Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Радик Юльякшин Чаллыны дер селкетте

Кичә Чаллыда яшьләрнең дә, өлкәннәрнең дә һәм хәттә балаларның да яраткан җырчысына әйләнгән Радик Юльякшинның чираттагы концерты булды. Бу инде яшь йолдызның шәһәребездә соңгы ике айда куйган 4нче концерты. Кайсыбер артислар билетларын оешма-предприятиеләргә мәҗбүриләп диярлек таратып йөрсә, Радик тамашаларына исә халык үзе теләп агыла. Чөнки

аның концертлары, чын мәгънәсендә, гаҗәеп һәм моңарчы күрелмәгән шоуны хәтерләтә. Видео

Бу юлы да зал тутырып килгән Чаллы халкына Юлякшин һәм аның төркеме онытылмаслык мизгелләр бүләк итте. "Самый шулай" дип аталган концерт программасында татар, рус, башкорт телләрендә җырлары яңгырады. Әйтергә кирәк, аларның һәркайсы тамашачы игътибарына заманча оранжировкага төреп ирештерелде.

Үзенчәлекле ут бизәлеше, оригиналь хәм хәтта лазерлы костюмнар үзенекен итте: тамашачылар урыннарыннан торып Радик белән бергә җырларга, биергә тотынды. Аеруча кыю балалар, сәхнәгә чыгып та осталыкларын күрсәтте.

Артист тамашаның соңгы хитларын башкарганда исә бар зал дискотека мәйданын хәтерләтә иде инде. "Чаллы ташачысына чын күңлемнән рәхмәтлемен, монда музыкага гашыйк кешеләр яши, алар каршында чыгыш ясавы искиткеч рәхәтлек бирә", - дип фикерләре белән уртаклашты Радик концерты соңында. Бүген исә яшь йолдыз чаллылыларга быелга соңгы тамашасын тәкъдим итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев