Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Педагогика университетында кызыклы очрашу көтелә

15 март көнне сәгать 13.00дә Чаллы дәүләт педагогика университетында ТР Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф юнәлешендәге эшчәнлеген тәкъдим итү чарасы була.

Чарада сәламләү сүзе белән Чаллы дәүләт педагогика университеты ректоры, икътисад фәннәре кандидаты, доцент Әлфинур Галиакбәрова чыгыш ясаячак. Соңыннан исә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор, ТР ФА мөхбир әгъзасы Ким Миңнуллин ТР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты эшчәнлеге белән таныштырып үтәчәк. Соңыннан исә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов 8 томлык «Татар әдәбияты тарихы» турында бәян итәчәк. Моннан тыш башка экспертларның да кызыклы чыгышлары көтелә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев