Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Пятачок» йолдызы Зиләйлүк апа: «Ялгыз яшәве бик авыр!..»

«Шәһри Чаллы» газетасы үткәргән «Пятачок» концертында сәхнәгә чыгып тыпыр-тыпыр биегән Зиләйлүк Шамгунованы бөтен кеше хәтерлидер.

Без үткәргән уеннарда актив катнашуы белән дә истә калды ул. Алай гына да түгел: иң оста биюче исемен алып, бәйрәм иганәчесе «Чаллы бройлер» җәмгыятеннән тәмле купатылар да откан иде ул. Зиләйлүк апаның газетабыздагы даими «Яучы» рубрикасы аша тормыш корырлык ир эзләвен дә язган идек. Әлеге актив ханым белән үткәнен, бүгенгесен барладык.

– Зиләйлүк апа, Сез кайсы яклардан?

– Башкортстанның Күгәрчен районы Теләүмбәт авылыннан. Белгечлегем буенча – аш-су остасы. Шул һөнәр буенча эшләп, лаеклы ялга чыктым. Укыганда, эшләгән вакытта да кулинар бәйгеләрдә катнашып, гел призлы урыннар ала идем. 

– Сез яшьтән үк шундый актив алайса?

– Бәйрәмнәрне бик яратам, көтеп алам. Әле былтыр да «Пятачок» концертында үткәрелгән бәйгеләрдә катнашып, битемә массаж ясатуга сертификат оттым. Ой, аның рәхәтлеге! Аннары биеп, беренче урын алдым да, шундый тәмле купаты бирделәр! Әле быел керәшеннәрнең Питрау бәйрәмендә катнашып, пилмән ясау бәйгесендә дә җиңдем. Аннары мин җырларга бик яратам, җыр буенча төрле конкурсларда да үземне сынап карыйм.

Шул истә: әле мәктәптә укыган чакларда агитбригада белән кырларда эшләгән комбайнчыларга, трактористларга концерт-тамаша куеп йөри идек. Ий, рәхәт вакытлар! Сәхнә юк, без Беларус арбасыннан үзебезчә сәхнә корып, шунда кырда эшләүчеләрнең күңелен күрә идек.

– Пятачокларны нәрсә өчен яратасыз?

– 4 тапкыр булганым бар һәм барысы да үзәнчәлекле була. Бәйрәм яңара, гел яхшы якка төрләндереп торасыз, яңа уеннар кертәсез, нинди генә артист чакырмыйсыз! Бик зур рәхмәт әйтәсе килә: оештыручыларга, иганәчеләргә һәм барлык катнашучыларга. Җаның-тәнең белән рәхәтләнеп ял итеп китә торган урын ул – «Пятачок». Һәрбер бәйрәмгә ахирәтләрем белән йөрим, аларга да бик ошый. Мин өйдә генә утырып йомылып утырмыйм, андый кешеләрне аңламыйм да. Шуңа да гел хәрәкәттә булырга тырышам.

– Гаиләгез белән дә таныштырыгыз әле.

– Тормыш иптәшем белән 42 ел тату гомер иттек. Улым белән кызым үз тормышлары белән яшиләр, бер оныгым бар. Кызганыч, ирем берничә ел элек 10 ел озак авырып ятканнан соң бакыйлыкка күчте. Аллаһы Тәгалә зур сынау бирде... Тормыш иптәшемне соңгы көненә кадәр сабый баладай карадым... Ул елларда ничек авыр булганын үзем генә беләм. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт, миңа көч-куәт, түземлек, сабырлык бирде. Иң зур теләгем: бар кеше дә исән-сау булсын иде, чир-борчулар безне урап узсыннар!

– Ялгыз тормыш итүе авырдыр... 

– Ялгызлыктан, сагыш ашаган вакытта иремне юксынып, шигырьләр яза башладым. Үземә генә бик кыен, яшермим... Мин бит әле аралашучан кеше, ә монда берьялгызым... Балалар ярдәм итеп торалар анысы, тик ул башка төрле шул! Ялгызлыкка һаман ияләшеп китә алмыйм, бик ямансу... 

– Безнең газетага танышу турында игълан да биргән идегез.

– Ятып калганчы, атып кал дидем дә, танышу турында игълан куйдырттым. Шалтыраттылар, әле дә кабул итеп торам, смс язучылар да күп. Буа районыннан булган бер ир-ат белән яхшы ук аралашып торабыз, көн саен элемтәдә дигәндәй. Ул да киләм-киләм дип, ничә тапкыр әйткәндер, әле һаман да очрашып булмый. Мин һәрвакыт оптимист, һәрвакыт яхшылыкка гына ышанам. Шуңа да өметемне өзмим: минем кебек үк ялгызлыктан гарык булган әйбәт кенә бер ир очратырмын дим. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев