Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Һәр сан артында кеше гомере

Шәһәрдә коронавируска каршы вәзгыять киеренке булып кала бирә. Шуңа да карамастан, вакцина ясау пунктларында халык артык күп түгел. Вакцинаның беренче компонентын – 214 988 кеше алган. Бу планның – 65,4%ы. Икенче компонентны 145 639 кеше ясаткан.

Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев әйтүенчә, шәһәрдәшләр ял көннәрендә вакцина ясату пунктларына аз килгән.  «Без медицина хезмәткәрләре каршында баш ияргә тиеш. Алар ял көннәрендә дә эшкә чыгып безне көтәләр, ә без кеше аз вакытта вакцина ясатырга бармыйбыз. Мин «кызыл зона»да булдым, табиб, шәфкать туташлары белән сөйләштем. Алар бик арыган, әмма зарланмыйлар, авыруларның гомерен сакларга тырышалар. Ә гаеп кешеләрнең үзләрендә. Бернинди акча да сәламәтлекне кайтара алмый. Коронавируска бәйле вәзгыять киеренке, чирләүчеләр күп. Араларында өлкәннәр дә, яшьләр дә бар. Белгечләр, вакцина ясатучылар авыруны җиңел кичерә, ди. Шуңа күрә вакцина ясатуны дәвам итәргә кирәк. Юкса, бу чир яшь, тырыш кешеләрне алып китә.
«Моннан бер ай элек эш бүлмәмдә  бер эшмәкәр белән сөйләшеп торган идек. Мин вакцина ясату турында уйлыйм, дигән иде. Ләкин өлгерә алмады, куркыныч чир аны мәңгелеккә алып китте. Гаиләсе, бизнесы калды. Без табиблар китергән саннарга ияләнергә тиеш түгел. Һәр сан артында кеше гомере, кеше сәламәтлеге тора. Бу чир – сугыш. Ә сугышта саннарга күнегергә ярамый», – диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус