Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Психолог: «Асылынып үлгән балага нәрсәдер җитмәгән»

13 февраль көнне Чаллы янындагы «Усадьба-3» бакчачылык ширкатендә фаҗига булды. Бер шәхси йортта әнисе 12 яшьлек кызының мәетенә тап була. Бала шкафта, сумка каешына асылынган. Ул Чаллының бер мәктәбендә укыган.

– Әлеге гаилә янына барып кайттым. Кыз бала үз бүлмәсендә асылынган. Гаиләләре үрнәк, бернинди дә учетта тормыйлар иде. Фаҗига күргән гаиләнең 9 һәм 3 яшьлек балалары бар. Мин аларга, Кече Шилнә авыл җирлеге исеменнән, нинди дә булса ярдәм кирәк булса, без булышырга әзер, дип әйттем. Алар тыйнак кына баш тартты, – дип сөйләде безгә Кече Шилнә авыл җирлеге башлыгы Гадел Даутов.   

Үлгән кызның әниләре «Ашыгыч ярдәм» чакырта. Әмма бала алар килгәнче сулыш алудан туктый. 

Фаразлар буенча, кыз бала әнисе белән талашкан була.

Хәзерге вакытта әлеге хәлнең сәбәпләрен ачыклыйлар. 12 яшьлек кызны бүген Олы Шилнәдә җирлиләр. 

Яшүсмерләр арасында үз-үзләренә кул салу очраклары еш кабатлана. Балаларга ни җитми соң? Әлеге фаҗигале хәл уңаеннан без психолог-коуч Илүзә Әминовага мөрәҗәгать иттек. 

– Кызганычка каршы, нәрсәдер булгач, яисә авыр хәлләргә тарыгач кына без анализ ясый башлыйбыз. Һәм сорауларга җавап эзлибез: кем гаепле? Нидә ялгышлык? Без нәрсәне эшләп бетермәдек? Ә бар да яхшы чакта без бу сорауларга, ни өчендер, җавап эзләмибез. Бар да яхшы чакта, без хәтта сәламәтлегебезне дә кайгыртмыйбыз... Балалар безнең янда булганда, елмаеп сөйләшеп утырганда, яисә үзләре генә шаярып уйнаганда бу баланың башында нәрсә микән, нәрсә борчый микән дигән сорауларга җавап эзләмибез! Без бары тик нәрсәдер булгач кына сорауларга җавап эзли башлыйбыз! Кызганыч, бу кешенең табигате. Моның белән бер нәрсә дә эшләп булмый. Ләкин без барыбыз аңлы кешеләр, без балаларыбызга игътибар итәргә тиеш. «Кызым яисә улым, сине берәр нәрсә борчымыймы? Берәрсе синең күңелеңә борчу салмыймы? Мәктәптә барысы да яхшымы? Мин сиңа җитәмме? Минем игътибар сиңа карата ни дәрәҗәдә? Миңа берәр сорау бирәсең килмиме? Синең миңа карата үпкәң юкмы?» кебек сорауларны балаларга еш биреп торырга кирәк. Иң мөһиме – балалар белән гел сөйләшергә кирәк! Әле алар белән сөйләшкәндә дә, балалар ачылып китеп сөйләшмиләр. 

12 яшьлек бала нинди була соң? Аларның бу чорда «яшүсмерлек максимализмы» бик көчле. Бу нисбәттән белгечләр бер тәҗрибә үткәргәннәр. Ачык витрина, тәрәзә каршына 3 төрле яшьтәге кешене утыртып куйганар. Берсенә 7 яшь, икенчесенә – 12, ә берсе – акыл утырткан 20 яшьлек кеше. Аларга датчиклар беркеткәннәр һәм шулар аркасында йөрәк тибешләрен тикшереп торганнар. 7 яшьлек бала кызыксынучан булган, елмайган, үткән-сүткән кешеләргә сәлам биргән, үзен иркен һәм рәхәт хис иткән. Ә менә 12 яшьлек бала турында болай дип әйтеп булмый! Аның тәрәзәгә карап утырганда кан басымы күтәрелгән, аңын югалту дәрәҗәсенә килгән. Бу балага һәр караш, ниндидер төртмәле ишарәләр-хәрәкәтләр шул тикле канын кайнаткан! Ә 20 яшьлек яшүсмер үзен тыныч хис иткән. Үзенә караган кешеләргә караган, аралашкан хәтта. Бу эксперимент күп нәрсә турында сөйли. 12-13 яшьлек балалар үзләренә карата булган сүзгә түгел, хәтта ниндидер ишарәләргә дә игътибар итәләр, моны йөрәкләренә якын алалар. 

Әйтәсе килгәнем шул: хөрмәтле ата-аналар! Зинһар өчен, балаларыгызга карата игътибарлы булыгыз. Алар белән күбрәк аралашыгыз, нинди дә булса темага сөйләшегез, фикер алышыгыз. Бала хәтта ки үзен яхшы хис итсә дә, алар белән рәхәтләнеп сөйләшегез, берәр күмәк эш башкарыгыз, бергә булыгыз. Балагызны нәрсә белән булса да кызыксындырыгыз: чаңгыга чыгыгыз, тимераякта бергә шуыгыз, кафега чыксагыз да, уен бүлмәләренә барсагыз да була, мисалга. Башта ук балагызга игътибарыгызны юнәлтегез!   

Бу фаҗигале очрак буенча да шундый фикер туа: балага нәрсәдер җитмәгән. Игътибармы, яратумы, аңлаумы... нәрсәдер җитмәгән...  

Гөлия Ибатуллина.       
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: актуаль