Пенсия бәяләр артыннан җитешми
Хөкүмәт даирәләре кризис юк, дип халыкны никадәр ышандырырга тырышмасын, кибетләр бер-берсе белән ярыша-ярыша азык-төлеккә бәяләрне арттыра. Җиләк-җимешне әйткән дә юк, сөт ризыклары, икмәк кыйммәтләнде. Мондый "тибрәнешләр", иң беренче чиратта, пенсионерлар "бюджетында" чагылыш таба. Шәхсән үземнең бөтен чыгымнарым алдан ук тиенләп исәпләп куелган. Соңгы вакытта очы-очка ялганмый башлады. Әйтик, ярты ипине...
Хөкүмәт даирәләре кризис юк, дип халыкны никадәр ышандырырга тырышмасын, кибетләр бер-берсе белән ярыша-ярыша азык-төлеккә бәяләрне арттыра. Җиләк-җимешне әйткән дә юк, сөт ризыклары, икмәк кыйммәтләнде. Мондый "тибрәнешләр", иң беренче чиратта, пенсионерлар "бюджетында" чагылыш таба.
Шәхсән үземнең бөтен чыгымнарым алдан ук тиенләп исәпләп куелган. Соңгы вакытта очы-очка ялганмый башлады. Әйтик, ярты ипине кичә - 15 сум 70 тиенгә, вакуумлы савыттагы 5 процентлы эремчекне - 82 сумга, 250 граммлы, 15 процентлы каймакны 58 сумга сатып алдым. Яратып эчә торган бер номерлы Ахмад чәенең 100 граммы 110 сум тора. Әле бер ай элек кенә 82 сум иде. Көн саен кибеттә 200 сумны калдырып чыгам. 9 мең пенсиямнең 2 меңен фатир өчен түлим. Якынча 6000 сум ашарга китә. Бик тансыклап кына 200 граммлап сыр, май, 1-2 лимон алам. Итне 50-60 граммлап кына салам ашка. Якынча 15-20 процентка артты ризыкка бәяләр. Алай да әле ярый пенсияне вакытында түләп тора хөкүмәт дип, шөкерана кылам. Әле менә 1 февральдән беразга арттырдылар, 10 меңгә җитте пенсиям. Бәяләр артыннан җитешмәсә дә, әле кергән белән чыккан бер түгел. Тагын кайчанрак пенсионерларны сөендерергә җыена хөкүмәт? Лаеклы ялга чыкканнан соң да лаеклы итеп яшисе килә бит!" - 11 ел элек балалар бакчасында эшләп лаеклы ялга чыккан Резидә Гыйльфанова.
Дәвамын "Шәһри Чаллы" газетасының 20нче февраль санында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев