Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рәмзия ЗАКИРОВА: «Укучыларым миңа картаерга ирек бирми»

Педагоглар династиясен дәвам итүче укытучы белән җылы әңгәмә.

Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатның тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Рәмзия Закирова – укытучылар династиясен дәвам итүче.

Педагоглар нәселеннән
Ул милләтебезгә академиклар Фаяз Хуҗин, Мансур Хәсәновны биргән Зәй районы Бигеш авылында, укытучылар гаиләсендә туып-үскән. Әнисе Рәзимә – рус теле укытучысы, заманында Фаяз Хуҗинның сыйныф җитәкчесе булган. Әтисе Рәхмәтулла – физика-математика укытучысы, Бигештә мәктәптә 15 ел, аннары 18 ел балалар йортында директор булып эшләгән. Алар фәннәрне оста итеп укытып кына калмаганнар, укучыларының ата-аналары кебек якын кешегә әйләнгәннәр. «Әти-әниемнең мәктәптә «яшәүләре» күп вакыт ачуны китерә иде, шуңа күрә укытучы булу теләге бер дә булмады... Ләкин бу һөнәргә мәхәббәт кан һәм геннар аша күчте ахрысы. Без өч бала да педаогогия институтын тәмамладык. Апам Розалия Нигьмәтуллина укытучы булып эшләп кенә калмады, дәреслекләр дә язды. Ул рус телле балалар өчен «Урысча да яхшы бел, татарча да яхшы бел» дигән дәреслек чыгарды. Үзем Казан Дәүләт педагогия институтының чит телләр факультетын тәмамлап, инглиз теле укытучысы булдым. Педагогик стажым 30 елдан артып китте. Энем дә Алабуга педагогия институтын тәмамлады, ул – эшмәкәр. Әнинең сеңлесе белән ире дә, апамның ике кызы да укытучылар. Безнең династиянең гомуми стажы 150 елдан артып китә», – диде ул. 

«Татар телендә сөйләшү безгә рәхәтлек бирә»
Рәмзия ханым хезмәт юлын ЖЭКта педагог-оештыручы булып башлап җибәрә. Шулай фатирлы була. Аннары 48нче мәктәптә татар теле һәм инглиз теле укыта. Ул татар теле һәм әдәбиятын бик ярата. Татар теленә мәхәббәтне татар мохитендә, тәрбия эшләре аша уяту күпкә нәтиҗәле дип саный. 1997 елда шәһәрдә татар телендә укыта торган Г.Акыш исемендәге лицей-интернат ачыла. Илдар Яруллинны директор итеп куялар. «Без 48нче мәктәптән бер төркем укытучылар шунда күчтек. Татар телендә сөйләшү безгә рәхәтлек, күңелгә тынычлык бирә», – ди. 

– Татар теленә мәхәббәт беренче чиратта гаиләдә башланырга тиеш. Аннары ул милли мохите булган балалар бакчасында, мәктәптә дәвам итә. Бездә татар мохите өстенлек итә, тәрбиягә игътибар зур. Лицейда тыйнак, сабыр, иманлы балалар күп. Ялгышып килгән кешеләр: «Сездә бигрәк тыныч, мәктәпкә охшамаган», – дип сокланып китәләр. Лицей-интернатта тәрбия эшләре татар телендә алып барыла. Төрле проектлар гамәлгә ашырыла, укучылар өчен мавыктыргыч чаралар, күренекле шәхесләр белән очрашулар үткәрелә. «Авыл онлайн» проекты кысаларында балалар әби-бабалары яшәгән авылларның тарихларын өйрәнеп, презентация ясадылар. Чаллының күренекле хатын-кызлары язмышларын өйрәнеп, китап чыгардык, – дип сөйли Рәмзия Рәхмәтулловна.
– Былтыр «Мөһим темага сөйләшүләр» («Разговоры о важном») дигән сыйныф сәгатьләре кертелгән иде. Моны күп укытучылар өстәмә эш дип кабул итте, – дим язмам героена. – Мин моны балаларны ватанпәрварлык рухында тәрбияләүдә роле зур дип саныйм. Ул дәресләрдә пионер, комсомол чорларының чаткылары күренә. Мин үзем сыйныф сәгатендә башта Россия тарихы турында сөйлим, 10 минутын Татарстан тарихына багышлый идем, – диде ул. 
Тәҗрибәле укытучы ел саен балалар һәм ата-аналарның үзгәрүе турында да сөйләде. «Ата-аналарның кайберләре лицей таләпләре белән риза түгел. Кайберләре балалар фикере белән эш итеп, хокукларын арттырып җибәрәләр, үзләренең ата-ана бурычлары арткы планга кала. Алар фикеренчә, гел мәктәп, укытучы гына тиеш... Бәхәсләр туа, әмма без уртак фикергә килеп, мәсьәләне урында хәл итәбез», – ди ул.

Шәһәрнең күп мәктәпләренә укытучылар җитми. Рәмзия Рәхмәтулловнадан бу мәсьәлә буенча да фикерен сорадым. 
– Әлеге проблеманы һәр мәктәп үзенчә хәл итәргә тырышырга тиештер. Бездә тәҗрибәле укытучы Галия Даниленко, мәсәлән, үзенең химия фәненә укучысында мәхәббәт тәрбияли алды. Аның укучысы Камилә Хәкимуллина педагогия институтын тәмамлап лицейга эшкә кайтты. Аллаһка шөкер, тырышып, һөнәрен яратып эшләп йөри. Хезмәт хакының аз, кәгазь, отчет эшенең күп булуы исә РФ Хөкүмәте тарафыннан хәл ителергә тиешле мәсьәләләр. Дәресләр алып бару өстенә сыйныф җитәкчесе эшләре дә өстәлә бит әле. Сыйныф җитәкчесенең җаваплылыгы зур, кәгазь эше, отчетлары күп. Шунлыктан педагогия уку йортларын тәмамлаган яшь белгечләр мәктәптә эшләгәнче репетиторлык белән шөгыльләнүне өстен күрәләр, – диде ул. – Мин укытучы һөнәренә, татар теленә, туган якка мәхәббәт тәрбияләгән өчен әти-әниемә рәхмәтле булып яшим. Килер бер көн, эштән китәр вакыт җитәр. Шул көнне төнлә уйлап ятам. Нишләрмен икән дим. Бәлки лицейда музей ачармын дим, башка төрле уйлар килә. Мин үз эшемне яратам, укучыларым миңа картаерга ирек бирмиләр. Бүгенге көндә 4нче директор белән эшлим. Аллаһка шөкер, барысы да әйбәт булды. Фирдүсә Әюпова – алдан күрә белә торган, татар телен, мәдәниятен ярата торган җитәкче. Безнең коллективта кадрлар кытлыгы юк. Кияүгә чыгып яисә өйләренә якын мәктәпкә күчеп киткән кешеләр дә кире кайта. Без тату гаилә кебек эшлибез, яшибез. 

«Балаларым чит илләрдән сагынып кайттылар»
Гаиләңдә укытучы һөнәренең нечкәлекләрен аңламасалар, мәктәптә эшләп булмыйдыр ул. 
– Иптәшемнең әти-әниләре дә укытучылар. Ирем Шамил Казан Дәүләт Авиация институтын тәмамлаган инженер. Йөк машиналарының двигательләре белән эшли, моторист. Ул хезмәтемне аңлап кына калмый, даими ярдәм дә итә, Аллаһка шөкер. Чаралар үткәргәндә киемнәр, кирәк-яраклар табарга булыша. Без саф татарча сөйләшә торган гаилә, балаларыбыз да татарча сөйләшә. Туган телебезне яраталар, хөрмәт итәләр. Бер яшен тутырган оныгыбыз да татарча сөйләшә, – ди Рәмзия ханым.

Закировларның кызлары Айгөл Казан Дәүләт химия-технология институтын тәмамлап, техник фәннәр кандидаты дәрәҗәсенә ирешкән. Берлинда укып кайткан. Аның анда ВУЗда укытучы булып эшләү мөмкинлеге дә булган. Тик әти-әнисен, татарча сөйләшүне сагынып, елап Татарстанга кайткан.
Уллары Рамил Закиров – җырчы. Ул да Америкага эшкә киткән җиреннән әти-әнисен, туган ягын, туган телен сагынып кайтып, апасы кебек үк гаиләсе белән Казанда яши. Үз эшен ачып җибәргән. Рамилнең 2 яшь ярымлык кызы Амилә дә татарча сөйләшә, «Алмагачлары» җырын җырлап әби-бабаларын сөендерә. «Оныкларымның татарча сөйләшүе туган телгә мәхәббәтнең гаиләдән башлануына тагын бер дәлил», – ди Рәмзия ханым. 

Фото шәхси архивтан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

23

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев