Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Рәфкать Билданов: «Еллар буе туплаган фотоларымны урладылар»

Чаллының танылган фотографы белән әңгәмә.

Фотограф Рәфкать Билдановны белмәгән кеше юктыр. Аңа 65 яшь. Шуның 45 елын ул фотога төшерә. Үзе әйтүенчә, бервакытта да ял итмәгән. 
– Сез кайсы яктан?
 – Әлки районы Яңа Камка авылыннан. Әти –  тракторчы, әнием –  сыер савучы. Без 4 бала үстек, ике энекәш һәм сеңлемә мин олы абый. Бөтенебез дә Чаллыда. Иң кече энекәш Тукай районында фермер. Әти гомер буе тракторда эшләде, иртә китә, кич кенә кайта иде, өйдәге бөтен эшне әни эшләде. 
– Кырыс тәрбия алдыгызмы?
– Әтинең дә әнинең дә кычкырганын хәтерләмим, каешны да белмим. Ә шулай да олыларның сүзеннән чыкмый идек. Эшләп үстек. Әни фермадан кайтуга маллар карау – бездән, аннары басуга бергәләп чөгендер эшләргә барабыз. 
– Мәктәптән соң кайда укыдыгыз?
– 8 нче класстан соң Болгар шәһәренә (элеккеге Спас каласы) барып, урта һөнәри училищеда укыдым. Тракторны яхшы беләм. Армия сафларында Байконурда хезмәт иттем – космодромнан нибары 5 км ераклыкта  идек.
– Ә ничәнче елны Чаллыга килдегез?
– 1981нче елны. Туганым – Сәмигулла абый Камаловларда тордым. Ул мине «КАМАЗ»га агрегат заводына эшкә урнаштырды. Аларда  шулай ярты авыл яшәде бугай. 
– Фотография белән мавыгу да шунда башландымы?
– Беренче фотоаппаратымны авылда чагында әти алып бирде. Күземә ни күренә, шуны төшерә идем. Кош-корттан алып, бөтен кешене... Ә инде Чаллыда бу эшкә ныклап тотындым. Һәр көнне эштән соң фотоаппаратны алып урамга чыга идем.  Төннәрен дөм караңгы бүлмәдә карточкаларны ясый идем. Элек пленкаларны «проявить» итәсе иде.


– Беренче кадрларыгызны хәзер дә карыйсызмы? 
– Алар юк шул. Бер елны фатирымны бастылар. Стенадагы обойларны куптарып ала-ала яшерен урын эзләгәннәр. Мин төшергән кадрлар төрле илләрдә бастырылып чыга иде ул елларда – Төркиядә һ.б. Шунда фотографияләр тулы чемоданымны урлап алып чыгып киткәннәр. 
– Ул вакытта да хәзер дә фотога төшерүчеләр күп, шулай да һәркайсы да уңышка ирешми. Ә сез ничек булдыра алдыгыз?
– Мин эшләдем дә эшләдем. Минем өчен шимбә-якшәмбе юк иде, хәзер дә шулай. Кая кирәк, шунда барам. Минем өчен акча эшләү дә беренче урында түгел иде. Беренче планда – эшкә өйрәнү, үз-үзеңне таныту, кулыңнан эш килгәнне исбатлау булды.
– Моның өчен сыйфатлы техника да кирәк бит, кыйммәтле  идеме фотоаппаратыгыз? 
– Бәясе – заводтагы 2-3 айлык хезмәт хакы иде. 
– Фотографияләрне ничек ясый идегез?
– Ул чорда «Кодак» фирмасы, төсле пленкалар чыкты. Алардан фото ясату өчен Мәскәүгә йөри башладым. Бер чемодан пленка җыя идем дә иртән самолет белән очам, кич кайтам. Бер көнне төшереп, икенче көнне әзер фотография биргәнгә кешеләр шакката иде. «Фантастика, ничек шулай була ул», – дияләр иде. Әрсезлек тә булган инде, кирәкле студиясен, кешесен дә таптым. Аралаша, килешә, ышандыра белүем бар, анысы.   
– Сез зур җитәкчеләр, президентларны фотога төшерүче буларак та танылган кеше. Моңа ничек ирештегез?
– Башта мин төрле чараларны төшердем – Чәчәкләр бәйрәмен, шәһәр көнен, Сабантуйларын, Яңа ел тамашаларын. Сорамасалар да, чакырмасалар да. Аннары оештыручылар чакыра башлады. Җитди чараларга да. Таный башладылар. 
– Башкалага да чакырганнардыр?
– Берничә тапкыр. Тик мин Чаллыны яратам. Ул мине кеше итте. Монда остардым, монда яшәдем, шушында каласым килә.
 – Сез 10 ел заводта да, фотограф та булып эшләгәнсез. Аннары кая киттегез?
– «КАМАЗ» футбол клубы белән штаттан тыш эшләдем. Алар белән төрле шәһәрләргә уеннарга йөрдем. Бер кызыклы факт. Фотографларның аппаратура, запас пленкалар салу өчен кофр дип аталган сумкасы бар – шуның яртысында фотоаппарат, яртысында пачкасы белән клубның акчасын йөртә идем. 30лап футболчы өчен кунакханә, юл чыгымнары, ашауга тотыласы сумма ул. Хәзер аңлыйм, шулкадәр ышаныч булган миңа, финанс директоры сыман булганмын икән бит! Ул вакытта самолетта тикшерүләр дә юк иде. «Ә-ә фотограф», – диләр дә, керәсең дә китәсең. Шунда мин бер сумны да үз кесәмә салмадым. 
– Күп чараларны сез еллар буе төшерәсез.
– Мин архив тупларга яратам. Изге Болгарны 15 ел рәттән төшердем. Беркемдә дә юк андый материал. Ул фотолардан альбом ясыйм.  Мамадышта инде 20 ел Питрау бәйрәмендә эшлим. Мәскәүдәге Бөтенроссия Путинны яклау комитеты (ВКПП) чараларында да фотога төшергәлим. Аның җитәкчесе Роман Путин Чаллы чараларында инде ике тапкыр катнашты.  
– Сез, гадәттә, эшләгәндә башыгызга кызыл төстәге баш киеме киясез. Бу идея каян килде?
– Төрле шәһәрләр, чараларда  эшләгәндә күзәтүемнән чыгып шулай эшләргә кирәклеген аңладым. Мин ерактан күренеп торырга тиеш.
– Спорт белән шөгыльләнәсезме?
– Фотоаппарат үзе гантель кебек, 4 кг тирәсе. Алыштырырга кирәкле объективлар салынган рюкзагымның авырлыгы 17-18 кг. Аны Сабантуйларында, шәһәр бәйрәмнәрендә һәрвакыт үзем белән йөртәм.  
– Хәзерге телефоннардагы камера да бик сыйфатлы бит, аны кулланасызмы?
– Әйе, мин берьюлы фотога да, телефон камерасына видеога да төшерәм. Заманадан калышырга ярамый. Үзем хөрмәт иткән кешеләргә видеоны шундук җибәрергә тырышам. 
– Хәзерге фотоаппаратыгыз нинди?
– Япон техникасы. 
– Кыйммәтме?
– Кыйммәт.
– Бүгенге көндә Сез кайда эшлисез?
– Мин инде 20 ел «Сетевая компания» ААҖдә штатта. Җитәкчем – Илшат Фәрдиев. Ул минем укытучы да – дипломатиягә өйрәтә, гаилә дустым да. 
– Яхшы фотограф нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
– Үз эшен яхшы белергә, вәгъдәсен тотарга, күпне күрмәскә, күрсә, дәшмәскә. 
– Киресенчә, үз сүзеңне әйтергә туры килгән очраклар да бармы?
– Дәүләт Советында сессия тәмамлангач, бөтен депутатларның урамга чыгып, бергәләшеп фотога төшү гадәте бар иде. Ул вакытта Минтимер Шәймиев Президент. Шулай бервакыт күрәм, бер депутат ямьсез баскан – пиджагы ачык, куллары җәелгән. Андый итеп төшерсәм, уртак фото беркемгә дә ярамаячагы көн кебек ачык. Аның өчен бит миңа җавап бирәсе. «Болай бармый», – дим аңа. «Ничек кирәк соң?» – ди. Бөтен җитәкчеләр карап тора. «Стой смирно», – дидем. Фотоны төшердем. Шуннан соң бераз вакыт узгач, Минтимер Шәрипович бер чарада мине танып, елмаеп: «Барыбызны да тезде бу фотограф», – диде.  


– Сезнең үз киенү стилегез бар. 
– Шулай киен дип әйтүче булмады. Үзеннән-үзе аңлашыла бит инде, әйтик, мэриягә костюмнан килергә кирәк. Шортик, спортивка, тапочкидан килгән кешене ишектән дә кертмәс идем.
– Киемне ничек сайлыйсыз?
– Авыррак сорау. Күз нәрсәгә төшә, шуны алам. Шунысын әйтә алам, образдагы төсләр җете булырга тиеш. Фигурама туры килгән киемне дә табу җиңел түгел – буем озын. Һәр чарага туры килгән киемем бар, машинада һәрвакыт запас костюмнар йөртәм.
– Кулыгызда – һәрвакыт алтын балдак. Аңа мәчет рәсеме төшерелгән.
– Мин аны 44 ел киям, салганым юк. Тарихы да бар. Инде 80-90нчы елларда ук «мэрия янында мәчет төзеләчәк» дигән сүзләр йөри иде. Мин татар кешесе бит, минем өчен дә бу бик мөһим. Кайчан башланыр икән дип уйланып йөрдем. Һәм остага заказ биреп, шушы балдакны ясаттым. Мәчет белән гел кызыксынып тордым. Урыны билгеле булгач та, беренче ташны салгач та барып фотога төшерә бардым. Шул фотоларны таныш җитәкчеләремә җибәреп, аларның күңелен «кытыклап» тордым. Соңгы 20 елда бина күтәрелгән саен, фотога төшереп, җомга көнне төрле төркемнәргә җибәрәм. 


– Хатын-кызларны фотога төшерү авырмы? «Ошамый», – дип зарланмыйлармы?
– Алар белән гел эшләмәс идем (көлә). Шунысы да бар, фотога төшергән бер хатын-кыздан да үз гомеремдә акча алганым юк. Мәктәп, балалар бакчаларына да йөрмим. Чөнки бөтен кешенең дә фотография сатып алырга акчасы булмаска мөмкин. Ә бала-чаганы төшерсәң, ул елап булса да әнисеннән алдырта. Андый эш, андый акча миңа рәхәт китерми. 
– Ә нинди  эш Сезгә рәхәтлек китерә?
– Мөмкинлеге булган кеше үзе сораса, мин бирелеп чын күңелдән эшләсәм.
–  Буш вакытыгыз булса, аны ничек үткәрәсез?
 – Диванда ятмыйм. Энекәшемә фермада ярдәм итәм. Ул үгезләр үстерә, һәрвакыт минем белән киңәшләшә. 
– Оныкларыгызга да киңәш бирәсезме?
 – Хәзерге балалар инде бөтен нәрсәне белеп туа сыман. Бәлки, шуңадыр да, алар белән сөйләшергә яратам, миңа бик кызык. Оныгым Тамерланга – 10, Раминага 7 яшь. Тамерлан инглиз телен яхшы белә, Татарстан буенча олимпиадаларда җиңә, йөзә, гитарада уйный. Рамина да йөзә, заманча бию белән шөгыльләнә. Бергәләп чаңгыда, велосипедта йөрибез. Гел «дәү әти» дип торалар. 

Фото (портрет) авторы - Антон Катушонок һәм калган фотолар шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев