Рамил Галимҗанов: «Мин сүзсез! Нәрсә әйтергә дә белмим»
Яңалыклар тасмасы

Рамил Галимҗанов: «Мин сүзсез! Нәрсә әйтергә дә белмим»

Бүген иртән Эльмира Сөләйманова вафат булу хәбәре җырчыны белгән һәркемне тетрәндерде.

Бик күп еллар Эльмира Сөләйманова белән дуэт җырлаган Рамил Галимҗановка шалтыратып кайгысын уртаклаштык.
- Мин сүзсез! Нәрсә әйтергә дә белмим. Эльмира бик кешелекле, ачык күңелле кеше иде. Дуэтлар башкардык, бик күп еллар концертлар куйдык. Аның белән җырлавы, эшләве рәхәт иде. Тавышлар да, энергетика да туры килә иде,- дип искә алды иҗатташ дусты.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев