Педагогия институты тукталышында җир асты күчүе булырмы?
"Пединститут " тукталышында җир асты кичүенә әлегә акча юк", - ди Чаллы хакимияте
Бу районда мондый күчүнең кирәклеге бар, дип ассызыклады Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмир Исхаков журналистлар белән онлайн-конференция барышында. Төзелеш бәясе 120 млн. сумга бәяләнә. Түрә сүзләренә караганда, кызганычка каршы, әлегә әлегә әлеге объект төзелешен финанслау чыганаклары юк. "Исегезгә төшерәбез, 2019 елда автовокзал янында күчү төзелде. Акча Татарстан бюджетыннан бүлеп бирелде", - дип билгеләп үтте спикер.Билгеләп үтик, «Пединститут» тукталышында җир асты кичүе кирәклеге турында шәһәр мэры Наил Мәһдиев узган елның декабрендә журналистлар белән йомгаклау конференциясендә хәбәр итте. Ул чакта шәһәр башлыгы төзелеш өчен кирәк булган 150 млн сумны атады.
Чыганак:Вести Камаза
Фото:ачык чыганаклардан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев