Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Радмир Беляев Түбән Камага пилотсыз очкыч һөҗүме вакытында зыян күргәннәрнең хәлен белде

Бу хакта мэр үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итте.

Түбән Кама мэры Радмир Беляев шәһәргә пилотсыз очкычлар һөҗүме вакытында зыян күрүчеләрнең хәлен белде. 
«Сәнәгать мәйданчыгында пилотсыз очкычлар һөҗүме вакытында зыян күргән кешеләр дәвалана торган Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсендә булдым. Баш табиб Сергей Николаевич Мерясев белән  пациентлар белән аралашып хәлләрен белештек», – дип язды ул. 
Ул һөҗүм вакытында авыр тән җәрәхәтләре алучылар булмавын билгеләп үтте. Ике кеше уртача, калганнары җиңелчә тән җәрәхәтләре алган. Пациентларның бер өлешен өйләренә кайтарып җибәрү планлаштырыла. Калганнарын терелеп беткәнче табиблар күзәтәчәк.
«Табибларга һәм волонтерларга һөнәри осталыклары, кешеләр турында кайгыртулары өчен рәхмәт. Вазгыятьне шәхси контрольдә тотам», – дип искәртте Түбән Кама мэры.
Фото Радмир Беляевның макс каналыннан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БПЛА һөҗүме Радмир Беляев