Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Пенсияне туплау иреклеме?

РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин фикеренчә, пенсиянең туплау өлешенә акча күчерү-күчермәү һәркемнең ирегендә булырга тиеш һәм аны солидар системадан алырга кирәк. Эш шунда ки, дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары үзләре кертем (взнос) җыймыйлар. Бу эшне алар өчен ничә еллар дәвамында Россия Пенсия фонды башкара. Шулай булгач, мәҗбүри туплау...

РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин фикеренчә, пенсиянең туплау өлешенә акча күчерү-күчермәү һәркемнең ирегендә булырга тиеш һәм аны солидар системадан алырга кирәк.

Эш шунда ки, дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары үзләре кертем (взнос) җыймыйлар. Бу эшне алар өчен ничә еллар дәвамында Россия Пенсия фонды башкара. Шулай булгач, мәҗбүри туплау системасы беркемгә дә кирәге һәм файдасы булмаган структура булып чыга түгелме? "Әле бит безгә, хөкүмәт даирәләренә, гражданнарны яклау өчен нинди генә хокукый инструментлар, ялган гарантияләр уйлап табарга туры килми", - дип, ихлас борчылып ассызыклый министр.

Министрның хаклымы-түгелме икәнен тормыш үзе раслар, әлбәттә. Ләкин шунысы гаҗәпләндерә: әле халык яңалыкны ишетеп, файдалы-файдасыз якларын анализларга өлгермәде, инде яңа тәкъдимне тормышка ашыруга хөкүмәт тарафыннан беренче адым ясалуы турында хәбәр килеп тә җитте. "Хөкүмәт даирәләре бүгеннән мәҗбүри туплау системасыннан баш тартуны тәэмин итүче механизмны эшләүгә кереште", диелә әлеге мәгълүматта.

Яңалык, димәк, алгарыш, алга барыш. Халык моңа каршы түгел. Тик пенсияләренең тупланма өлешенә хезмәт хакларының күпмедер өлешен ай саен күчереп барган яшьләрнең, ягъни булачак пенсионерларның гына бу яңалыкта хәбәрдар булмавы борчу тудыра. Законнар кем өчен чыгарыла соң дигән бик тә урынлы сорау туа. Мондый гамәлләр халык белән киңәшләшеп, азмы-күпме аның фикеренә колак салып эшләнсен иде. Бусы инде бүген тыз-быз килеп, мең дә бер вәгъдәләр биреп, халык депутатлары булырга дип йөрүче "ышанычлылар" колагына...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев