Радий Кадиков: «Чаллыда ремонт таләп ителүче юллар бар»
Чаллының баш автоинспекторы шәһәр юллары торышына бәя бирде.
Вахитов проспектының тантаналы ачылышыннан соң, Чаллы Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Радий Кадиков журналистлар белән аралашты. Ул шәһәр юлларының күзгә күренеп үзгәрүенә сөенүен белдерде һәм ремонт таләп ителүче берничә объектны атады.
"Орловка боҗрасы, БСИга таба борылыш төзекләндерелсә, Әхмәтшин урамы буйлап, Халыклар Дуслыгы проспекты аша Беляев проспектына кадәр юллар салынса да яхшы булыр иде. Дөресен генә әйткәндә, Чаллыда төзекләндерелмәгән юллар хәзер калмады да. Чаллы, чыннан да, сыйфатлы һәм куркынычсыз юллары белән аерылып тора. Нәтиҗәсе дә бар. Аварияләр саны кимеде. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр, үлүчеләр дә аз", - диде Радий Кадиков.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев