Психолог «Шәһри Чаллы» журналистын кадакка бастырды
Бу тойгыларны берни белән дә чагыштырып булмый: аякка берьюлы йөзләгән кадак кергән төсле.
Әле кайчан гына безнең илдә психологка бару соңгы чик, оят эш санала иде. Бүген исә бу гадәти хәл. Интернет челтәрендә дә күрәбез, коучлар, психологлар көннән-көн арта. Һәркайсының үз эшләү методы, алымнары. Без «Шәһри Чаллы» редакциясенә Казаннан психолог Чулпан Рәхмәтуллинаны чакырдык. Ул соңгы арада популярлашып киткән кадакка басу практикасын кулланып, кешеләргә ярдәм итәргә алынган. Әлеге дәвалау ысулы 1700 еллардагы (безнең эрага кадәр) “Ригведы” дип аталаган борынгы язмаларда телгә алына. Тамырлары һиндстанга барып тоташа. Бүгенге көндә аның белән дөньяның барлык илләрендә дә кызыксыналар. Россиядә бу практика соңгы 2 елда популярлашып китте.
Социаль челтәрләребездә туры эфир вакытында мин дә кадакка басып карадым. Подписчикларыбыз әлеге практика турында тыңлап кына түгел, эшнең ничек барганын үз күзләре белән күрә алды.
Эфирны планлаштырганда ике дә уйламый ризалашсам да, һәркемнең башында туа торган сораулар мине дә читләп үтмәде. Чөнки моңа кадәр бер тапкыр да кадакка басканым юк. Кечкенә чакта авылда ялгыш кадакка басуны исәпләмәсәң.
Чулпан ханым белән әңгәмәдән соң барлык сорауларга җавап табылды.
– Аяк тишелмиме, җәрәхәтләр калмыймы? Ни дисәң дә, кадак бит.
– Бу сорауны беренче килгән һәркем бирә. Һәм мин моны нормаль күренеш дип саныйм. Үзеңне саклау инстинкты ул. Аякка кадаламы, кан чыкмыймы дигән сорауларга җавап бер – кадаклар сәламәт табан тиресен канатмый, аякка кадалмый. Әлбәттә, сүз кадакка басу өчен махсус ясалган такта-җайланма турында. Беренчедән, чыгып торган кадакларның очы гадәти кадакларга караганда тупасрак. Икенчедән, кадаклар бер-берсеннән билгеле бер ераклыкта һәм тигез биеклектә урнашкан. Авырлык өслеккә тигез төшә һәм кадаклар аякка берничек тә кадала алмый. Мин куллана торган кадаклы такта тагын да «йомшаграк» санала. Кадаклар арасы якынрак һәм өслек аяк табанын кабатлый торган итеп ясалган.
– Кадакка басар алдыннан махсус әзерләнү кирәкме?
– Әйткәнемчә, кадакка басканда табан асты сәламәт, ягъни җәрәхәтләрсез булырга тиеш. Чөнки җәрәхәтләр кубып канарга мөмкин. Ниндидер махсус әзерлек кирәкми. Иң мөһиме, кадакка басар алдыннан үзегезне бик нык борчыган соравыгызга басым ясарга кирәк. Проблеманы мөмкин кадәр җентекләбрәк уйларга. Әгәр моның белән авырлык бар икән, без аны сеанс алдыннан бергәләп эшлибез. Гомумән, кадакка басканчы һәр клиентым белән консультация уздырам.
– Кадакка баскан кеше ничек итеп үзен борчыган сорауга җавап таба соң?
– Кадакка баскач, ягъни организм өчен экстремаль шартларда, мин, консультациядә сөйләшкәннәрдән чыгып, сораулар бирә башлыйм. Бу вакытта кадакка басучы аяк табаныннан башка таба җылы йөгергәнне сизә башлый, тойгылар кискенләшә. Бу вакытта кичергән хисләр берни белән дә чагыштырырлык түгел. Чөнки аяк табанында иң күп нерв җепселләре урнашкан. Шушы халәттә кеше минем сорауларга җавап бирә башлый. Инде онытылып беткән вакыйгалар исенә төшә. Мисал өчен, 8нче класста укыганда ошатып йөргән кызның яки егетнең сиңа нәрсә дигәне. Син ул вакытта нәрсәләр кичердең... Ягъни билгеле бер көнне, билгеле бер вакытта булган вакыйга искә төшә. Гәрчә, син инде аны бөтенләй хәтерләмәсәң дә. Баш мие «кулланылмаган мәгълүматны» аерым бер «шкаф»ка куеп бара. Шуңа без аларны онытып торабыз. Һәм, гадәттә, бүген сез чишә алмаган мәсьәләләр нәкъ алар белән бәйле була да. Кеше шул рәвешле үз соравына үзе җавап таба да. Моннан тыш, көнгә берничә минут булса да кадакка басып тору куркудан, борчу хисеннән арындыра, алҗаганны бетерә, яхшы уй-фикерләргә этәрә.
– Ничә сеанс кирәк, Чулпан ханым? Ничә минут басып тору нәтиҗәле?
– Мин монда төгәл саннарны атый алмыйм. Кемдер соравына берененче сеанста ук җавап таба. Кемдер берничә тапкыр килә. Кемдер беренче тапкырдан ук кадакка да басалмаска мөмкин. Практикамда анысы да булды. Проблеманың никадәр катлаулы булуыннан, кешенең әзерлегеннән дә тора. Әйтергә яратам, кеше тормышта нинди, кадакка баскач та ул шундый. Максатчан кешеләрне тиз сизеп алам. Басам диеп килсә, һичшиксез баса! Ничә минут торырга дигәндә дә төгәл вакыт юк. Бары тик тоемлауга, мөмкинлекләргә карарга кирәк. Вакытны онытып тору әһәмияткә ия. Кемдер ярты минут, кемдер берничә минут торырга мөмкин.
– Психологтан башка да кадакка басу мөмкинме?
– Әлбәттә, мөмкин. Өйләренә бу җайланманы сатып алып, һәр иртә басып алучыларны беләм. Такталарны интернет-кибетләр 2 мең сумнан башлап тәкъдим итә. Үзем дә көн саен диярлек кадакка басам. Ышаныгыз, кадакка баскач, йокыдан тиз уянасың. Энергияң арта, эшләргә атлыгып торасың. Тик моны ихтыяр көче булганнар гына эшли ала. Сатып алып та кадакка басмый йөргән кешеләр бар. Вакытлары җитми кичектереп йөриләр дә, шулай онытып ук бетерәләр. Аннары кайвакыт сорауга җавап табу өчен кадакка басу гына аз булырга мөмкин. Белгеч ярдәме кирәк.
– Нигә кадакка басу практикасын сайладыгыз?
– Мин үзем белемем буенча психолог, КФУ тәмамладым. Үсмер чактан ук психология белән кызыксынам. Тән белән бәйле практикалар аеруча игътибарымны җәлеп итә. Инде кадакка басу белән беррәттән кадакка ятуны да өйрәнәм. Үзем ята башладым.
– Нинди сорауларга җавап табып була?
– Мисал өчен, бер ханым берничә ел фатирын сата алмый йөргән. Бар да яхшы, документлар да тәртиптә. Тик сатып алучылар карыйлар да борылып чыгып китәләр икән. Бер сеанстан соң клиентым саттым дип шатлыклы хәбәр җиткерде. Сатылмауның сәбәбе менә нидә булган: фатирны саткач, риелторга клиентым 250 мең сум акча бирергә тиеш була. Ләкин үзе бер дә бу суммадан колак кагарга теләми. Без моны сеанс вакытында ачыкладык. Нәтиҗәдә, ул яңа тормышы өчен бу кадәр акчаны да түләргә әзер булуын аңлады. Әле яңа квартира алганда яхшы гына ташламалар алып, түләгән акчасын икеләтә кайтарды.
Икенче мисал, яраткан кешесен табалмаган ир-ат килде. Аның белән берничә сеанс үткәрдек. Билгеле булганча, безнең проблемалар балачактан ук килә. Әти-әни белән мөнәсәбәтләр дә зур роль уйный. Бу ир-ат белән дә шул хәл. Кадакка баскач, алар барсы да «өскә чыкты». Без проблемаларны бергәләп «эшләп чыктык» һәм озак та үтми әлеге ир өйләнде.
***
Башта әйтеп киткәнчә, туры эфир вакытында мин дә соравымны билгеләп кадакка бастым. Ул тойгыларны берни белән дә чагыштырып булмый. Башта аякка берьюлы йөзләгән кадак кергән төсле. Аннары ул тойгы арткы планга күчә. Син психолог биргән сорауларга җавап бирә-бирә, сизмәстән, үткәндәге бер көнгә килеп чыгасың. Шаккатмалы!
Әлбәттә, мин туры эфирны онытып җибәрергә тиеш түгел. Шуңа, тирәнгә алып кереп киткәнче, кадактан төшәргә булдым. Бер сорау белән бассам да, ул бөтенләй башка бер вакыйга белән бәйле булып чыкты. Мин хәзер онытсам да, ул вакытта булган бик зур үпкәмне искә төшердем. Нәтиҗәдә, кадактан төшкәч үземне җиңеләеп киткән төсле хис иттем. Үземә ул кешене күптән гафу итүемне искәрттем һәм уйлаган соравымны чишәр өчен билгеле бер эшләр башкардым.
Шунысын да әйтеп үтәсем килә, кадакка мин тагын басар идем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев