Рамил Хисмәтуллин: «Келәмгә бүләк өчен түгел, матур көрәш күрсәтергә чыгалар» - ФОТОЛАР
Сабан туе алдыннан спортчыларның әзерлеге нинди? Без көрәш федерациясенең башкарма директоры Рамил Хисмәтуллин белән әңгәмә кордык.
Көрәш – ул халыкның яшәү көчен, батырлыгын, көдрәтен күрсәтә торган спорт төре. Татарлардагы көрәш рухы бервакытта да югалмаган. Төрле бәйрәмнәрдә, җыеннарда, сабантуйларда бил алышу, көрәшү традицияләре буыннан-буынга күчеп, бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән. Нәкъ менә көрәш, көрәш рухы халкыбызны саклап калган да инде. Бүгенге көндә милләтебезнең йөзек кашы булган татар көрәше буыннан буынга тапшырылучы изге ядкарь. Ул халкыбызны дөньяга танытыр өчен дә, кемлегебезне күрсәтер өчен дә, дөньяның төрле почмакларында сибелеп яшәүче татараларыбызны берләштерү өчен дә хезмәт итә.
Чаллыда татарча көрәш белән шөгыльләнүчеләр күпме соң? Аның киләчәге бармы? Гомумән, милли бәйрәмебез Сабан туе алдыннан спортчыларның әзерлеге нинди? Бу һәм башка сорауларга көрәш федерациясенең башкарма директоры Рамил Хисмәтуллин белән әңгәмә кордык.
– Иң элек татарча милли көрәшнең тарихы тукталып үтик әле. Чаллыда ул кайчан тамыр җибәрде?
– Аның аерым бер датасы юк. Китаплардан укысак, тарихка күз салсак, 19нчы гасырда ук көрәшкәннәр. Әйтергә кирәк, аның тамырлары шуннан ук килә. Шулай ук көрәш түгәрәкләре «Тәүбә» мәчете каршында да эшләп килгән. Анда да мөселманнар бик теләп бил алышканнар.
Инде профессиональ көрәшкә килгәндә, Чаллыда аңа 22нче мәктәп базасында нигез салынган дип әйтергә була. Без монда 1974-1975нче елларны күздә тотабыз. Биредә армиядән яңа гына кайткан, ул вакытта яшь, энергиясе ташып торган Рәкыйп Фәйзуллин көрәш буенча шөгыльләнүләр башлап җибәрә. Аңа башкалар да кушыла. Әле шунысы да бар: Рәкыйп Фәйзуллин 1984 елда Чаллыда Автозавод районының абсолют җиңүчесе булып та кала. Шул елларда ук көрәш буенча беренче секцияләр эшләп китә.
Шуны да искәртеп узарга кирәк, 60нчы елларда тулы куәткә төзелә торган ЗЯБ заводы территориясендә дә берничә актив ир-ат көрәш белән шөгыльләнү өчен махсус зал да булдыралар. Хәтта тренировкаларга кирәкле тимер җиһазларны эретеп ябыштырып, үзләре үк ясап куялар. Шул вакытта комбинат директоры Марат Бибишев мондый цех барлыгын белеп, хәзерге «Витязь» спорт комплексын төзү турында карар чыгара. Ул аны өч этапка бүлеп башкара: башта кече зал, аннары кереп-йөрү урыны, соңыннан трибуналар белән олы зал барлыкка килә.
– Шәһәребездә спорт төре буларак көрәшне үстерү өчен нинди чаралар үткәрелә? Көрәш белән кайда шөгыльләнергә мөмкин? Нинди секцияләр, түгәрәкләр эшли?
– Чаллыда татарча көрәш федерациясе үз эшчәнлеген алып бара. Аннары һәр эшнең башлангычында бу эшкә җаны-тәне белән бирелгән, оештыру осталыгы булган, балаларны чын күңелдән яраткан, аларның киләчәге өчен янып-көеп йөргән кешеләр булуы шарт. «Профит» компанияләр төркеме генераль директоры Марсель Мингалимов Чаллыда татарча көрәшне генә түгел, грек-рим, билбаулы көрәш ярышларын да үстерүгә әйтеп бетергесез өлешен кертә. Ул спортның бүгенге көндә яшьләрне бергә туплаучы, аларның ихтыяр көчен, тырышлыгын формалаштыручы иң үтемле чара икәнен аңлап, көрәш бәйгесен уздыруны үз контроленә ала. Аның ярдәме белән күп ярышлар уздырыла.
Ә инде махсус мәйданчыклар турында әйтсәк, көрәш белән төп шөгыльләнү урыны – ул «Витязь» спорт мәктәбе. Моннан тыш шәһәрнең 2нче һәм 54нче гимназияләрендә, Гали Акыш исемендәге 84нче лицейда, 62нче, шулай ук 52нче мәктәпләрдә дә көрәш түгәрәкләре эшли. Биредә тренерлар да бар, яшүсмерләргә барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Тик саннарга килгәндә, Чаллыда татарча көрәш белән 200ләп бала гына шөгыльләнә. Мактанырлык түгел, әлбәттә, Чаллы хәтле Чаллы өчен бу бик кечкенә сан. Тик көрәшнең киләчәге өметле. Чөнки Россиянең татарлар яши торган төбәкләрендә дә татарча көрәш торган саен ныграк популярлаша бара. Татарстан буенча, Россия күләмендә чемпионатлар уздырыла. Ул чемпионатларда йөзләгән, меңләгән көрәшчеләр катнаша.
– Чаллы көрәшчеләренең горурланып сөйләрлек нинди уңышлары бар? Легендар көрәшчеләребезне дә атап китсәгез иде. Яшьләргә кемне үрнәк итеп куясы?
– Герой-шагыйрь Муса Җәлил призына оештырылган көрәш буенча республика бәйгесендә соңгы 5 елда Чаллы командасы призлы урыннан төшкәне юк. Шулай ук Татарстан беренчелегенә уздырылучы ярышларда да без беренче өчлектә.
Тагын бер сөенечебез, быел Актанышта Татарстанның беренче Президенты кубогына төбәкара милли көрәш бәйгесендә Чаллы командасы беренче тапкыр җиңүче һәм төп кубокка ия булды. 23 елга беренче тапкыр! Ярышларда 2007-2009 елгы яшүсмерләр катнашты. Барлыгы келәмдә республиканың 47 районыннан 370 спортчы бил алышты.
Легендар көрәшчеләребезгә килгәндә, Раббани Шәриповны әйтергә кирәк. Раббани ага – милли көрәш буенча күп тапкырлар РСФСР, Татарстан АССР чемпионы булган олпат шәхес. Шулай ук милли көрәш буенча РСФСР спорт мастеры, Татарстанның атказанган спорт мастеры. Бүгенге көндә Тукай районы Иске Абдул авылында гомер кичерә.
Аннары Нәгыйм Мөҗәһитов (ул автобус шоферы булуына карамастан, көрәштә биек үрләр яулаган шәхес), Василий Николаев (тимерләр, авыр герләр күтәрүче), шулай ук Рәкыйп «Копченый» Хәмитовны да атап үтәргә кирәк. Әмма бу спортчылар арасында да иң-иңе бар, ул да булса – Айрат Гыйлаев. Аның җиңүләрен, ул яулаган үрләрне санап та, әйтеп бетереп тә булмас! Аның исеме дә көрәш тарихына алтын хәрефләр белән язылган. Айрат Гыйлаев – көрәш буенча республика һәм Россиянең күп тапкырлар чемпионы, атказанган спорт остасы, билбау көрәше буенча дөнья чемпионы, грек-рим көрәше буенча спорт остасы. Күп Сабантуйлары батыры, каһарман шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» республика газетасы тарафыннан гамәлгә куелган татарча көрәш турнирында иң күп тапкыр җиңү яулаган көрәшчесе дә ул. Бүгенге көндә дә Айрат Гыйлаев актив спорт тормышы белән яши. Ул спортзалга еш килә, ярышларда хөкемдар буларак катнаша, яшьләргә үзенең киңәшләрен бирә.
– Республикабыздан тыш тагын кайсы җирлекләрдә көрәшкә зур игътибар бирелә? Безнең төп көндәшчеләребез кемнәр?
– Оренбург, Самара, Әстерхан якларына барып, көрәш ярышларында катнашкан бар. Аннары Мәскәү Сабан туенда да милли көрәш ярышлары бик киеренке уза. Әйтик, Чаллы Сабан туеның абсолют җиңүсе һәр елны анда катнаша. Бу үзеңне тагын бер тапкыр күрсәтү, таныту өчен бик яхшы мөмкинлек.
Республикада көчле командалар бар, алар арасында Лаеш, Теләче, Чаллы, Казан, Әлмәт, Балтач, Кукмара командалары. Җиңү өче бары тик шөгыльләнергә, актив спорт белән яшәргә, дөрес тукланырга, начар гадәтләргә бирелмәскә кирәк. Синең тырышлык һичшиксез югары бәяләнәчәк.
– Көрәшне популярлаштыру өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?
– Күбрәк сөйләргә һәм күрсәтергә. Хәзер яшьләр «интернетта утыра» дибез. Шул ук социаль челтәрләрдә көрәш турнирлары хакында, түгәрәкләр турында күбрәк мәгълүмат таратырга кирәк. Безнең максат шундый. Әйтик, «Шәһри Чаллы» газетасында көрәшкә багышланган махсус рубрика булдырылып, җиңүләребез турында тулы итеп яктыртылып бара. Аннары аны ничәчә-ничә кеше сайттан, социаль челтәрләрдән укый. Димәк, безне күрәләр, безнең эшне бәялиләр. Шул рәвешле көрәшкә тартылучы яшьләр дә күбәеп китә.
Шулай ук шәһәребез урамнарында көрәш батырлары белән олы баннерлар ясыйбыз. Бу да мотивация өчен эшләнелә. Аны спортчының сыйныфташы, туганы, дусты күрә, мессенджерлар аркылы бер-берсенә җибәрә башлыйлар, горурланалар.
– Сабантуйларга әзерлек ничек бара?
– Милли бәйрәмебезгә әзерлек ел буе дәвам итә. Спортчыларыбыз кайда, нинди хаталар ясаган, шуларны төзәтеп, үз өсләрендә тулы эшчәнлек алып баралар. Бүгенге көндә исә тулы куәткә 17 июньдә узачак Чаллы Сабан туена әзерлек бара. Быелгы ярышларда без җиңелгән көрәшчеләргә дә татарларның милли баш киеме саналган түбәтәйләр бүләк итәчәкбез. Призлар да саллы гына. Зурлар арасында беренче өчлектә калган көрәшчеләргә 60, 40, 30 мең сум акча тапшырылачак. Яшүсмерләр арасында бу сумма – 20, 15, 10 мең сум. Күркәм традиция буенча абсолют батырга автобиль әзерләнгән. Әйтергә кирәк, Чаллыдагы Сабан туена Лаеш, Теләче, Әлмәт, Алабуга, Минзәлә, Мөслим, Актаныш районнары, Казаннан, шулай ук Оренбург, Самара өлкәләреннән күп кенә көрәшчеләрнең килүен көтәбез. Көрәш бик кызыклы булачак.
Чаллыда кемнедер кертеп, кайсыдыр спортчыны ярышлардан калдырып, яисә бөтенләй бүләк бүлешеп йөрү дигән нәрсә, гомумән, юк! Спортчы келәмгә чыгып, гадел һәм матур көрәш күрсәтергә тиеш. Без бары тик гаделлек ягында. Хөкемдарларга килгәндә, төп судья Марат Галиев, аның урынбасарлары Айдар Нәҗмиев белән үзем булачакмын. Илнур Хәйбуллин секретарь булачак. Моннан тыш хөкемдарлар арасында танылган тренерлар-спортчылар Ренат Әхмәтшин, Айнур Шәйхетдинов, Айнур Гәрәев, Ирек Зәһриев кебекләр булачак. Шулай ук Зәй, Минзәлә, Актаныш һәм Алабугадан да килгән хөкемдарлар булачак. Бу барысы да көрәш гадел булсын өчен эшләнелә.
Бүгенге көндә зурлар арасында көрәштә 130лап спортчы катнашыр дип көтелә. Чаллыдан абсолют батыр исеменә Азат Габдрәшитов (85 килограмм авырлыкта көрәшүче), Илнар Галиев (90 кг), Элдар Хәмитов (100 кг), Рәнис Гыйләҗетдинов (130 кг) көрәшергә мөмкиннәр. Тик ничек була инде. Әйтик, 2015 елда Теләчедән Раил Нургалиев абсолют батыр булып калган иде. Чаллы аны кабул итмәде, трибуналар шаулады дип әйтә алмыйм. Гадел көрәш булды ул, безнең башкача була алмый. Шуңа да, форсаттан файдаланып, барлык шәһәрдәшләрне Сабан туена Мәйданга – көрәш келәменә чакырып калам.
Халкыбыз күңелләренең иң нечкә кылларын тибрәтүче, җанга җылы бирүче милли бәйрәмебез якынлаша. Көрәшчеләребезгә чыдамлык, җиңүгә омтылуда үҗәтлек, тырышлык һәм зур уңышлар телик!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев