Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Перинаталь үзәк «ПроДокторов-2021» Бөтенроссия премиясенең җиңүчесе булды

Кама балалар медицина үзәгенең перинаталь үзәге 2021 ел йомгаклары буенча «ПроДокторов-2021» Бөтенроссия премиясенең җиңүчесе булды.

Иң яхшы медицина учреждениеләре иң масштаблы «ПроДокторов-2021» платформасында үз фикерләрен калдырган пациентлар ярдәмендә сайлап алынган.  
Перинаталь үзәк турында пациентларның фикере:
«Бала табарга 2021 елның 26 августында килдем. Барлык персонал бик игътибарлы һәм ягымлы. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Бала табу бик тиз узды, беренче баладан соң бала табарга курыктым, чөнки бик авыр туры килгән иде, бу юлы башкача булды. Перинаталь үзәк яхшы ремонты һәм бала табучы хатын-кызларга һәм балаларга карата яхшы мөнәсәбәте белән сөендерде. Әлеге үзәкне барлык кешегә дә киңәш итәм»;
«4 нче катта хатын-кызларга карата яхшы мөнәсәбәт, чиста, хезмәткәрләр киңәшләр бирәләр, сорауларга җавап бирәләр. Мин беренче тапкыр хастаханәдә яттым, бу хастаханә түгел, ә шифаханә».
Перинаталь үзәк хезмәткәрләре КБМҮнең баш табибы Марат Насыйбуллин һәм баш табибның акушерлык һәм гинекология буенча урынбасары Алексей Эстрин җитәкчелегендә пациентларга эшләрен югары бәяләгән һәм күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәтләрен белдерә. 

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медицина