Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Проект уңышлы булачак

Чаллыга эшлекле сәфәр белән Көньяк Кореядан делегация килде. Аларны башкарма комитет җитәкчесе Фәрһад Латыйпов каршы алды. "I-One Innotech LLC" компаниясе бер елдан артык "Сатурн" ҖЧҖ белән хезмәттәшлек итә. Предприятие гидромеханик ишек приборлары, автомат ишек җайланмалары өлкәсендә махсуслашкан. Ул күпсанлы халыкара патентлар алган, бары тик алдынгы технологияләрне кулланып эшлиләр. "Сатурн" ҖЧҖнең...

Чаллыга эшлекле сәфәр белән Көньяк Кореядан делегация килде. Аларны башкарма комитет җитәкчесе Фәрһад Латыйпов каршы алды.

"I-One Innotech LLC" компаниясе бер елдан артык "Сатурн" ҖЧҖ белән хезмәттәшлек итә. Предприятие гидромеханик ишек приборлары, автомат ишек җайланмалары өлкәсендә махсуслашкан. Ул күпсанлы халыкара патентлар алган, бары тик алдынгы технологияләрне кулланып эшлиләр. "Сатурн" ҖЧҖнең генераль директоры Равил Фәйрузов үз бизнес-партнерын ышанычлы, намуслы буларак бәяләде. "I-One Innotech LLC" компаниясе президенты Кюнг Хан Шин исә "Сатурн" ҖЧҖ белән уртак проект уңышлы һәм озак вакытлы булачагына ышануын белдерде.

Очрашу барышында Фәрһад Латыйпов кунакларга Чаллы, аның социаль-икътисадый үсеше турында сөйләде. Ул төп игътибарны шәһәрнең инвестицион җәлеп итүчәнлегенә юнәлтте. Аерым алганда, шәһәрдә кече һәм урта бизнесны үстерүгә җитди игътибар бирелә: 40 мең предприятие, 12 меңнән артык шәхси эшмәкәр бар. Биредә бизнес-инкубаторлар ачыла, резидентлар өчен йомшартылган аренда шартлары тәкъдим ителә. Фәрһад Латыйпов "Мастер" индустриаль паркын һәм "Развитие" сәнәгать паркын һ.б. мисал итеп китерде.
Чаллы - күп милләтле шәһәр, халкыбыз толерантлык, ачык, хезмәт сөючән булулары белән аерылып тора, диде башкарма комитет җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X