Психологлар тарафыннан балаларның уку йортында адаптация чорлары бармы һәм алар нинди яшькә туры килә? Әлеге тема буенча без психолог Ирина Аптева белән сөйләштек.
Беренче сентябрьга да аяк бастык. Укучылар үз урыннарын парта артында биләячәк. Беренче сыйныф укучылары яңа дөнья белән танышачак, урта мәктәп — югары уку таләпләренә ияләшәчәк һәм күчеш яше белән көрәшәчәк, ә 9 һәм 11 сыйныфларга имтихан тапшырырга туры киләчәк.
Мәктәп укучыларында шактый авыр уза торган билгеле бер адаптация чорлары бар. Бу беренче сыйныф укучылары өчен беренче тапкыр яңа бусагадан атлау.
-Адаптация чорында баланың конфликтлы ситуациясе туса, ата-аналарга нишләргә? Моңа тыкшынырга кирәкме, әллә коллектив белән танышуның кайчан узачагын көтәргә кирәкме?
-Адаптация чорында мондый әйберләр булырга мөмкин. Коллектив-катлаулы структура. Бу-формалашырга, берләшергә, актив яшәргә тиешле этап. Әйтик, бишенче сыйныф укучылары-адаптация яшендә, аларның формалашу чоры башлана, күп очракта үзләрен агрессив күрсәтә алалар. Шуңа бәйле рәвештә, конфликтлы хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Әмма өлкәннәрнең бурычы-балага бу хәлне ачыкларга ярдәм итү. Мәктәпләрдә психологлар, социаль педагоглар, сыйныф җитәкчесе юкка гына балалар тормышына кертелмәгән. Шуңа күрә өлкәннәр көче белән без балаларны төрле социаль хәлләрдән чыгу мөһимлеген өйрәтәбез. Гомумән, конфликтның котылгысыз булуын аңларга кирәк. Аннан дөрес итеп чыга белергә генә кирәк. Теләсә кайсы очракта үз-үзеңә, балага, аның көченә һәм уңышлылыгына ышанырга кирәк. Балалар моны яхшы сизә"
-Нәкъ менә беренче сыйныф укучылары турында сөйләсәк, ата-аналарга баланы мәктәптә уку елына ничек әзерләргә?
Без мәктәпкә керү этабында яңа тормышка позитив кереп китәргә киңәш итәбез. Бу шартлы рәвештә әйткәндә, сәяхәт.. Ата-аналар өчен мөһим бурыч-балага мәктәптә укучыларның да, укытучыларның да күп булуы, һәрберсенең үз холык-характеры булу турында алдан аңлатып куярга кирәк. Гаилә һәм ата-аналар-теләсә кайсы тормыш ситуациясендә баланың төп таянычы.
Статистика буенча, белгечләр мәктәп тормышына керү 1-нче сентябрьдә башланмый дип билгеләп үткән. Бер ел эчендә генә булса да әзерлек булырга тиеш. Уңыш елмайса, педагог, мәктәп стеналары белән алдан танышу. Бала инде җайлаша, кабинетлар, ашханә кайда икәнен белә, аңа мәктәп тормышына керү җиңелрәк була. Мәктәп тормышы 1 сентябрьдән башлана икән, катлаулырак. Биредә баланың интеллектуаль әзерлегенә генә түгел, ә эмоциональ, психологик, ихтыярый, хәтта физиологик әзерлегенә дә бәйле булачак. Бу баланың мәктәпкә әзерлеге турында сөйли торган төп биш пункт. Әгәр пунктлар яхшы дәрәҗәдә булса, бала бер ай эчендә адаптацияләнә, кайвакыт хәтта ике атна җитә.
-Беренче сыйныфта нинди балага ияләшергә катлаулырак?
Ата-аналар баланы 6 яшьтә мәктәпкә бирәгәндә, яңа федераль стандартлар буенча интенсив уку материалын үзләштерергә кирәк булуын аңларга тиеш. Беренче сыйныф укучысына көненә 5әр дәрес утырырга туры килә. Шуңа күрә, баланы 6 яшьтән укырга бирергә киңәш итмибез.
Шулай ук, якын чит илләрдән килгән укучылар да очрый. Алар рус һәм татар телен начар белсә, аларның адаптация чоры бик авыр уза. Ә, гомумән, балаларның 90% ы диярлек мәктәпкә укый һәм яза белеп баралар, балаларның әзерлегеелдан-ел арта бара.
- Сыйныфта бик начар укый торган бала булган очракта нинди чаралар күрелә?
Әгәр балага уку йорты тәкъдим иткән программаны үзләштерү авыр булса, мәктәп консилиумы җыела, анда барлык белгечләрне һәм хәтта ата-аналарны чакыралар. Балага башка укыту программасы тәкъдим ителә. Җайлаштырылган мәҗбүри төп программа һәр мәктәптә бар. Аларда балаларның үзенчәлекләре исәпкә алына.
-Әгәр бала коллективта дуслаша алмаса нишләргә?
Сыйныф җитәкчесе моңа игътибар итергә тиеш, һичшиксез, чөнки гаиләдә катлаулы хәлләр була бит. Мәсәлән, әтисе белән әнисе аерылышырга мөмкин. Монда социаль педагогка да мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бәлки, хәтта рейдлар, гаиләгә чыгуны онытмаска кирәк. Ә гаиләдә барысы да тәртип булган очракта, баланың үзе белән сөйләшергә кирәк, бәлки аның берәр нинди проблемасы бардыр, ә бәлки аның үз характеры шундыйдыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев