Яңалыклар тасмасы
Президент вәкаләтләренең бер өлешен Дәүләт Думасына тапшыра
842
0
0
Русия президенты Конституциягә түбәндәге төзәтмәләрне кертергә кирәк дип саный:
- Русиядә илнең Төп кануны Халыкара хокуктан өстен булырга тиеш;
- Русия Думасы хөкүмәт рәисе намзәтен расларга тиеш (шул ук вакытта президентның премьер-министрны отставкага җибәрү хокукы кала),
- Думага вице-премьерлар һәм федераль министрлар намзәтләрен хуплау хокукы бирелә;
- "Дәүләт иминлеге өчен аеруча мөһим вазифаларга" билгеләнүчеләр (министр, хөкемдар, төбәк җитәкчеләре) чит ил ватандашы булмаска, башка илләрдә яшәү хокукы алган булмаска тиеш;
- Русия президентына намзәт Русиядә 25 елдан да ким яшәмәгән булырга, шулай ук чит ил ватандашы булмаска тиеш;
- Федерация шурасы президентка федераль хөкемдарларны вазифаларыннан җибәрергә тәкъдим итә алачак;
- Кайбер очракларда Федерация шурасы президент кушуы белән Конституция һәм Югары мәхкәмә хөкемдарларын эшеннән читләштерү хокукы алачак;
- Куәт оешмалары җитәкчеләре Федерация шурасы белән килештергәннән соң президент тарафыннан билгеләп куелачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев