"Элеккеге елларда башкарылган уртак хезмәт һәм соңгы вакыттагы, шул исәптән безнең уртак мәдәниятебезне һәм тарихыбызны өйрәнүдәге, эшләрегез өчен Сезгә рәхмәт әйтәсем килә", - диде дәүләт башлыгы һәм "бу иң мөһим эш" дип билгеләп үтте.
Владимир Путин Минтимер Шәймиевкә бүләк сыйфатында, XVII гасыр картографы, голландияле Виллем Блауның борынгы Тартария картасын тапшырды.
Минтимер Шәймиев фондның Казан Мәрьям Ана иконасы соборын яңадан торгызу һәм Болгар ислам академиясен төзү буенча алып барган эшләре турында сөйләде.
Белешмә өчен. 2016 елда Казан үзәгендә яңадан торгызыла торган собор нигезенә беренче таш һәм капсула салу тантанасы булды, анда Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы Кирилл катнашты. Проект 1932 елда җимерелгән беренчел соборны яңадан торгызуга йөз тота һәм яңартылачак Казан Богородица монастыре комплексы нигезе була.
Болгар ислам академиясен 2017 елның язында төзеп бетерү күздә тотыла. Әлеге югары уку йорты татар дин гыйлеме мирасы традицияләрен дәвам иттерәчәк һәм илнең әйдәп барган дини-мәгърифәти һәм рухи-агарту үзәге булачак.
Нет комментариев