Рафик Каюмов: «Коллективның күңелен рәнҗетмәү мөһим»
677
0
Артист «Тантана» премиясенә лаек булды.
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артистлары Илфат Әскәров һәм Рафик Каюмов быел ТР мәдәният министрлыгының «Тантана» премиясенә лаек булдылар. Рафик Каюмовтан: «Премия акчасын ничек сарыф итәргә уйлыйсыз?» – дип сорадым.
«Иң беренче чиратта хезмәттәшләремне сыйлыйм, чөнки мин бу премиягә коллектив хезмәт нәтиҗәсендә ирештем. «Без 41нче ел балалары» спектаклендә бик күп артистлар 3 сәгать буе сәхнәдә уйный. Мин шундагы Гайфи роле белән җиңдем. Мин «Тантана» премиясенең Чаллы театры артистларына бирелүенә аеруча сөендем. Минем өчен аның күләме түгел, ә бергә эшләгән хезмәттәшләремнең, коллективның күңелен рәнҗетмәү мөһим», – диде ТРның халык артисты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев