Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Прививка ясатыргамы?

Балага йогышлы авыруларга каршы вакцинация үткәрергәме? Әлеге сорауга ата-ана баласы тугач та, үз җавабын бирергә тиеш. Күп кенә гаиләләр бүген прививкага каршы пропагандага бирелеп, "вакцинофобия" корбаннарына әйләнә. Вакцинациянең балалар өчен ни дәрәҗәдә мөһим һәм кирәкле булуын безгә Республика балалар клиник хастаханәсенең йогышлы авыруларга диагноз кую бүлеге җитәкчесе, табиб-педиатр Лилия Зыятдинова...

Балага йогышлы авыруларга каршы вакцинация үткәрергәме? Әлеге сорауга ата-ана баласы тугач та, үз җавабын бирергә тиеш. Күп кенә гаиләләр бүген прививкага каршы пропагандага бирелеп, "вакцинофобия" корбаннарына әйләнә. Вакцинациянең балалар өчен ни дәрәҗәдә мөһим һәм кирәкле булуын безгә Республика балалар клиник хастаханәсенең йогышлы авыруларга диагноз кую бүлеге җитәкчесе, табиб-педиатр Лилия Зыятдинова ачыкларга ярдәм итә.

- Вакцинациянең төп максаты - йогышлы авырулар үсешен булдырмау яки аның билгеләрен киметү. Кеше сәламәтлегенә зыян салырдай йогышлы авыруларга каршы прививкалар, прививка ясаганнан соң була торган реакцияләр һәм вакцинация үтмәгән очракта нинди хәлләр булырга мөмкин икәнен медицина хезмәткәрләре ата-аналарга аңлатырга тиеш. Хәзерге вакытта бөтендөнья галимнәре төрле йогышлы авыруларга каршы яңа төр вакцина уйлап табу һәм булганнарын яңарту өстендә эшли.

- Россиядә нинди инфекцияләргә каршы прививка ясала?

- Россиядә профилактик прививкаларның милли календаре бар. Әлеге схемада кешегә билгеле бер яшендә ясалып, куркыныч инфекцияләрдән саклый торган мәҗбүри 10 төрле прививка исәпләнә: В гепатиты, туберкулез, дифтерия, йогышлы тартышу (столбняк), бума ютәл (коклюш), кызамык (корь), колак яны бизе шешү (паротит), арка миенең соры матдәсе ялкынсынуы (полиомиелит) һәм гриппка каршы вакциналар ясала.

- Балаларда җил чәчәге инфекциясе киң таралган. Аңа каршы да вакцинация үткәреп булмый микән?

- Вакцинациягә ихтыяҗ төбәктәге эпидемиологик хәлгә бәйле. Соңгы вакытта Россиядә, шул исәптән, Татарстанда да, кызамык һәм җил чәчәге авырулары киң тарала башлады. Җил чәчәге инфекциясе аеруча аза: элекке елларда әлеге авыруны йоктырган баланың тәнен "зеленка" белән генә дә эшкәртү җитә иде. Хроник авырулы балалар өчен җил чәчәге авыруы аеруча хәтәр санала, чөнки бу вакытта хроник авырулар тагын да көчәючән, хәтта хастаханәгә яткырып дәвалау кирәк була башлый. Балалар җил чәчәге инфекциясенә каршы вакцинацияне үтсә, мондый аяныч нәтиҗәләр булмаска да мөмкин. Хәзер бу авыру балаларда гына түгел, олыларда да күзәтелә. Ә бит олы яшьтәгеләр аны авыррак кичерә.

- Прививка ясаганнан соң бала үзен ничек хис итә?

- Вакцинация үтү алдыннан баланы педиатр карый. Ул балага прививканы кайчан һәм ничек дөрес ясарга икәнен яхшы белә. Әйтик, ОРВИ белән авырганнан соң, савыгып 1 ай узгач кына, вакцинация үтәргә ярый. Прививка ясаганнан соң төрле реакцияләрнең булуы еш кына аны дөрес ясамауга бәйле. Прививкадан соң, бала җиңелчә генә авырып ала. Вакцинаның нинди төре булуына карап, 2-3 тәүлек дәвамында температура күтәрелергә мөмкин. Бу очракта балага күбрәк ятып торырга, күп итеп су эчәртергә кирәк. Төрле процедуралар, мунча керү, физик күнегүләр ясау, экскурсиягә чыгуны да берәр атнага кичектереп торырга киңәш ителә. Ата-ананың прививка ясатуга карата икеләнү, курку хисе калса, табиб белән киңәшләшегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев