Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Пушкин картасы»на 21 мең билет алынган

2021 елның 1 сентябреннән яшь буынны мәдәнияткә тарту максатыннан, «Пушкин картасы» гамәлгә кертелде.

Аның буенча 14-22 яшлек егет-кызларга мәдәни чараларга йөрү өчен 3000 сум акча бирелде. Быел бу сумма 5000 сум. Чаллыда әлеге проектта 23 учреждение (12се  мәдәният оешмасы) катнаша. 2022 елда «Пушкин картасы»ындагы 2000 сумга кино да карап була. Әлеге карта буенча шәһәрдә барлыгы 12 миллион сумлык 21 мең билет сатылган инде. Мәдәният идарәсе башлыгы Румил Кәрәмиев әйтүенчә, быел әлегә яшьләр «Болгар» бию театрында, «Мастеровые» рус драма театрында һәм Орган залында уза торган мәдәни чараларга өстенлек биргән. Билетларны кассир.ру, билетон.рудан алып була. Чаллы яшьләре «Пушкин картасы» буенча Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Россиянең башка шәһәрләрендәге мәдәни чараларны да карый ала. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы