Путин сайлауда үзен яклап тавыш бирмәгән кешеләрне хөрмәт итүен әйтте
Владимир Путин сайлауда үзен яклап тавыш бирмәгән кешеләрне хөрмәт итүен әйтте. Россия Президенты узган сайлауда башка кандидатлар өчен тавыш биргән гражданнарга мөрәҗәгать итте. Шул хактагы мәгълүмат Кремль сайтында урнаштырылган. «Сезнең позициягә хөрмәт белән карыйм. Сәясәттә кемгәдер өстенлек бирү безне аерырга тиеш түгел. Без барыбыз да илебезнең патриотлары, һәммәбез дә Россиянең...
Владимир Путин сайлауда үзен яклап тавыш бирмәгән кешеләрне хөрмәт итүен әйтте. Россия Президенты узган сайлауда башка кандидатлар өчен тавыш биргән гражданнарга мөрәҗәгать итте. Шул хактагы мәгълүмат Кремль сайтында урнаштырылган. «Сезнең позициягә хөрмәт белән карыйм. Сәясәттә кемгәдер өстенлек бирү безне аерырга тиеш түгел. Без барыбыз да илебезнең патриотлары, һәммәбез дә Россиянең язмышы, аның чәчәк атуы өчен җан атабыз», - дип искәртте Владимир Путин. Россия гражданнарының бердәмлеге, җаваплылыгы, максатларны аңлавы һәм омтылышы Россия үсешенә хезмәт итәргә тиеш, диде РФ Президенты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев