Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Рафаэль Юнысовка мактаулы исем бирелде

Ул 40 елга якын Татарстанның иң эре предприятиеләренең берсен җитәкли.

"Чаллы Икмәге» АҖ генераль директоры Рафаэль Юнысов «РФ агросәнәгать комплексының мактаулы хезмәткәре» исеме белән бүләкләнде. РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы бүләген компания башлыгына республика ведомствосының йомгаклау коллегиясендә тапшырдылар. 

Рафаэль Сөләйман улы Юнысов – республикада танылган шәхес. Ул 40 елга якын Татарстанның иң эре предприятиеләренең берсе булган «Чаллы икмәге» җәмгыятен җитәкли. 

Карьерасын ул 1975 елда Тукай районының «Ильбухтинский» совхозында баш ветеринар-табиб вазифасыннан башлый. 1986 елда кием тегү фабрикасын җитәкли. 1993 елда – «Чаллы Икмәге» комбинатын ача. 

2015 елда «Чаллы икмәге» АҖ Мөслим, Минзәлә, Сарман районнары территориясендә үзенең агрофирмасын төзи.

Замана таләпләренә туры китереп эш алып барганы, профессиональ  коллективны уңышлы җитәкләве, агросәнәгать комплексында күп еллар намуслы хезмәт иткәне өчен, Рафаэль Юнысов күпсанлы мактаулы исемнәргә лаек. Ул – Россия азык-төлек индустриясенең атказанган хезмәткәре, Чаллының почетлы гражданины, илкүләм «Кадрлар белән нәтиҗәле идарә итү» бәйгесе лауреаты. «Россия икътисады лидеры» ордены һәм ЮНЕСКОның «Изгелек» («Милосердие») алтын медале белән бүләкләнде. 

2 февраль көнне ул 75 яшьлеген билгеләп үтте. 

Фото ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев