Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Прокуратура Чаллыда 14 яшьлек үсмернең ташландык гаражда имгәнү сәбәбен тикшерә

Бина хуҗасының гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк.

Чаллыда 14 яшьлек үсмер ташландык гаражда егылып төшкәннән соң Автокала прокуратурасы тикшерү эшен башлады. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Әлеге хәлнең сәбәпләре ачыкланачак, шулай ук бина хуҗасының гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк.

Исегезгә төшерәбез, кичә 19/01нче йорт янындагы ташландык гаражда 14 яшьлек үсмернең ун метр биеклектән егылып төшкән иде. Нәтиҗәдә, малай төрле тән җәрәхәтләре алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X