Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рамазан аеның башлануы

Бүген жомга кич белән айны күзәтәчәкләр. Әгәр дә яңа туган айны күрсәләр, шимбә уразаның беренче көне була. Әгәр туган айны күрмәсәләр, уразаның беренче көне якшәмбе булачак.

Абдуллаһ ибне Гомәр (радыйаллаһу ганһу) тапшырган хәдистә Аллаһның Рәсүленең (салләллаһу галәйһи вәссәлам) шундый сүзләре китерелә: «Ай егерме тугыз көннән (тора). Яңа туган айны күрү белән ураза тота башлагыз, яңадан яңа туган айны күргәч, Ураза гаетен бәйрәм итегез. Әгәр дә инде сез яңа туган айны күрә алмасагыз, аның тууын ачыклап билгеләгез».

Бу хәдистән ачыкланганча, рамазан аеның башлануы һәм тәмам булуы – яңа туган айны күзәтү белән билгеләнә.

Рамазан ае бәрәкәтле, хәерле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев