештыра.

Оялчан балалар күзгә күренеп үзгәрделәр
Гөлгенә Тимергалиева психология белән кызыксына. Бәлки шуңадыр да балалар аңа ышаныч белән карый, хәтта эч серләрен сөйли икән.
«Айгөл исемле бер кызыбыз шулхәтле оялчан иде. Әкренләп сөйләшә торгач: «Апа, минем җырлыйсым килә», – ди. Әниләр бәйрәмендә беренче тапкыр җырлаттым мин моны. Аннары рәсемнәре белән стенгазеталар ясаттырдым. Берзаман 7нче сыйныфта: «Спикер буласым килә», – ди. Спикер – ул мәктәп президенты, бөтен укучыларның мәнфәгатьләрен җиткерүче. Аны спикер итеп сайладык. Шуннан соң үсеп китте бала. Хәзер инде югары уку йортында укый. София исемле тагын бер кызыбыз бар иде. Ул кайчан карама уку белән утыра иде. Аны иҗади яктан үстердек. Хәзер безне сагынып: «Гөлгенә Фирдәвесовна, Диләрә Габделхәевна, сез бит безне канатландырдыгыз. Мин һаман да актив, җырлыйм да, биим дә», – дип искә ала. Аларның шулай тормышта үз урыннарын таба алулары минем өчен зур бәхет», – ди әңгәмәдәшем. 

Оялчан балаларны бары тик кызыксындырып җибәрергә кирәк дип саный ул. Аларда чын талант яшеренеп ята, ди. 
«Бар янып тора торган балалар, ә кайберләре вакыт юк, укырга кирәк дип акланалар. Актив түгелләр. Укып кына булмый бит инде, мәктәп еллары нәрсә белән исегездә калыр? Мәктәпнең бөтен кызыгы шул активлыкта бит инде дим аларга», – ди Гөлгенә Фирдәвесовна. 

 «Яшүсмер чакта үртиләр иде...»
Балаларны оялмаска, актив булырга өйрәтүче Гөлгенә Фирдәвесовна үзе дә балачагында бик оялчан була. «Мин бик таза идем. Кыяфәтемнән ояла идем. Классташлар үртиләр иде. Җырлый идем, театрга да тартыла идем, әмма актив булырга һәрчак оялдым. Бер мизгел һаман күз алдымда. Икетуган абыем авыл клубына ияртеп чыгып китте. 90нчы еллар бу. Ул вакытта, беләсез инде, кием юк. Апам шәмәхә төстә зур тун кидереп җибәрде. Хәзер андый белән урамга чыксаң, беркем аптырамас иде. Төсе дә модада. Размеры да оверсайз. Ә ул вакытта мине өйгә җиткәнче «фиолетовая шуба» дип үртәп кайттылар. Үкереп елап кайтып кердем (көлә). Шуннан соң үземне нык карый башладым. Зарядка ясарга керештем. Диетада утырмадым. Кызлар: «Ничек шулай ябыктың?» – дип аптырадылар. «Үземне ярата башладым», – дидем. Шул вакытта психология белән дә кызыксына башладым. Биш ел элек сыйныфташлар белән очраштык. Күбесе мине күреп шаккатты. Батырлангансың, матурлангансың, диләр. Әлбәттә, мондый комплиментлар ишетү күңелемә май булып ятты. Хәзер мин бөтенләй дә оялмыйм дип әйтә алмыйм. Әмма үз өстемдә эшлим. «Воспитать человека» дигән конкурста катнашып, быел өченче урын алдым. Минем өчен бу зур дәрәҗә. Иң мөһиме – катнашырга кирәк. Шуңа да балаларны, беләме-юкмы, актив булырга, чараларда катнаштырырга тырышам. 

«Блогер булырга өйрәнәм» 
Психология, мода, бакчачылык, дин, шигърият... Гөлгенә Фирдәвесовнаның кызыксынмаган өлкәсе юк хәзер. Телеграм мессенджерында ул үз каналын булдырган. «Педагог на полной ставке» дип атала. Әлегә 140тан артык подписчигы бар. «Бу исемне улым тәкъдим итте. Әлеге каналда мәктәп тормышын да, шәхси тормышымны да күрсәтеп барам. Биредә минем уйлануларым, күзәтүләрем. Авылдан җир участогы алдык. Шунда үземчә агач-куаклар караганымны төшереп җибәрәм. Кайчак үзем дә күренәм. Хәзер иң зур хыялыбыз – йорт салу», – ди. 

Гөлгенә Тимергалиева ире Равил белән ике бала үстерәләр. Уллары Ришат кадетлар мәктәбендә укый. Оста итеп марш белән атлаганы өчен Мәскәүдә постовой булырга чакырганнар. Рузилә 54нче мәктәпнең 6нчы сыйныфында белем ала. «Ул да бию, җиңел атлетика белән кызыксына. Әмма әлегә олы сәхнәдә чыгыш ясарга кыюлык тапмый», – ди әнисе. 

«Берсендә ирем: «Балаларның казанышлары – синең хезмәтең», – диде. Бу сүзләрдән күңелемә шулхәтле рәхәт булды. Укучыларым да шулай рәхмәтләрен җиткерә. Димәк, мин үз һөнәремдә эшлим», – ди Гөлгенә ханым.

Гөлгенә Тимергалиева сәяхәт итәргә ярата. Берүзе ул өч бала ияртеп Сочига да барып кайткан. «Кызым садик баласы, улым 2нче сыйныфта, племянница 6нчы сыйныфта укый иде. Бөтенесе ничек курыкмыйча киттең син диләр. Аны уйлау да юк! Үзебезгә маршрут төзеп, рәхәтләнеп ял итеп кайттык», – ди. 

Фото Гөлгенә Тимергалиевадан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев