Рамазан ае тәмамланырга берничә генә көн калып бара. Гаеткә кадәр без нәрсә эшләп өлгерергә тиешбез?
24 майда мөселманнарга рухи пакълек биргән һәм Аллаһыга тагын да якынайткан Рамазан ае тәмамлана.
Мөселман кардәшләребез ашау-эчүдән, кирәкмәгән яман сүзләрдән һәм гамәлләрдән тыелып, төннәрен тәравих намазларын укып, Рамазан аен Аллаһ кушканча уздырырга тырышты.
“Сәләх” мәчете имам хатибы, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге баш белгече Тимергали хәзрәт ЮЛДАШЕВ белән Рамазан аеның соңгы көннәре һәм ураза гаете турында сөйләштек.
– Рамазан ае тәмамланырга берничә генә көн калып бара. Гаеткә кадәр без нәрсә эшләп өлгерергә тиешбез?
– Фитыр сәдакасын бирүне бик соңга калдырмаска тырышыгыз. Ул гаеткә кадәр биреп бетерелергә тиеш. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.с) фитырны гает намазына барганда бирә торган була. Фитыр сәдакаларын мәчетләр дә җыя. Без ул акчаны мохтаҗларга алып барып бирәбез. Шуңа да сәдаканы иртәрәк бирү хәерлерәк, аны гаеткә кадәр иясенә тапшырырга тиешбез. Бу сәдаканың төп хикмәтләренең берсе – гает бәйрәменә мескеннәрне сөендерү. Фитырны мохтаҗ мөселман кешесенә бирү дөрес. Аны мәчет яки мәдрәсә кирәк-яракларына тотарга ярамый. Быелгы фитыр күләме 100-600 сум итеп билгеләнде. Үз мөмкинлегеңә карап бирәсең. Әмма мөмкинлегең булып та бирмәсәң, гөнаһлы буласың. Фитыр сәдакасын бирүнең тагын бер максаты – уразаңның уразадан китүе, ягъни аның тулысынча кабул булуына ирешергә тырышу. Фитыр бирелмәсә, уразаң җир белән күк арасында кала дигән гыйбарә бар.
– Сүз уңаеннан фидия сәдакасы турында да аңлатып китсәгез иде. Анысын кем бирергә тиеш?
– Хроник авырулары, дәвалап бетереп булмый торган чире булу сәбәпле ураза тота алмаган кеше, сәламәтлеге белән бәйле рәвештә, аны казага да калдыра алмый һәм моның өчен ул фидия бирергә тиеш була. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте фидиянең күләмен быел бер көнен 200 сум дип билгеләде яки бер мескенне ашатырга тиеш буласың. Уразага кермәүләрен кайберәүләр, көне буе чәй эчми тора алмыйм яки ашамый-эчми торам, тәмәке тартмыйча булдыра алмыйм дип аңлата. Рамазан ул нәфесеңне тыеп тору ае. Бу кешеләр өстеннән фидия төшми.
– Ураза гаетенә ничек әзерләнергә?
– Быел гает намазы мәчетләрдә укылмый, әмма ул барыбер бәйрәм булып кала. Элекке еллардагыча мунча кереп, чиста матур киемнәрне киеп, иртән торгач та берәр баллы әйбер кабып кую хуплана. Бу көнне тәмле ризыклар пешерелә, якыннар белән күрешәсең, туганнарның хәлләрен белешәсең, балаларны күтәнәчләр белән куандырасың.
– Рамазан ае тәмамланса да, бу айдагы матур гадәтләрне дәвам итәргә тырышасы иде.
– Аллаһы Тәгалә фарыз кылган һәр гыйбадәт билгеле бер максатка ия. Рамазан аенда кеше нәфесен тыярга, сабыр булырга өйрәнә. Гайбәт сүзләр сөйләүдән туктый, начар уйлардан арына. Менә шушы гадәтләребезне алга таба да саклап калырга омтылыйк. Рамазан аен үзенә күрә бер мәдрәсә дип атыйбыз, шунда алган “белемнәребезне” югалтмаска иде. Аннары безнең арада намаз укымаса да, ураза тотмаса да, Рамазан аена хөрмәт белән карап, аракы эчүдән тыелып торган кешеләр бар. Бу айда тыелып торган икән, димәк, ул үзен җиңә алды дигән сүз. Калган унбер айда да нишләп әле үзендә шуңа көч тапмаска. Бер кешене беләм, ул сүгенергә ярата иде. Рамазан аена кергәч, ураза тота башлады, сүгенмәскә өйрәнде. Үзе дә шаккатты: сүгенмичә дә сөйләшеп була икән, диде. Кызганыч, Рамазан аенда намаз укып, ай тәмамлангач, аны укымый башлаучылар да бар. Югыйсә бу ай безгә үзебезне тәрбияләү, яхшы гадәтләр булдыру өчен бирелгән. Рамазан аенда гөнаһтан тыелып, ай тәмамлангач кире гөнаһка кайту – мәдрәсәдә белем алмадың булып чыга. Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны кабул итеп гөнаһларыбызны кичерсен һәм киләсе Рамазан аена кадәр игелекле гамәлләр кылырга ярдәм итсен!
Чыганак: Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев