Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

«Рәис Беляев миңа сирень чәчкәләрен сузды...»

Бу очрашу, мөгаен, миңа язмыш бүләге булгандыр.

Сиреньнәрнең чәчкә аткан мәле... Чаллы сиреньнәренең... Күрче, хуш исләрен  бар  дөньяга таратып, сихри көч белән үзенә тартып торалар.  Яннарына ук барып, ак, шәмәхә чәчкәләргә битемне терим. hәм озын-озак итеп сулыш алам. Күңелнең hәр почмагына үтеп, яз җитүе хакында хәбәр бирәләр. Җанны иркәләп, назлап уяталар. Рәхәәәәәт!! Ә исләре?! Башларны әйләндереп, исертеп үк җибәрә... Эх, сиреньнәр.... Бала чагымдагы кебек биш чатлысын куе куакларны аралый-аралый эзлим! Авыр тәлгәшләрен көчкә күтәреп утырган купшы чәчкәгә зур саклык белән кагылырга тырышам. Әнә бит, биш чатлысы миңа ук карап тора! Икенче тәлгәшендә дә күрәм. Өченче...  Бишлеләр шактый монда! Кояшны хәтерләткән чәчәкләрне өзәргә кыюлыгым җитми инде! Кечкенә чакта шул биш чатлысын учка җыеп тиз генә  чәйнәп  йота идек! Янәсе, бәхетле булабыз! Сиреньнәр, мин сезне шактый ашадым бит.  Ихлас hәм самими күңелемнән ышандым. Бәхетле иткәнегез өчен рәхмәтлемен!

Күңелемне биләгән хисләрдән сихерләнгәндәй, әле hаман сезнең яннан китә алмый,  басып торам. Нинди хикмәтле вә сихри сез! Күңелемнең пәрдәсен ачып, мине матурлыкны күрергә, тоярга өндисез, җанымны иләсләндерәсез. Ирексездән елмаясы, күзләрне кысып , кояшка карыйсы, аның язгы нурларында иркәләнәсе, очасы, йөгерәсе, хыялланасы, яшьлеккә таба чабасы килә! Күпме гашыйклар сезнең янда сөюләрен аңлаткандыр?! Хисләренә җавап ишетеп, мәхәббәттән башларын җуйгандыр?! Сез - илаhи манзараның чын шаhитлары булып та, мәхәббәтнең бер билгесе дә булып та хәтердә сакланасыз. 

      Якты урамнары, 
      Чәчәк бураннары , 
      Таяльян моңы китә еракка
      Чаллы сиреньнәре 
      Айлы ак төннәре
      Сөю бүләк итте йөрәккә ... 

Чаллы сиреньнәренә мәдхия язган шагыйрь Мирhади Разов белән композитор Ренат Гобәйдуллин җырын күңелемнән кабатлап Иске Чаллы буйлап атлыйм. 
Таныш урамнар, таныш сукмаклар, хәтта таныш йөзләр очраштыргалый. Яшеллеккә күмелеп, урам уртасында миләш, алма, чия үсеп утыручы шәhәрне сезнең тагын кайда күргәнегез бар? Гаҗәп бит!  Менә  шау чәчәктә утыручы кәләш - алмагач! Җирне күз явын алырлык ак таҗлары белән каплаган. Чулман ярларыннан талгын гына исеп куйган җил, тулышып утырган кәүсәләренә сак кына кагыла. Шулчак алмагач янә чәчкәләрен коя. Гүя ак кар ява өстемә. Минем чәчләрем, киемнәрем, җир янә аклыкка күмелә. Җанга нур булып яктылык иңә. Хисләргә уралып, гүзәллеккә сокланып, кояшның ягымлы нурларыннан иркәләнеп атлавымны дәвам итәм. Йөрәгем, бөтен җаным дөньяның бетмәс-төкәнмәс гүзәллеген тоеп дулкынлана. 

Чаллы урамнары! Сокланып туймаслык бит! Шәhәр белән бергә үскән бала мин. Минем хиссияти җаныма, рухыма шул киң урамнар, биек- биек йортлар, hәр агач, hәр чәчәк түтәле якын. Ак каланың  hәр җирендә камиллек, төзеклек, җанлылык hәм тереклек. Яшәгән саен сокланам, горурланам, данларга омтылам. Чулман ярларына сыенган Чаллым - минем өчен илнең әкияти бер почмагы гына түгел, килер буыннарга калачак тарихи истәлеге дә. Шәhәр төзелешендә тирән эз калдырган легендар шәхесләр- Беляев, Батенчук, Гостев, Фоменко, Табеев, Низаметдиновларның исемнәре Чаллы урамнарын бизи. Шушы шәхесләрнең берсе белән көтмәгәндә очрашу насыйп булды миңа. Күңелемдә якты эз калдырган ул очрашуны бүген дә хәтеремдә кадерләп саклыйм. 

...  Энергетик мәдәният сараена интервьюга килдем. Соңга калганчы дип, алданрак барып утыра торган гадәтем бар. Әлеге дә баягы, кеше юк дип, җырлап җибәрдем. 
- Син, сеңлем,  миңа кил әле укырга, – ди берәү, җилкәмә  сак кына кагылып. Борылып карасам - Рәис Кыямович Беляев. Кулындагы кемдер бүләк иткән сирень чәчкәләрен миңа сузды. 
- Мин Казанда укыйм болай да. Журналистикада. Газетадан килдем, материал әзерлим,- дип кыю гына  җавап бирдем, әйтерсең лә заманының оста каләмле журналисты үзем. Беренче курста белем алып, "Якты юл"да корреспондент булып эшләүче 18 яшьлек кыз бала ул чакта.

- Мин Рәис абыең. Сине мәдәният hәм сәнгать университетында күрәсем килгән иде, кызганыч, - дип куйган булды ихлас елмаеп. Шул сүзләреннән соң башым күккә тиде! Беляев үзе мине чакырды бит! Ә нинди чәчкәләрен бүләк итте?!  Язның беренче чәчкәләре! Шул тыйнак таҗлардан бөркелгән хуш ис ул вакытта да бөтен җанымны иркәләгән иде. 
- Кире уйласаң, шалтырат балам, – дип телефонын да язып бирде. Үз-үзен тотышында бернинди дә рәсмилек тә, ясалмалык та  юк. Ул миңа хәтта эчкерсез hәм гади булып күренде. 

Эх, ректор абый, нота да таный белмәгәнемне әйтергә онытканмын сезгә дип, бу очрашудан соң шактый  уйлап йөрдем. Кызганычка каршы, озак та үтми, Рәис Кыям улы вафат булды. Рухы-җаны, кылган эшләре, акыл колачы белән "дәү кешенең" китүен уйлы күңел авыр  кичерде. Кама буенда даны гасырларга җитәрлек Ак кала, исеме илгә таралган авыр йөк машиналары җитештерә торган автогигант төзелешләре башында торган, Чаллы каласында тирән эз, якты истәлеге калган әлеге шәхес турында кабат-кабат фикер йөрттем. Бу очрашу, мөгаен, миңа язмыш бүләге булгандыр. Тора-бара Рәис Беляевның Чаллы өчен нинди зур эшләр башкарганын күбрәк белдем. Ул еллардагы фидакарь хезмәтләрен санап чыгар өчен бу язмам гына җитми, әлбәттә.       

Казанда эшләп, җай чыккан саен, гүзәл Чаллысын сагынып кайтып, аның урамнарын урап, күңеленә тынычлык алып китүен, замандашлары әле дә  сагынып сөйлиләр. Миһербанлы, аяулы һәм шул ук вакытта тәвәккәл, бөркет йөрәкле булуын кемнәр генә олылап искә алмый. Кызганыч, яшьли киткән hәм миңа калса тиешенчә бәяләнмәгән җитәкчеләрнең берсе ул. Моны инкарь итүчеләр булмас, шаять. 

Фаяз Дунай истәлекләрендә шундый юллар бар: "Без яңа калабыз урамнарына, зур йортлар, яңа мәктәпләр алларына төрледөн-төрле агач-куаклар утырттык. Барыбыз да шатлар, көләчләр, хыялыйлар. Шундый өмәләрнең берсендә Рәис Беляевнең моңсу елмаеп сөйләгәне хәтергә уелып калды: Бөтен шәһәрне сад-бакчага әйләндерәбез әле. Алмагачлар, миләшләр, юкәләр, сиреньнәр, чыршы-наратлар, өрәңгеләр утыртырбыз . Безнең шәһәрдә бала-чага гына түгел, чәчәкле-чуклы, җимешле куаклар да шаулап үссен..."

Сүзләре хак килде.  Хыялы тормышка ашты. Ак калабыз җәннәт бакчаларына тиңләрлек. Чаллы язын, җәйләрен шау чәчәккә күмелә. Көзләр җиткәч агач-куаклар берсеннөн-берсе күз явын алырлык нигъмәт җимешләрен балкытып, сибелешеп утыралар. Рәис Кыямович Беляевка бүген тере hәйкәл алар. 

Ул вакыйгалардан байтак еллар узды. Мин дә инде садә яшьлегемдә түгел. Шәhәр дә үзгәрде. Хәзер ул минем яшьлектәге әле яңа күтәрелеп килә торган яшь кала түгел. Тагын да матурайган, ямьләнгән, дәрәҗәле, үз урынын тапкан, үз йөзен күрсәткән, сокландырган, горур исеме еракларга таралган Ак кала!  Олы шәхескә яраткан Чаллысының иң түрендә hәйкәл дә салынды. Минем юлым шул якка таба.     

Урамдагы могҗизалы язга сокланып, юллардан да бигрәк озын булган уйлар белән, хәтирәләргә бирелеп, Иске Чаллынының үткәнен урап кайттым. Әнә, офыкта галәм-күкнең олы бер өлешен алтын нурларга чумырып сүрән кояш баеп бара. Чаллының әкияткә тиң , кояшлы матур язы бит бу!  Ак каласын яратып таш сында Рәис Кыямович та елмая. Бүген аның hәйкәленә кемдер яраткан  чәчәкләрен куйган. Чаллы сиреньнәрен. 

Тыйнак матурлыклары белән җанны иркәләгән сиреньнәр  үзгәрмәгән... 

Лилия Хәмидуллина
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев