«Пятачок»ка эләгергә чират
Безнең проект.
«Шәһри Чаллы» кабат дусларын җыйды. «Болгар» ресторанында тәмле ризык өстәлләре артында «Шәһри Чаллы»дан – «пятачок» проектының теләктәшләре очрашты. Шәһәр хакимиятеннән җитәкчеләр, эшмәкәрләр, артистлар, журналистлар 4 ел дәвамында уздырылган «пятачок»ларга йомгак ясады, киләчәккә максатлар куйды. «Әйдәгез, оештырыгыз. Халык йөри бит», – диделәр.
«Әйдәгез, оештырыгыз. Халык йөри бит», – диделәр»
Чараны «Шәһри Чаллы» газетасының баш редакторы Резидә Юсупова ачып җибәрде. Ул тагын бер кат әлеге проектның барлыкка килү тарихын искә төшерде: «Мин «Шәһри Чаллы»ның исемен халыкка ничек җиткерергә дип уйлый идем. Авылга кайтып барганда руль артында кылт итеп күз алдыма «пятачок»лар килде. Мин аларны җан-фәрман килеп оештырырга булдым. Бу эш безнең уңышлы килеп чыкты. «ТАТМЕДИА» АҖ җитәкчеләренә дә рәхмәтле без: «Нишләп йөрисең?» – дип каршы төшмәделәр, киресенчә, «Әйдәгез, оештырыгыз, халык йөри бит», – дип хуплап алдылар. Катнашучыларга, ярдәм итүчеләргә чын күңелдән рәхмәт әйтәм. Бу бәйрәмгә без хөрмәт иткән һәм безне якын иткән кешеләр җыелган. Рафаэль Сөләйманович та проектны беренче көннән үк хуплап алды. Шулай итеп «пятачок»ларны яхшы, талантлы кешеләр белән башлап җибәрдек. Соңгысына 5-6 мең кеше җыелды. Интернетта «пятачок»ларның видеоларын барлыгы 6 млн-га якын кеше караган. Күбрәк Башкортстаннан, Ульяновскидан, Мәскәүдән карыйлар. «Бездә дә булсын иде», – диләр».
«Шәһри Чаллы»дан «Пятачок» проектының үз гимны да бар. ТР атказанган артисты Илнур Гомәров һәр «пятачок»ны шул җыр белән башлап җибәрә. Бу хитның барлыкка килүе дә кызык, сүз уңаеннан, ул да руль артында барганда туган.
«Сабан туе гүзәле» бәйгесенә ел саен яңа җыр чыгаралар иде. Чаллы төзелешенә багышланганы юк. 2012 елда руль артында: «Эх, пятачоклары...» дип көйли башладым, әти-әнидән ишеткән бар иде элек «пятачок»лар турында. Тиз генә шагыйрә Зөләйха Минһаҗевага шалтыраттым: «Ике сүзе бар, җыр кирәк», – дип көйләп күрсәттем. Ярты сәгатьтән инде ул язылган текстның фотосын җибәрде», – дип искә алды Илнур.
Әлбәттә, бу җырны утырып кына тыңлау мөмкин түгел, күз алдына үзеннән-үзе гөрләп торган «пятачок»лар килеп баса. Бу юлы да җитәкчеләр, эшмәкәрләр, артистлар, журналистлар бергә түгәрәктә биеде. Тагын кайсы матбугат чарасы вәкилләре мондый саллы кунаклар янында биеп йөри икән?!
«Шәһри Чаллы»дан – «пятачок» – Чаллы шәһәренең бренды»
Безнең проектка кызыгып, «пятачок»ларны башка шәһәрләр дә оештырып карады, әмма килеп чыкмады. Тамашачылары йөзгә дә тулмады. Бу аңлашыла да, «Шәһри Чаллы»дан – «пятачок» шәһәрнең тарихына, гадәтләренә нигезләнеп туган проект. «Чаллы икмәге» АҖ генераль директоры Рафаэль Юнысов әйтүенчә, аның кыйммәтен һәркем аңламый. «Чаллы берничек тә Казанга охшый алмый, Әлмәт тә, Түбән Кама да була алмый. Чаллы – ул «КАМАЗ», завод төзелеше. Миңа төзелештә эшләргә туры килде. Моны халык арасында кайнамыйча, аның белән яшәмичә, кадерен, кыйммәтен белеп булмыйдыр. Халык бердәм иде, ишекләр ябылмады, ачкыч палас астында иде. Мин бик шат шушы мизгелләрнең шаһиты булуыма. Рәхмәт сезгә үзебезнең шул гадәтләрне сакларга тырышканыгыз өчен! Бу бик нечкә эш, җиңел эш түгел, кешенең күңеленә керергә кирәк. Безнең балаларыбыз, оныкларыбыз да ул тормышны белергә тиеш. «Шәһри Чаллы» газетасын да сакларга кирәк. Шәһәр, республика күләмендә җәмәгатьчелек, оешмалар, җитәкчеләр белән бергә булсак, бу эшне тагын да җанландырып җибәрер идек», – диде Рафаэль Сөләйманович.
ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Зөләйха Минһаҗева безнең газетага багышлап шигырь дә язып килгән иде. Аның турында газета битләрендә еш язабыз, Зөләйха апа «пятачок»ларны да калдырмый диярлек, вакыт табып килергә тырыша: «Кайберәүләр «Причем тут гәҗит?» – диләр. «Шәһри Чаллы» – шәһәребез газетасы. Калабыз, шәһәрдәшләребез тормышы аның битләрендә чагыла. «Пятачок»лар да шуның берсе. Башка бер газетага да охшамаган итеп эшлисез. Үз каләмегез, төсегез бар... Сез безнең заманның ямен яшьләргә дә күрсәтәсез. 51 комплекста үткән чарага бер танышым өеннән чыкмый СВОдагы малае өчен борчылып утырган ахирәтен алып килгән иде. Мин аны уртага чакырып биеттем, рәхәтләнеп ял итте. Бер көнне шалтырата, улы табылган, госпитальдә булган. Менә «пятачок» шулай бөтен кешене аралаштыра».
«Гаиләсе белән Рөстәм Закиров та килгән хәтта, менә сиңа кирәк булса»
«Пятачок» – халыкчан проект. Шуңа да карамастан, һәр чарага да Татарстанның яки Башкортстанның танылган артистлары чакырылды. Һәркемнең дә билет алып концертка барырга акчасы юк, тамаша залында артист җырлап торганда алай биеп тә булмый бит ул. Иң кызыгы, «Шәһри Чаллы» уздырган бәйрәмнәрдә шулхәтле җылы атмосфера, артистлар үзләре килергә чират тора. ТР халык артисты Равил Галиев моңа үпкәли дә язган, шуңа төрттереп алды: «Бу «пятачок»ка эләгү, иптәшләр, бик җиңел түгеллеген аңладым!» (Шулчак залда утыручы артистлар бертавыштан: «Дөрес!» – дип, аның сүзләрен күтәреп алды).
Беренче «пятачок» үтте – Равил юк, икенчесе, өченчесе үтте – Равил юк. Мин әйтәм: «Кара нинди конкурентоспособный проект икән!» Гаиләсе белән Рөстәм Закиров та килгән хәтта, менә сиңа кирәк булса. Вот «пятачок», ичмасам бу! Бүген Гайфулла Авзалов шалтырата, алырга өлгермәдем телефонны. Үзем эчтән уйлыйм: «Неужели бу Гайфулла да «пятачок»ның дусты?! Бу бүгенге кичәгә килгән дә «адаштым» дип миңа шалтыратадыр», – дип уйлыйм. Ул болай гына шалтыраткан икән, шатлыгым эчемә сыймады».
Бу сүзләр шаяру түгел, дөресе шул. Бәйрәмгә килгән артистлар җырлап кына калмый, алар җырларына кушылып биюче кунаклардан энергия ала. 5-6 мең кеше алдында чыгыш ясау үзе ни тора бит ул?! Җыр барышында халык кушылып бии икән, димәк, әлеге көйне озак көйләп йөриячәкләр әле.
«Күңелем кителеп тора, бөтен кешене чакыра алмаганга. Әле бер тапкыр да килмәгән артистларыбыз бар. Җырчыларга да халыкчан проектта катнашу — халык белән бергә булуга бер этәргеч, ул сезнең дә дәрәҗәгезне, бәягезне күтәрә. Мин шуны сиздем», – дип җавап кайтарды Резидә Юсупова Равил Галиевка.
Ә без очрашулар оештыра беләбез, ресторандагы кечкенә генә бәйрәмгә чакыруны да барысы да зур мәртәбә итеп кабул итте. Танылган җырчы Әлфинә Әзһамова: «25 ел иҗат итү дәверендә артистлар белән шулай җыелып беренче тапкыр ял итәм», – дип белдерде.
«Җырлыйлар, бииләр, «җеннәрен чыгаралар»
Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, ТР язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, язучы Факил Сафин кичәгә килүчеләрне теләктәшләр дип атады. «Пятачок» бәйрәм генә түгел, телне, милләтне, гореф-гадәтләрне саклап калучы чара да ул. Факил Сафин хәзерге заманда «пятачок»ларга шулай меңләгән кешене җыя алуыбызга соклануын яшермәде, чөнки бу җиңел эш түгел.
«Үзләре эшләмәгән кешеләр, башкалар берәр нәрсә эшләсә, айның күләгәле ягын эзлиләр. Эшләгән кеше өчен бу кадәр халыкны җыярга... Кеше иренә. Кешеләрне өеннән чыгарырга да кирәк бит әле. Аннары шушы халык «без бар икән» дип кайтып китәләр, җырлыйлар, бииләр, «җеннәрен чыгаралар», сәхнәгә үрмәләп менәләр, кемдер тартып төшерә дә, тагын менәләр».
«Рәис үзе: «Пятачок – феномен», – дип әйтте»
«Пятачок»та тагын бер гадәт бар: сәхнәгә сүз әйтергә менгән кунаклар да биергә тиеш. Шулай итеп, халык алдында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов, Үзәк районы җитәкчесе Фидәрис Хәбибуллин, хәйрияче, эшмәкәр Рөстәм Гатин, ТР Дәүләт Советы депутаты Владимир Чагин һәм башкалар да биеде.
«Пятачок»ның даны Республикабыз Рәисенә кадәр барып җитте. Моны шәһәр хакимиятеннән килгән кунаклар дәлилләде.
«Сез «пятачок»ларны яңадан тергезеп җибәрдегез. Рөстәм Нургалиевичка зур рәхмәт, ул кышын да «Күрше» фестиваленә грантка конкурс игълан итте. Әлбәттә, «пятачок» та бу грантка ия булыр дип уйлыйм. Рәис үзе: «Пятачок» – феномен», – дип әйтте. Рәхмәт сезгә. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән дә рәхмәт җиткерәм, уңышлар сезгә!» – диде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов.
Шәһәр хакимиятенең Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе җитәкчесе Римма Мөхәммәтҗанова Татарстан Рәисенең әле бер басманы да шулай үз телеграм-каналында мактаганы булмаганлыгына ишарә ясады.
«Ул үзенең телеграм-каналында «пятачок» турында пост куйды. Моны башкалар да күрде. Сезнең хакта шулай күп сөйлиләр, сез җәйге «Күрше» фестивале грантына да ия булдыгыз, сезнең журналистларны да яраталар. «Шәһри Чаллы» газетасы барлыгын беләләр, укыйлар, карыйлар, көтәләр. Алга таба да уңышлар!» — дип йомгаклады ул чыгышын.
Җыр-биюләр, матур сүзләр белән үрелеп барган бәйрәм бик тиз узып китте. «Пятачок»та еш чыгыш ясаучы дусларыбыз безгә үзләренең матур җырларын бүләк итте. Барысы да «Чакырган саен киләчәкбез!» – дип канәгать калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев