Пенсияләр артырмы?
Социаль пенсия инфляция дәрәҗәсенә бәйле.
Киләсе елның 1 апреленнән социаль пенсияләр 4 проценттан күбрәккә артырга мөмкин. Федерация Советының Социаль сәясәт буенча комитеты җитәкчесе Валерий Рязанский әйтүенчә, социаль пенсиянең күләме инфляциягә бәйле. Ә ул агымдагы елда 4,4 процент тәшкил итмәкче.
Социаль пенсия инвалидлыкка, гаилә башлыгы мәхрүм булуга һәм башка аерым очракларга нигезләнеп түләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев