Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Полиция ир-атның югалып торуын һәрбер кешенең шәхси эше, дип аңлатты

Чаллыда 5 көн буе Рәмис Мингалиевне эзләделәр. Ул 13 февраль көнне дустыннан чыгып китеп фатирына кайтып җитә алмый.

Аны полиция, туганнары эзләде, волонтерлар кушылды. Бәхеткә, вакыйга яхшы тәмамланды. 18 февраль көнне аны табып өенә китерәләр. Бу турыдагы шатлыклы хәбәрне моннан укый аласыз.  

Ир-ат исә табып алгач ук сөйләшерлек хәлдә булмый. Әнисе Мөршидә ханым «Шәһри Чаллы» журналистына: «Рәмисне юындырырга, ашатырга, ял иттерергә кирәк», дип җавап биргән иде. 

Соңрак ачыкланганча, Рәмис Мингалиев Чаллының 50нче комплекс тирәләрендә булган.

Полиция исә бу ир-атның югалуы турында: "Бу һәрбер кешенең шәхси эше. Кайда булуын, кем белән булуын тели икән сөйли, теләми икән - юк", дип аңлатты. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев