Помидор утырта башласак була!
14-20 февраль бакчачылар өчен уңышлы көннәр санала. Үсентеләрне өйдә үстерүчеләр помидор, баклажан, татлы борычның беркадәр өлешен иртәрәк утырта ала. Шулай ук петуния орлыкларын да алданрак чәчү яхшы. Җәй башында ук алар чәчәккә төренеп утырачак.
Бакчачыларга тагын бер киңәш: 27 февральдә, ягъни ай туган көнне, орлык чәчү, күчереп утырту, тукландыру кебек эшләрне башкарырга ярамый. 28-29 февральдә исә утырту өчен уңышлы көннәр булачак.
Тәҗрибәле бакчачылар орлыкны чәчәр алдыннан 15-20 минут марганцовкалы суда тотарга киңәш итә. Болай эшләгәндә помидорның, татлы борычның чирләргә каршы торучанлыгы арта, микроблары үлә.
Газетабызның якын дусты Фәйрүзә Шәмсетдинова да помидорлар үстерү белән шөгыльләнә. “Ел саен төрле үсентеләр алам, эксперимент ясап карыйм”, – ди ул. Фәйрүзә апа үзенең киңәшләре белән укучылар белән дә бүлеште.
Соң өлгерә торган сортларны ул 17 февральдә утырта башлый. Алар инде июль башында беренче җимешләрен дә бирә икән.
Җиргә килгәндә исә, “Ленинград” фирмасының “Живая земля” дип аталучы сортын куллана бакчачы. “Күп төрле туфракка утыртып карадым, ләкин монысы иң яхшысы булды. Аннары күп кешедән кибет балчыгына гади җир дә кушарга кирәк дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Үземнең тәҗрибәдән чыгып әйтәм, болай эшләмәвең яхшырак. Чөнки хәзер чиста кара балчык табуы авыр, җирдә кызыл балчык күп. Без кечкенә чакта аны урманга барып алып кайта идек. Менә ул чыннан да уңдырышлы була иде”, – ди Фәйрүзә апа.
Помидор сортларына килгәндә исә, ул “Бычье сердце”, “Малиновый”, “Вельможа”, “Цифомандра”, “Любаша” кебекләрне утырта икән. Мәсәлән, “Любаша” сорты бер тапкыр помидор биргәннән соң, яңадан чәчәк атып, икенче кат җимешләре белән сөендерә. “Әлеге сорт помидорларын узган ел декабрьдә дә ашадык”, – ди ул. Ә менә былтыр утырткан “Папина дочка” сортыннан Фәйрүзә апа быел баш тарткан, алар артык вак була икән.
Шулай ук ул “Банановые ноги” дип аталучы сары помидор сортын утыртып карарга булган. “Аның турында бик күп уңай сүзләр ишеттем”, – ди Фәйрүзә апа.
Сүз уңаеннан, күп кенә бакчачылар сары помидорны аеруча яратып үстерәләр. Алар кызыл төстәгеләренә караганда файдалырак та, чөнки ачы түгелләр. Шуңа да сары помидорны ашказаны авыруы һәм аллергия булган кешеләр дә рәхәтләнеп ашый ала.
Өстәвенә аларда А провитамины да күп. Шулай ук кан йөрешен яхшыртучы фолий кислотасы да бар. Иң мөһиме – сары помидор яман шешкә каршы көрәшүче ретинолга да бик бай. Аның күзгә дә, чәч һәм тырнакка да файдасы зур. Составындагы В витамины исә тире һәм нерв системасы өчен файдалы.
Сары томатлар итләч һәм бик тәмле була, алар фитофторозга да бик бирешми. Теплицага утырту өчен “Гигант лимонный”, “Желтое сердце”, “Илья Муромец” кебек сортлар яхшы була.
Февраль аенда кышкы эшләрне дәвам итегез
Хәзерге вакытта яшелчә, җиләк-җимеш һәм күпьеллык үсемлекләрнең тамырлары саклана торган подвал һәм базлардагы һаваның температурасын һәм дымлылыгын контрольдә тоту зарур.
Февраль-март айларында еш кына чагыштырмача югары температура көндезге сәгатьләрдә кискен арта. Бу вакытта агач тамыры тигез җылытыла. Әгәр җылы февраль көнне агачның кәүсә өслегендә температурасын үлчәсәң, көньяк-көнбатыш яктан кояшта төньяк-көнчыгышка караганда 12...15°ка югарырак булачак.
Шунысын да әйтергә кирәк, чәчкәннән соң барлык культуралар өчен дә кирәк булган температура — 20-25 градус чамасы. Мондый җылылыкта орлыклар бик тиз шытып чыга. Дым саклау өчен савытларны үтәкүренмәле капчык белән каплыйлар һәм көненә берничә тапкыр җилләтеп торалар. Шытымнар берәм-сәрәм калкып чыгу белән капчыкны алалар.
Баштагы мәлдә үсемлекләргә яктылык һәм түбәнрәк температура кирәк. Шытымнарны 5-7 тәүлек буена көндез дә, төнлә дә салкынча урында тоталар. Аларга кар һәм яңгыр суы аеруча файдалы. Тик шунысы мөһим: су салкын булырга тиеш түгел, чөнки үсемлекләрнең “караяк” дип аталучы гөмбәчек белән зарарлануы ихтимал (туфрак тирәсендә үсемлекнең сабак нигезләре карала һәм корый).
Сабакларның төсе үзгәрә башласа, сыек алсу төстәге марганцовкалы су бөркиләр. Бу тукландыру да, авырудан саклау чарасы да булып тора. Үсентеләрне пикировкаламыйча да, пикировкалап та үстерергә мөмкин. Орлык өлешле яфраклар чыгарган, яки беренче чын яфраклары булган бик яшь шытымнарны күчереп утыртуны “пикировка” дип атыйлар.
Кәбестә, помидор, борыч, баклажан, сельдерей, суган, салат үсентеләрен күчереп утырталар. Әгәр алар сузылып-озынаеп китә башласа, икенче кат пикировкалыйлар (борычны, помидорны), тик бу өченче чын яфрак чыкканчы эшләнә. Күчереп утыртыр алдыннан туфракка мул итеп су сибәләр. Үсентеләрне орлык өлешле яфракларына кадәр күмдереп, туфрак белән тигезләп кысып куялар. Шунда ук аларга җылы су бөркиләр, 2-3 көн караңгырак, салкынча урында тоталар.
Тамырлары саклансын һәм яхшы тармаклансын өчен үсентеләрне аерым чүлмәкләргә, савытларга күчереп утыртырга киңәш ителә. Шулай эшләгәндә алар җиргә утырткач, тиз һәм зыян-зарарсыз тамырланып китә, аның уңышы да 10-12 көнгә иртәрәк җитешә. Утыртканнан соң яфраклары саргаймый, шиңми һәм коелмый да. Ә помидорда иң иртә уңыш бирә торган беренче чәчәк төркемнәре саклана.
Кыяр, кавын, карбыз, кабак, ташкабак, патиссон кебек үсемлекләрнең орлыгын торф-черемә чүлмәкләргә, сөт, кефирдан бушаган савытларга аерым чәчеп үстерәләр, чөнки аларның тамыр системалары көчсез була. Үз балчыкларыннан башка күчереп утыртуны бу үсемлекләр начар кичерә, еш кына һәлак була, яки бик акрын тамырлана.
Утыртуга 12-15 көн кала рассаданы чыныктыра башлыйлар. Башта көндезгә генә, ә аннары төнгә дә тышка чыгарып куялар. Яхшы рассада куе яшел төстә була. Җиргә утыртырга 10-12 сәгать кала үсентеләргә күп итеп су сибәләр. Аны иртән-иртүк яисә кичен соң гына (болытлы көн булса, бигрәк тә яхшы) бакчага утырталар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев