Популяр язучы Равил Сабырның балачак истәлекләре
«Сәеткә кунакка бару күбрәк җәйгә туры килә иде, шуңа күрә кечкенәрәк чакта бисәпиткә атланып йөри идем...»
Сәеткә бару – минем өчен һәрвакыт шатлык. Кечкенәдән шулай булды. Нишләп икән, дип уйга калдым менә хәзер. Кешеләре ачык йөзле, киң күңелле, миһербанлы, җор сүзле булган өченме? Тирә-як табигате гүзәл, сулар һавасы чиста, эчәр сулары тәмле булган өченме? Әнием шушы авылда туганга микән әллә? Мин үзем дә Сәеттә туа язганмын бит хәтта! Әйе-е-е!!!
Әни Сәеткә кунакка килгән булган берничә көнгә, минем белән авырлы чагында. Чирли башлаган бу берзаман. Инде кичләр җиткәч, күрше кызы Зәлифә белән попуткага чыгып киткәннәр аптыргач. Ул хәзер генә машиналар тыз да быз йөреп кенә тора, ә бу бит 1974 ел, гыйнвар ае әле җитмәсә. Кечкенә чакта попуткаларда күп йөргән кеше буларак ышандырып әйтә алам, әле 80-нче елларда да, хәтта 90-нарда да попутка эләктерү – бик зур бәхет иде. Ә теге чакта, 1974 елның гыйнварында, әни белән Зәлифә апаның бәхетенә (минем дә бәхеткә инде, әлбәттә!) аларга Газ-51 йөк машинасы очрый. Миһербанлы шофёр абый эшнең нидә икәнен аңлап алгач, әнине Минзәлә балалар тудыру йортына кадәр илтеп куя.
Икенче көнне Сәеткә әнине алырга дип әти килә. «Әллә нишләп эче авырта башлады да, Минзәләгә бүлнискә китте Тәгъзимә», – диләр аңа. Ул вакытларда район хастаханәсе бер генә бинада түгел, төрле урамнардагы төрле йортларда урнашкан була. Берсендә – күз бүлнисе, берсендә – тешнеке, берсендә эчнеке, дигәндәй. Әти йөреп чыга барысын да, әни юк икән берсендә дә. Шуннан кемдер әйткән аңа: «Кичә роддомда авылдан килгән бер яшь хатын бәбәйләде, шунда барып кара», – дигән. Килсә: «Поздравляем, папаша! У вас сын родился», – дип каршы алганнар шәфкать туташлары.
«Рәсим абый Сәет белән Сәмәкәйне шаяртып кыр ягы дип йөри торган иде», – дип искә төшерә әтинең энесе Нәкыйп абый. Янәсе, анда бер агач та юк, ә аның туган авылы Тупачны һәрьяклап урманнар уратып алган. Кыр ягыннан дип тормаган үзе тагын, өйләнгән бит әнигә. Хәер, Тупач ирләре элек-электән «кыр ягы» кызларын яраткан, күрәсең. 1795 елгы «ревизская сказка»да (ул чакта җанисәп кәгазьләрен шулай атаганнар) язылганча, Әптекәй улы Мәҗит беренче хатыны Канап үлеп киткәннән соң Оргыды авылыннан Мәгъсүт кызы Хәбибәне алып кайта. Аларның дүрт балалары туа, беренчесе Ваһап исемле малай була. Башка документларны да өйрәнгәч, тагын шунысы да ачыкланды: Ваһапның да дүрт баласы була, икенче улы – Габдулла исемле. Аның беренче улы – Гайфулла, Гайфулланың улы – Мөхәммәтсабир. Ә аның икенче улы Кираметдин – әтинең әтисе, ягъни минем бабай була инде. Бу Тупачтагы бабай. Аллаһка шөкер, мин аның белән аралашып, хәтта бергәләп печән чабып та калырга өлгердем. Ә Сәеттәге бабайны мин күрдем дә, күрмәдем дә... Хәзер аңлатам…
Әнинең әтисе Фахразый бабай 1924 елгы булган. 18 яше тулгач, 1942 елда армиягә алганнар, Ерак Көнчыгышка СССР чикләрен япуннардан сакларга җибәргәннәр. Диңгез пехотасында хезмәт иткән ул. Бишме-алтымы елдан соң гына, сугышлар бетеп дөньялар тынычлана башлагач кына туган авылына кире кайткан. Авылның Әкълимә исемле бер чибәренә өйләнеп, гаилә корып матур гына яши башлаганнар. Бер-бер артлы балалары туа торган: 1950 елда – Хәмит, 1952 елда – Тәгъзимә, 1955 елда – Фәһим, 1957 елда – Фәрит, 1959 елда – Вәсим, 1963 елда – Сәлимә.
1956 елда атасы йортының күршесендә генә өй җиткереп башка чыга Фахразый. Ул йортны мин дә хәтерлим әле. Сәеткә кунакка бару күпчелек очракта җәй көне эләгә торган иде, каникулда, һавалар эссе вакытта. Күрәсең, буш торганга, беркем мич ягып, газ яндырып ашарга пешермәгәнгә, Фахразый бабайның йортына кергәч рәхәт салкынча һава иде, тирләп-пешеп уйнап арыгач, шунда ятып бераз ял итә, тын ала торган идек. Әлбәттә, анда ятканда әнинең, аның башка туганнарының бу өйдә булган кызык-мызык хәлләр турында сөйләгәннәре искә төшә торган иде.
– Кыш көне шыкраеп катканчы уйный идек урамда! – дип сөйли торган иде әни. – Бияләйләр, пәлтәләр бозланып катыр иде, ыштанны салгач идәнгә бастырып куясың, аумый торган иде шул. Әстәгымә, ничек салкын тигермәгән инде без? Хәзерге бала-чага алай уйнаса, шул секундта ук катып үлә! Өйгә кергәч өшегән куллар җылына башлый, ә берзаман алар шундый нык авырттырып яна, аны берничек аңлатып та булмый, аңа берничек түзеп торып та булмый еламыйча. Куллар җылыга әкренләп ияләшсен дип, авыртулары әзрәк басылсын дип әнкәй безнең кулларны тәрәзәгә терәп тота иде, пыяла салкыны тигәч, авыртулар бераз кимегән сыман була торган иде…
Ә берсендә әнигә (ул чакта аңа 10-12 яшь чамасы булган) Кәшифә әбисе (аны оныклары «әбкәем» дип йөрткәннәр) тавык чистартырга кушкан. «Аталарың эштән кайтуга аш салырбыз, кызым», – дигән. Бераздан караса, әни китап укып ята икән.
– Кызым, кая тавык, әллә чистартып та бетердең? – дип сораган әбкәем.
– Чистартып тормадым мин аны, бетле бит ул! Мунча артына чыгарып аттым, этләр табып ашар әле, – дигән әни.
Әбкәем йөгереп чыгып киткән, мунча артыннан тавыкны табып алган, этләр ашарга өлгермәгән. Кайнар суларда пешекләп шул тавыкны, чистартып, үзе аш салган аннары әбкәем.
Ә Фәриткә Мекерти дигән кушамат тагылып калган. «Ивановодан кунаклар кайта торган иде, – дип сөйли Хәмит абый. – Әни иртә белән эшкә киткәндә безгә күкәй пешереп калдыра. Һәркемгә берешәр, Ивановодан кунакка кайткан Габидка икәү. Без, авыл балалары, иртә торырга өйрәнгән бит инде. Торгач, үзебезгә дигән күкәйләрне ялт кына ашап бетерәбез. Габид – шәһәр малае, озак йоклый. Ул торып үзенә дигән күкәйләрне ашый башлаганчы безнең инде яңадан карын ачкан була. Шулай берсендә Габид ашап утырганда кечкенә Фәрит моның кырында бөтерелеп йөри икән, ярты күкәй булса да эләкмәс микән, дигәндер инде. Шунда Габид әйткән: «Бу гел минем тирәдә йөри, нидер мекерти дә мекерти», – дигән. Безнекеләргә җитә калды инде, Фәриткә Мекерти дип кушамат тагып куйдылар.»
Фахразый бабай үзе шундый булгач, балалары кемгә охшасын инде тагын? Бик оста булган ул кеше үртәргә, кушамат тагарга. Авыл ирләре һәм малайлары чәч алдырырга килә торган булган Фахразый бабай янына, аның трофейный машинкасы булган. Кызык ясап, колак артындамы шунда, йә булмаса кеше тиз генә искәрә алмаган башка урындамы, бер толым чәч калдыра торган булган бабай. Теге кешедән көләләр инде өенә кайткач. Яңадан очрагач әйтә инде бу: «Килмим мин сиңа бүтән гомеремдә дә чәч алдырырга!» – ди. Тик чәче үскәч, тагын килеп җитә, кая барсын инде тагын.
Ә берсендә Фахразый бабай Махмурахман атлы авылдашын үрти торгач елар дәрәҗәгә җиткергән. Кайсыдыр бер төзелештә эшләгәннәр болар бергәләп. Шунда Махмурахман өеннән бау алып килгән булган кирәге чыкмый калмас дип. Фахразый бабай бергә эшли торган иптәшенә күз кысып сөйләнә башлаган: «Карале кем, кордаш, беркөнне калхузның өр-яңа бавы югалган иде, табылды бит. Махмурахман өенә алып кайтып киткән булган да, хәзер имеш үзенеке дип күтәреп килгән», – дип әйтә ди. Тегесе үзенчә исбатлый икән инде: «Юк ла, үзем сатып алдым, менә үземнең тамгам да бар бу бауда», – ди икән. Юк инде, калхузның югалган бавы да шундый иде, дип әйтә ди Фахразый бабай. Кыскасы, Махмурахман шулкадәр кызып киткән, ачуыннан кулына балта алып, үзенең бавын вак-вак кисәкләргә тураклап ташлаган. Кичен каршысында гына яшәүче Шәмсиямал әбигә кереп зарланган: «Шәмсиямалттәй, тыегыз инде әзрәк ул киявегезне! Үтерә бит инде ул мине», – дигән.
Шамсиямал әбине (без аны карт әби дип йөртә идек, ул Әкълимә әбинең әнисе) мин дә бик яхшы хәтерлим. Сәеткә кунакка баргач, гел керә идек без аның янына хәл белергә. Улы Таһир абый һәм килене Сәйделҗинан апалар белән тора иде ул. Сөйләшү болайрак бара:
– Исәнме, әби! Хәлләрең ничек?
– Исән, улым, Аллага шөкер. Тугызынчы дисәтекне тутырып киләбез.
– Таныйсыңмы соң мине, әби?
– Мичкә керсәгез, к...гездән дә таныйм мин сезне. Үзегез нишләп ятасыз?
– Беркөе инде болай.
– Әниеңнең казлары бармы быел?
– Әйе.
– Ничәү?
– Шул былтыргы ике каз инде, берсе – ата каз, берсе – ана.
– Ничә күкәй салды ана казыгыз?
– Унберне.
– Ничә бәбкә чыгарды.
– Унны.
– Ә-ә-ә, алай икән... Былтыр уникене чыгарган иде.
Аннары Шәмсиямал әби хуҗалыкта булган бөтен кош-кортны, мал-туарны: тавыкларны, чебиләрне, сарыкларны, бозауларны, сыерны, аның күпме сөт биргәнен – кыскасы, бернәрсәне дә төшереп калдырмыйча, бөтен нәрсә турында да сораштырып чыга иде.
Аның шәп хәтере турында тагын бер искиткеч факт бар. Хәмит абый сигезенче класста укыганда, 1965 елны, Бөек җиңүнең 20 еллыгына мәктәптән өй эше биреп җибәрәләр. Авылдан ничә кеше сугышка киткән, ничәсе кайткан, күпмесе үлеп калган – шуны белешеп килергә.
– Мин Шамсиямал әби янына бардым, – дип сөйли Хәмит абый. – Бер төн эчендә авылның бер кешесен дә калдырмыйча икәүләп язып чыккан идек аның белән.
Сәетнең бер башындагы иң беренче йорттан башладык та – аннан кемнәр сугышка киткән, кайсы кайткан, кайсы кайтмаган – шулай һәрбер йортны тикшереп, авылның икенче башына кадәр чыгып исемлек төзедек. Әле һаман да шул исемлек кулланылышта йөри…
Карт әбинең мин бик кечкенә чакта безгә, Наратлы Кичүгә, кунакка килгәнен дә хәтерлим әле. Минем үземнең исемдә аның кечкенә келәм җәеп намаз укыганы гына калган, ә менә күрше хатыны тагын мондый хәл дә булды дип сөйли. Әбинең кунакка килгәнен ишетеп, хәл белергә кергән бу безгә.
– Шамсиямалттәй, ничек соң хәлләрең? – дип сораган инде.
Әби нидер әйтергә җитешкәнче мин, биш яшьлек малай, ярып та салганмын:
– Алга китеш тә юк, артка китеш тә юк!
Күрәсең, карт әби сукранып бер шулай дип әйткән булган инде, мин каптырып калганмын шул сүзләрне.
Ә монысын әни сөйли торган иде:
– Рифкать (үги әти) балык сөзергә барган иде. Олы балыклар эләкмәгән, аның урынына бер чиләк ташбаш күтәреп кайткан бу. «Чебиләргә булса да пешереп ашатырсың», – диде. Әби ишетеп алды бит шуны малакаем! «Кияү күпме интегеп йөреп бер чиләк балык алып кайткан, син шуны чебиләргә ашатмакчы буласыңмы?! Хәзер үк бөтенесен дә чистартасың!» – ди. Чистый шул бер чиләк балыкны чистартып бетергәнче өстә торды, кырыйдан бер минутка да китмәде. Пакетларга бүлеп-бүлеп салып морозильникта катырдым мин ул ташбашларны. Ну, түлке аннары үлеш җайлы булды инде – суыткычтан тартып чыгарасың да, кыздырып ашыйсың. Нык тәмле балык бит ул – ташбаш!»
Балыкны ашарга да, тотарга бик ярата минем әни ягыннан туганнарым, Сәет кешеләре ягъни мәсәлән. Фәйзерахман бабай да ярата иде балык тотарга. Тик берсендә, бер балык та тоталмагач, гарьләнгән бу авыл урамы буйлап кармак кына күтәреп кайтырга. Шуңа күрә, балыкка барганын беркем дә белмәсен өчен, кармагын сындырып, Оргыды елгасына ташлап калдырган.
Аптырамагыз, әйе, икәү минем бабаларым Сәеттә – Фахразый һәм Фәйзерахман. Хәзер аңлатам…
1965 елда Әкълимә әби белән Фахразый бабай бер-бер артлы бакыйлыкка күчәләр. Алты бала ятим кала. Иң олысы Хәмиткә – 15 яшь, иң кечесе Сәлимәгә – 2,5 яшь була. Аларны күршедә генә яшәүче Фәйзерахман (Фахразыйның бертуган энесе) һәм аның хатыны Сәбилә үзләренә тәрбиягә алалар. Шулай итеп үзләренең биш балалары янына тагын алты бала кушыла. Ничек аларны олы йөрәкле, миһербанлы димисең?
– Әткәй белән Фәйзерахман абый бер-берсен шулчаклы нык якын итәләр иде, – дип сөйли торган иде әни, – ишегалдында эшләп йөргәндә берсенең эше бетмәгән булса, икенчесе килеп булыша, аннары гына һәрберсе үз өенә кереп китә торганнар иде.
Унбер баланы үстереп аякка бастыру, кеше итү, бик яхшы аңлыйсыз инде, җиңел эш түгел. Юкка гына «бала» сүзе янына «чага» дип тә өстәмиләр. Менә бик күп охшаш очракларның бер-икесен генә китерәм.
Хәмит абый сөйли:
– Сигезенче класстан соң Минзәлә педущилищесына укырга кердем. Бер ел укыгач, җәйге каникулга дигән стипендиянең ике айга дигәнен берьюлы бирделәр – 40 сум! Шуңа мылтык сатып алдым. Ул чакта мылтыкны өйдә тотуга хәзерге кебек кырыс таләпләр юк иде, стенада эленеп тора иде ул шунда. Берсендә өй тулы бала-чага дөбер-шатыр уйныйлар икән, бәләкәй Вәсим мылтыкны алган да көпшәләрен сындырып күрсәтә икән: «Патронын менә шушында менә шушылай итеп куясы», – дип. Патроннарны корып кына куйганнар мылтыкка, Фәһим кайтып кергән өйгә. Вәсимнән тартып алган да мылтыкны, өйдәге бала-чагаларга төбәп куркыта икән инде үзенчә. «Нишләп кагылдыгыз мылтыкка?!» – дип әйтә ди. Вәсим әйтә икән инде моңа: «Корылган ул, корылган!», – ди икән. «Корылмаган», – дигән дә Фәһим, иң соңгы секундта мылтыкны идәнгә төбәп тәтегә баскан. Мылтык берьюлы ике патрон белән атып та җибәргән, идәндә ике тишек ясалган. Мин күрмәсен дип гәҗитләр бөтереп кыстырып куйганнар иде алар анда. Ә Фәһим мылтык атып җибәргәч ап-ак булды, дип сөйләделәр бәләкәй малайлар. Ышанмаган инде ул аларның мылтык корылган дигән сүзләренә. Аллаһ саклаган инде, шуңа соңгы секундта идәнгә төбәп аткан…
Бу турыда белеп алгач, Фәйзерахман бабай дулагандыр инде, кызу канлы иде ул, бик тиз кабынып китә торган иде. Ул ут булса, Сәбилә әби боз иде, капма-каршы иде холыклары. Бик тыныч, сабыр, итагатьле татар хатыны иде Сәбилә әби. Сүз уңаеннан, аның янына еш кына Саима апа керә торган иде. Бик матур итеп бергәләп чәйләр эчеп, дөнья хәлләре турында сөйләшеп утыра торганнар иде алар. Мин озак кына выкыт аларны апа белән сеңел дип уйлап йөрдем, шул кадәр якын итәләр иде бер-берсен. Баксаң, Саима апа – Сәбилә әбинең энесе Гаязның хәләл җефете икән.
– Кышларын авыл халкы клубка бик еш чыгып йөри торган иде, – дип сөйли Хәмит абый. – Безнең әткәй шахмат уйнарга ярата торган иде. Сорадым мин моннан берсендә: «Син авылда иң оста уйнаучымы соң?» – дидем. «Миннән дә остарак бер кеше бар – Гаяз абыең, аны җиңеп булмый шахматта», – дигән иде шунда әткәй.
Ни кызганыч, Гаяз абыйның гомере кыска була шул. Алар хатыны Саима белән бергәләп фермада эшләгән булалар. Ире үлеп киткәч, Саима шул эшендә кала, тик инде хәзер элек ире белән бергәләп эшләгәнне берүзенә генә тартырга кирәк була. Тырышлыгы, уңганлыгы, эш сөючәнлеге, ныклыгы шунда күренә инде Саиманың. Сәетнең олырак кешеләре әле һаман да гаҗәпләнүдән тел шартлатып: «Тәки бирешмәде бит, бөгелмәде, сыгылмады, ат җигеп ирләр белән бер рәттән фермада эшләде, дөньясын алып барды Саима, балаларын – Гөлфияне, Василны Резидәне – укытты, кеше итте», – дип сөйләшәләр үзара.
Ә менә Хәмит абыйның тагын бер хикәяте:
– Миңа көтү кайтканда үгезне каршыларга куша торганнар иде. Аны кечкенә чакта Фәһим сөзешеп уйнап өйрәткән иде, шуңа күрә зур үгез булып үсеп җиткәч тә, Фәһимне күрсә, гел сөзеп уйнарга килә торган иде. Ә минем белән алай уйнамый, шуңа мин төшәм көтү каршысына. Берсендә уен белән мавыгып калганмын да инде каядыр исә, Фәһимне җибәргәннәр көтү каршыларга, бүтәннәр бәләкәй әле ул чакта. Үгез Фәһимне күреп тә алган, бәреп тә еккан, тәгәрәтә генә ди тегене җирдә, көчкә аерып алганнар! Ну, өйгә кайткач эләкте түлке миңа. «Кая йөрисең?! Әнә синең аркада үгез Фәһимне сөзеп үтерә язды!» – диләр. Өйрәтмәсен иде сөзешергә бозау чакта, әйттем бит мин аңа, тыңламады сүземне, дидем.
Мондый тарихларны Хәмит абый миңа Каенлыкта таң каршылаганда әллә ничәне сөйләгән иде. Бер елны Фәрит абый туган көнен бакчасында уздырган иде, «Ленар» ширкәтендә (ул Сәет белән Абдул арасында урнашкан). Бөтен кеше йоклап бетте, без Хәмит абый белән икәү калдык, йокы килми. «Әйдә, киттек Каенлыкка, шунда таң каршыларбыз», – диде Хәмит абый. Шул вакытта сөйләгән иде:
– Элек халык монда, Каенлыкта печән чаба торган иде, җиләк җыя торган иде, – ди. – Тагын бер матур гадәт бар иде әле: район сабантуе беткәч, халык гаиләләре белән, балаларын, туганнарын җыеп дигәндәй, шушында каенлыкка килә торган иде. Кемдер – машинада. Тик машина ул чакта бик сирәк инде, күбрәк ат җигеп килә торганнар иде шушында ял итәргә. Учаклар ягып, ухалар пешереп, учакка бәрәңгеләр тәгәрәтеп, җырлап-биеп күңел ачалар, ял итә торганнар иде. Кызганыч, ул традиция бетте шул инде хәзер…
Хәмит абый Сәеттә узган бала чагы, яшьлек еллары турында сөйләде дә сөйләде, авыл тирәсендәге төрледән-төрле атамаларны кулланды: Бүре елгасы, Бөгелмә чокыры, Урманай, Ачы болынлыгы, Наратлы Кичү почмагы…
Наратлы Кичү почмагы димәктән, ә сез беләсезме соң, кичүләр шул ук урынны Сәет сырты дип йөрткәнен? Минем әле хәтта кыш көне шул сырт аркылы төнлә белән чаңгыда Сәеткә килгәнем бар. Берүзем түгел, әни белән. Вәсим абыйның туе алдыннан әзерләшергә дип бер көн алдарак килгән идек. Менә шаккатты ул чакта халык! Бик озак сөйләделәр әле: «Равил Вәсимнең туена әнисе белән басу аша чаңгыда килгән иде ул!» – дип. Дөрес, чаңгыда бер генә булды. Әйткәнемчә, Сәеткә кунакка бару күбрәк җәйгә туры килә иде, шуңа күрә кечкенәрәк чакта бисәпиткә атланып йөри идем, бераз үсә төшкәч, матайда килә башладым. Ә хәзер машинада йөрибез инде Сәеткә кунакка.
(Әлмәт. 2022 ел, апрель)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев