Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рабига Гыйззәтуллина: «Апа гаделлеге аркасында күп михнәтләр кичерде»

Җырчы Вафирә Гыйззәтуллина турындагы истәлекләрен сеңелесе сөйләде.

13 февральдә Татарстанның һәм Каракалпакстанның халык, Россиянең атказанган артисты Вафирә Гыйззәтуллинаның туган көне. Шул уңайдан аның сеңелесе, югары категорияле  педагог Рабига Гыйззәтуллина белән истәлекләр барладык.

– Без Менделеевск районының Камай авылында сигез балалы гаиләдә үстек. Шуңа да карамастан, мохтаҗлык кичермәдек. Әти атнасына икешәр сарык суя иде. Барыбыз да кечкенәдән авылдагы бөтен эшне эшләдек. Мәктәптә гел «4» һәм «5»легә генә укыдык.
Әтиебез бик матур җырлый иде. Безнең сәнгать юлыннан китүебездә аның роле зур булды. Җәй көннәрендә кич белән, эш беткәч, гаиләбез белән капка төбендә концерт куя идек. Мин урындык өстенә басып концерт номерларын игълан итә идем. Кем җырлый, кем шигырь сөйли, кем бии. 
Вафирә апа башта Алабуга мәдәният-агарту училищесында укып, китапханче һөнәре алды. Аннары авылыбыз клубында спектакльләр куйды. Район күләмендәге бәйгеләрдә җиңеп кайта иделәр. Җырчы булмаса, аннан яхшы театр артисткасы чыккан булыр иде. Тик ул җырларга яратты. Казан Дәүләт консерваториясен тәмамлап, затлы, кабатланмас җырчы булды. 
Әтинең 60 яшьлек юбилеен апа үзенчәлекле итеп уздырды. Капка төбенә зур өстәл куеп, табын кордык. Илһам Шакиров, Рафаэль һәм Гали Ильясовлар, Разыя Тимерханова кебек күренекле җырчылар кайтты. Алар әтигә багышлап такмаклар әзерләп кайтканнар, әти аларга җырлап җавап кайтарды. Бик күңелле, онытылмаслык бәйрәм булган иде ул. 

– Вафирә ханым нинди кеше иде?
– Бик таләпчән һәм җаваплы. Институтта укыганда мин аларда тордым. Хәтерлим, озын чәчемне толымлап үреп йөри идем. Беркөнне чәчемне кистереп кайттым. Толымнарны үземә бирделәр. Апа кайткач: «Мин әти-әнигә ни дип әйтим хәзер», – дип чәч толымнарым белән кыйнады. Өченче курста тулай торакка күчкәч, мин аңа укудан кайтып җитүем турында хәбәр итәргә тиеш идем. Ул вакытта кесә телефоннары юк бит. Каян шалтыратканмындыр инде?!
Апа бик гадел, ярдәмчел иде. Филармониядә эшләгәндә авыр хәлдә калган Флера Сөләймановага, Хәмдүнә Тимергалиевага ярдәм итте ул. Шул гаделлеге аркасында бик күп михнәтләр күрде. Берничә ел радио, телевидениегә кертмәделәр, язмаларын бирмәделәр...

– Аңа мәдәният министры вазифасын тәкъдим иткәннәр бит?!
– Әйе, Каракалпакстан Республикасына баргач, аның профессиональлегенә, җаваплылыгына сокланып, шушы вазифаны тәкъдим иткәннәр. Ләкин ул милләтемне, туган республикамны ташлап китмим дип, баш тартты. 

– Сез мәдәният институтын тәмамлагансыз, филармониядә апагыз белән бергә эшләргә туры килмәдеме?
– Нәфис сүз осталары бәйгесендә җиңгәч, конферансье итеп чакырганнар иде. Ул чактагы алып баручылар миннән көнләштеләр. «Вафирә сеңелесе булгач...», – диделәр. Мин: «Миңа монда урын юк икән», – дидем дә филармониядән киттем. 

– Сез бит Минзәлә театрында артист булып та эшләп алгансыз.
– Ул бик кызык булды. Минзәлә театры артистлары Әгерҗе районына барганда безгә керделәр. Шул вакыт бер спектакльдә Илсөярне уйнаган Кәримәнең әнисе үлүен хәбәр иткәннәр. Шунда мине Илсөярне уйнарга дип гастрольгә алып киттеләр. Ни хикмәт, тамашачылар уйнавымны яраттылар. Шуннан соң мин Минзәлә театры артисткасы булып киттем. Казанга гастрольгә бардык. Анда Әхәт Гаффарның үземә атап язган «Язлар моңы» спектаклендә Люция ролендә уйнадым. Апа Кубадан кайткан да спектакльгә килгән. Мин моны белмәдем. Сәхнәгә чыккач калтырый, дулкынлана башладым. Шулай да җырлы ролемне уйнап чыктым. Апа минем сәхнәдә җырлавымны беренче тапкыр күреп: «Минем сеңелем ничек матур җырлый икән!» – дип сокланды. 

– Вафирә ханым белән сезнең арада туганлык җепләре аеруча нык иде дисәм дә ялгышмам.
– Мин апама соңгы сулышыма кадәр рәхмәтлемен. Аның аркасында татарның бөек шәхесләре белән аралашып яшәдем. Мин кечкенәдән пешеренергә ярата идем. Казанда апаларда торганда гел өчпочмак, бәлеш һәм башка ризыклар пешердем. Ул концерт-кичәләрдән соң иҗат әһелләрен җыеп өенә алып кайта. Рөстәм Яхин, Сибгат Хәким, Гариф Ахунов, Фасил Әхмәтов, Илһам Шакиров, Фирдәвес Хәйруллина һәм башкалар бездә еш була иде. Кухняда ашыйлар да, залга пианино янына чыгалар. Рөстәм абый уйнап җибәрә, апа «Бондюг кызы»н җырлый. Бик рәхәт чаклар... Апа юбилейларына барлык туганнарны җыеп, затлы концертын күрсәтә иде. 

– 55 яшьлек бәйрәменә ул күп кешене соңгы юбилеема дип чакырган...
– Күңеле фаҗига буласын сиздеме икән, безне дә шулай дип чакырды бит. Гадәттәгечә юбилее бик матур узды. «Ока» машинасы бүләк иттеләр үзенә... 

– Вафирә ханым Чаллыны аеруча ярата иде. 
– Эшем булмаса, Чаллыга күчеп килер идем дип бик еш әйтә иде. «Шәһри Чаллы» газетасы редакциясе коллективын яратты. Газетаның юбилей кичәләренә килеп җырлап китте. «Редакциягә кереп, кызлар белән сөйләшә-сөйләшә чәй эчеп, бушанып Казанга кайтып китәм», – дип сөйли иде. Вафат буласы елында Чаллыга җиде тапкыр кайтты. Дачада яшәдек. Шунда бер көн аеруча исемдә калды. Ул көнне мин аның кызы Камилә белән беренче катта, ә апа оныгы Камил белән икенче катта йокларга яттык. Йокы килми, без сөйләшәбез, көлешәбез, кинәт өй эче яктырып киткәндәй булды. Апа икенче каттан йөгереп төште дә: «Менегез әле монда, аҗаган, аҗаган күрдем!» – дияргә тотынды. Икенче катның тәрәзәләреннән «Ижминводы» курортының утлары күренеп тора безгә, шул булгандыр дип юатам апаны. Юк, юк, аҗаган булды, ди. Нәрсәгә икән ул дип бик аптырады. Минем телевизордан «Язгы аҗаган» спектаклен күргәнем бар, хәтерлим, анда аны үлемгә юрадылар. «И Ходаем, балаларым, мин дә үләрмен микәнни?» – диде дә, Вафирә апам төренеп ятты. Без ул төнне йокламыйча чыктык. Апам бу турыда берничә тапкыр искә төшерде, күрешкән саен сөйләде. Шушы сүзләр ничә ел инде җаныма тынычлык бирми.

– Соңгы очрашугыз кайда булды?
– 2001 елның август аенда авылда очраштык. Зиратка баргач әни янына бер авылдашыбызны җирләүләренә бик борчылды. Әнинең баш очына басты да. «Сиңа кайттым, әнкәй» дип җырлап җибәрде. «Үлсәм, мине әни янына җирләрсез», – диде. Ул бу вакытта үлем исереклеге белән йөргән булган инде. 
Сентябрьнең 16сында апабыз мәңгелеккә күзләрен йомды. Бу коточкыч хәбәрне Түбән Камада яшәүче Роза апа җиткерде. Мин ул чакта аякны сындырган идем. «Ныклап утыр. Авыр кайгы: безнең апа башка юк. 16 сентябрьдә 15 сәгать 55 минутта авариягә очраганнар. Апа шунда ук үлгән», – диде. Аңымны җуя яздым. 

– Камайдан Казанга кайта торган булганнармы?
– 15 сентябрьдә «Ока» машинасында өчәү Камайга кайттылар. 16сында Казанга киткәндә Мамадыш тирәсендә юл-транспорт һәлакәтенә эләккәннәр. Рульдә Камилә. Аның янында утырган апа машиналарына бәрдергәч тә үлгән. Кабыргалары үпкәләрен тишкән... 

– Кызы да бик күп җәрәхәтләр алган иде бит?
– Камилә бик озак хастаханәдә ятып чыкты. Әнисен соңгы юлга озата да алмады. Казаннан берничә зур автобус белән артистлар, язучылар, зыялылар, апаның дуслары кайтты. Кеше бик күп иде. Шунда апаның дусты, Г.Камал театры артисткасы Фирдәвес Хәйруллина бакча коймасына тотынып: «Мин дә киләм синең янга. Тиздән очрашырбыз», – дип елады. Шул күренеш һаман күз алдымда тора. Озак та үтмәде Фирдәвес Хәйруллина да вафат булды. 

– Рабига ханым, туган нигезегез ни хәлдә?
– Безнең туып-үскән йортыбыз 2010 елның 12 апрелендә янып бетте. Яңа йорт төзеттек. Авылга, зиратка кайтып йөрибез. Биредә мәдәният йорты Вафирә Гыйззәтуллина исемен йөртә. Камилә ел саен әнисе исемендәге җыр конкурсы уздыра. Вафатына 20 елдан артык вакыт үтсә дә, йөрәкләребездә мәңгелек яра калдырып 55 яшендә киткән апабызны сагынмаган көнебез юк. Ихлас, зәвыклы, чын кеше иде ул. Урыны җәннәттә булсын. 

/ Фотолар шәхси архивтан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу үлем-китем Вафира ГИЗЗАТУЛЛИНА