Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Подсолнухи посёлогында яшәүчеләр ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка хат язган

Алар нәрсә сорый?

Подсолнухи посёлогы Тукай районында урнашкан. Анда 10 ел элек купбалалы гаиләләргә җир участоклары бирелде. Хәзерге вакытта авыл җирлегендә 800 дән артык хуҗалык бар. Йортлар бер-бер артлы төзелеп килә. Тик газ, су кертү кебек социаль мәсьәләләр генә кичектерелә, ди посёлокта яшәүчеләр. Аеруча аларны юллар проблемасы борчый. Яз-көз урамнардан үтәрлек түгел - машиналар батып кала. Узган ел ике урамга - хирург Шәкүров һәм Җиңүнең 70 еллыгы урамнарына - юл төзергә вәгъдә иттеләр. Әмма юллар салынмады. Активистлар чираттагы мөрәҗәгатьләре белән республика, федераль хөкүмәте җитәкчеләре игьтибарын җәлеп итәргә уйлый. Хатка 364 кеше кул куйган.

Исегезгә төшерәбез, Подсолнухи активистлары Россия Президенты Владимир Путин белән видеоэлемтәгә дә чыккан иде. РФ Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинга да хатлар юллады.  Тырышлыклары нәтиҗәсез булмады. Чаллыдан поселокка кадәр зур юл салдылар. Узган ел газ торбалары да суза башладылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев