Пенза өлкә Сабан туенда яңа гастрономия рекорды куелачак
Нинди?
27 июньдә Пенза өлкәсенең Кече Труев авылында XVI Бөтенроссия авыл Сабантуе була. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.
Чараны оештыручылар һәм партнерлар меңләгән кунаклар өчен зур сюрприз әзерлиләр: Кузнецк районында Россиянең яңа гастрономия рекорды куелачак, ул «Россия рекордларының гастрономия китабына» керәчәк.
Бу данлы традициянең дәвамы: Пермь краенда узган XIV Бөтенроссия авыл Сабантуенда шеф-поварлар гомуми авырлыгы 857 килограммнан артык булган 3414 порция «татарча азу» ризыгы әзерләгәннәр, бу ил рекорды булды.
Пенза Сабантуенда 1000 кг милли ризык әзерләргә ниятлиләр, диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев