Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ра­шат Фәй­зе­рах­ма­нов: “Ан­да мил­ли мә­дә­ни­ят чә­чәк ата”

Чал­лы та­тар дә­ү­ләт дра­ма те­ат­ры­ның бер төр­кем ар­тист­ла­ры Төрк­мән­с­тан­нан кайт­ты­лар. Алар Аш­ха­бад­та уз­ган "Бә­хет­ле чор­ның те­ат­раль сән­га­те" дип исем­лән­гән дөнь­я­кү­ләм фес­ти­валь­дә кат­наш­ты­лар. Бу уңай­дан те­атр­ның ди­рек­то­ры, Рос­си­я­нең һәм Та­тар­стан­ның ат­ка­зан­ган мә­дә­ни­ят хез­мәт­кә­ре Ра­шат Фәй­зе­рах­ма­нов үзе­нең тә­э­сир­лә­ре бе­лән ур­так­лаш­ты. - Чит ил­ләр­гә чы­гып гыйб­рәт ал, ди­ләр. Ра­шат Фә­ес­ха­но­вич, труп­па­гыз бе­рен­че тап­кыр...

Чал­лы та­тар дә­ү­ләт дра­ма те­ат­ры­ның бер төр­кем ар­тист­ла­ры Төрк­мән­с­тан­нан кайт­ты­лар. Алар Аш­ха­бад­та уз­ган "Бә­хет­ле чор­ның те­ат­раль сән­га­те" дип исем­лән­гән дөнь­я­кү­ләм фес­ти­валь­дә кат­наш­ты­лар. Бу уңай­дан те­атр­ның ди­рек­то­ры, Рос­си­я­нең һәм Та­тар­стан­ның ат­ка­зан­ган мә­дә­ни­ят хез­мәт­кә­ре Ра­шат Фәй­зе­рах­ма­нов үзе­нең тә­э­сир­лә­ре бе­лән ур­так­лаш­ты.

- Чит ил­ләр­гә чы­гып гыйб­рәт ал, ди­ләр. Ра­шат Фә­ес­ха­но­вич, труп­па­гыз бе­рен­че тап­кыр ерак ил­ләр­дән сә­фәр­дән кайт­ты. Тө­рек­мән­с­тан нәр­сә­лә­ре бе­лән йө­рә­ге­гез­гә уе­лып кал­ды?

- Чал­лы та­тар дә­ү­ләт дра­ма те­ат­ры Ка­зан­да уза тор­ган "Нә­ү­рүз" ха­лы­ка­ра фес­ти­ва­лен­дә да­и­ми кат­на­шып кил­сә дә, чит ил­гә без бе­рен­че мәр­тә­бә чык­тык. Оны­тыл­мас­лык ха­ти­рә­ләр кал­дыр­ган фес­ти­валь­гә ба­рыр­га мөм­кин­лек ту­дыр­ган өчен Та­тар­стан Мә­дә­ни­ят ми­нис­тр­лы­гы­на рәх­мәт­ле­без. Тә­э­сир­лә­ре­без чик­тән аш­ты. Бе­рен­че чи­рат­та, бар­лык йорт­лар­ның ак мәр­мәр бе­лән тыш­ла­нуы га­җәп­лән­дер­де. Би­ре­дә Тө­рек­мән­с­тан Пре­зи­ден­ты Гур­ба­нуг­лы Бер­ды­мө­хә­мә­дов­ка хөр­мәт зур. Урам­нар­га, дә­ү­ләт уч­реж­де­ни­е­лә­ре­нә, ки­бет­ләр­гә - бө­тен җир­гә аның фо­то­сы элен­гән. Эш­чән­ле­ген мил­ли мә­дә­ни­ят, сән­гать үсе­ше­нә, ха­лык тор­мы­шын ях­шыр­ту юнә­ле­шен­дә алып бар­га­ны өчен яра­та­лар, хөр­мәт итә­ләр аны.

- Без­дә­ге ке­бек Тө­рек­мән­с­тан­ның да төп бай­лы­гын нефть, газ чы­га­нак­ла­ры тәш­кил итә. Әле­ге та­би­гать бү­лә­ге нин­ди мак­сат­лар­га са­рыф ите­лә. Ха­лык­ның тор­мыш-көн­кү­ре­ше ка­нә­гать­лә­нер­лек­ме?

- Бик урын­лы со­рау. Әле­ге ре­сурс­лар­ның күп өле­ше ха­лык­ның тор­мы­шын ях­шыр­ту, шә­һәр, дә­ү­ләт үсе­ше өчен то­ты­ла. Ан­да то­рак-ком­му­наль хез­мәт­ләр өчен бө­тен­ләй тү­лә­ми­ләр ди­яр­лек. Бер дол­лар 2.86 ма­нат­ка ти­гез. Би­ре­дә ев­ро, сум да юк, әй­лә­неш­тә фә­кать үз ак­ча­ла­ры гы­на. Ма­ши­на­сы бул­ган һәр ке­ше­гә елы­на 750 литр буш­лай бен­зин би­рә­ләр. Утыз ел­га про­цент­сыз кре­дит алып, то­рак шарт­ла­рын ях­шыр­тыр­га бу­ла. Бюд­жет өл­кә­сен­дә эш­лә­сәң, аның яр­ты­сын хө­кү­мәт тү­ли. Җә­мә­гать тран­с­пор­тын­да йө­рү бә­я­се, без­нең ак­ча­га кү­чер­сәң, ни­ба­ры 2 сум. Мә­дә­ни­ят учак­ла­ры, бер­сен бер­се ка­бат­ла­мый тор­ган ар­хи­тек­ту­ра һәй­кәл­лә­ре бу­лып, шә­һәр­не би­зәп то­ра. Парк­лар­да, урам­нар­да, мә­дә­ни­ят уч­реж­де­ни­е­лә­ре янын­да тәү­лек буе фон­тан­нар эш­ли. Төн­ге шә­һәр за­ман­ча ил­лю­ми­на­ция ут­ла­ры­на кү­ме­леп уты­ра. Ке­ше­ләр яши тор­ган йорт­лар мах­сус як­тырт­кыч­лар бе­лән би­зәл­гән. Алар бер ми­нут­та өч төр­ле төс­кә ке­рә­ләр. Би­ре­дә электр энер­ги­я­се өчен ха­лык ак­ча тү­лә­ми. Бар­лык чы­гым­нар­ны дә­ү­ләт кап­лый.

- Урам­нар­да яшел­лек күп­ме?

- Ме­нә аны­сы юк. Аның ка­ра­вы, Иран­нан кай­та­рыл­ган агач­лар­га игъ­ти­бар зур. Мә­сә­лән, Аш­ха­бад­та һәр агач­ка җа­вап­лы ке­ше бил­ге­лән­гән. Ул аны ка­дер­ләп үс­те­рә. Ан­да ял­гыш кы­на агач кис­кән ке­ше­не дә җа­вап­ка тар­та­лар.

- Рос­си­я­дә төп бә­ла юл­лар, ди­ләр. Ан­да да бу проб­ле­ма бар­мы?

- Тө­рек­мән­с­тан­да юл­лар бик ях­шы. Ан­да чо­кыр-ча­кыр тү­гел, хәт­та ас­фальт­ның тыр­нал­ган җи­ре дә юк. Биш көн тор­дык, шул ва­кыт эчен­дә бер ма­ши­на-тран­с­порт һә­ла­кә­те дә күр­мә­дек. Урам­нар чис­та, кән­фит кә­га­зе тү­гел, чәч бөр­те­ге дә тап­мас­сың. Тук­та­лыш­лар­ның ише­ге ябык. Ике те­ле­ви­зор, ял поч­ма­гы, кон­ди­ци­о­нер ку­ел­ган. Кыс­ка­сы, ан­да ба­ры­сы да ха­лык өчен. Ил­дә ты­ныч­лык хө­кем сө­рә, ур­ла­шу, та­ла­шу, тә­мә­ке тар­ту ке­бек ямь­сез кү­ре­неш­ләр дә юк.

- Чит ил­ләр­дән ки­лү­че­ләр­гә мө­нә­сә­бәт нин­ди?

- Ку­нак­лар­га да хөр­мәт зур. Рос­си­я­ле­ләр өчен мах­сус ба­зар бар, ан­да җи­ләк-җи­меш, ки­ем-са­лым һәм баш­ка ки­рәк-ярак­лар са­ты­ла. Ба­ры­сы да үз­лә­ре­не­ке. Ае­ру­ча тек­стиль сә­нә­га­те үсеш­тә. Бү­ген­ге көн­дә би­ре­дә 20дән ар­тык тек­стиль фаб­ри­ка­сы бар. Ки­ем-са­лым, урын-җир ки­рәк-ярак­ла­рын, сөл­ге­ләр­не үз­лә­рен­дә җи­теш­те­рә­ләр. Ан­да мәк­тәп уку­чы­ла­ры ба­ры­сы да бер­төс­ле ки­ен­гән: кыз­лар озын күл­мәк­тән, ма­лай­лар кос­тюм-чал­бар­дан. Яшь­ләр­нең ба­шын­да мил­ли баш ки­ем­нә­ре. Тө­рек­мән те­ле ге­нә дә­ү­ләт те­ле бу­лып са­на­ла. Аны бар­лык мил­ләт вә­кил­лә­ре ка­мил бе­лә. Мон­нан тыш, ба­ла­лар фар­сы, инг­лиз, тө­рек тел­лә­рен, ә урыс тел­ле уку­чы­лар прог­рам­ма ни­ге­зен­дә урыс те­лен өй­рә­нә­ләр.

- Тө­рек­мән­с­тан­да ат­лар­га хөр­мәт зур, ди­ләр. Бу чын­нан да шу­лай­мы?

- Әйе, би­ре­дә ат­ка мәд­хия җыр­лый­лар. Бө­тен җир­дә аңа һәй­кәл ку­ел­ган, ке­ләм­нәр­дә дә ат су­рә­те... Ат үр­че­тү бу­ен­ча дөнь­я­да бер­дән­бер за­вод та мон­да. Хәт­та зәң­гәр­су төс­тә­ге­се дә бар. Ае­рым бер то­кым­нар хәт­та зат­лы чит ил ма­ши­на­ла­рын­нан да кыйм­мәт­рәк.

- Ин­де фес­ти­валь­гә кү­чик. Ан­да кай­сы ил­ләр­дән те­атр әһел­лә­ре кат­наш­ты?

- "Бә­хет­ле чор­ның те­ат­раль сән­га­те" фес­ти­ва­ле юга­ры дә­рә­җә­дә оеш­ты­рыл­ган иде. Ку­нак­чыл Тө­рек­мән­с­тан 14 ил­нең, шул исәп­тән, Кы­тай, Рос­сия, Аме­ри­ка Куш­ма Штат­ла­ры, Фран­ция, Гер­ма­ния, Төр­кия, Иран, Эфи­о­пия, Ук­ра­и­на, Ка­зах­стан ар­тист­ла­рын бер­гә туп­ла­ды. Тө­рек­мән­с­тан­ның мил­ли те­ат­ры пре­зи­дент­ла­ры Гур­ба­нуг­лы Бер­ды­мө­хә­мә­дов дра­ма­сы бу­ен­ча ку­ел­ган та­ри­хи спек­такль күр­сәт­те. Ул ис­кит­кеч ях­шы ку­ел­ган. Зат­лы кос­тюм­нар, му­зы­ка, хо­ре­ог­ра­фия - ба­ры­сы да юга­ры дә­рә­җә­дә. Фес­ти­валь кы­са­ла­рын­да бар­лы­гы 21 спек­такль тәкъ­дим ител­де. Алар ба­ры­сы да 800 урын­лы шыг­рым ту­лы зал­лар­да үт­те. Тө­рек­мән­с­тан Пре­зи­ден­ты те­атр­га кил­гән са­ен мил­ли те­атр үсе­ше өчен 50 мең дол­лар бү­ләк итә икән. Кыс­ка­сы, Ил­ба­шы мә­дә­ни­ят, сән­гать үсе­ше­нә зур өлеш кер­тә. Шу­ңа да би­ре­дә мил­ли мә­дә­ни­ят чә­чәк ата.

- Ра­шат Фә­ес­ха­но­вич, Чал­лы та­тар дәү­ләт дра­ма те­ат­ры фес­ти­валь­дә нин­ди спек­такль күр­сәт­те? Та­ма­ша­чы­лар без­нең ар­тист­лар уе­нын ни­чек ка­бул ит­те?

- Без фран­цуз дра­ма­тур­гы Же­ральд Сиб­лей­рас әсә­ре бу­ен­ча ку­ел­ган "Ти­рәк­ләр шау­лый җил­дә" спек­так­лен күр­сәт­тек. Ал­ла­га шө­кер, та­ма­ша­чы­лар бик җы­лы ка­бул ит­те­ләр. Спек­такль тә­мам­лан­ган­нан соң, ар­тист­лар­ны ба­сып, 7-8 ми­нут ал­кыш­ла­ды­лар. Та­тар­стан­ның ха­лык ар­тист­ла­ры Ин­саф Фәх­рет­ди­нов, Бу­лат Сә­лә­хов, Та­тар­стан­ның ат­ка­зан­ган ар­тист­ла­ры Ра­фил Сәгъ­дул­лин, Ру­ша­ния Та­һи­ро­ва чы­гы­шын юга­ры бә­я­лә­де­ләр. Те­ат­ры­быз­га - дип­лом, ар­тист­лар­га кыйм­мәт­ле бү­ләк­ләр тап­шыр­ды­лар. Без­нең чы­гыш­ны Иран­нан кил­гән де­ле­га­ция кы­зык­сы­нып ка­ра­ды һәм үз­лә­рен­дә бу­ла­чак фес­ти­валь­гә ча­кыр­ды. Го­му­мән, иҗат әһел­лә­ре өчен мон­дый ча­ра­лар­да кат­на­шу бик ки­рәк. Без те­атр сән­га­те­нең күп юнә­леш­лә­рен күр­дек. Ре­жис­су­ра чи­ше­ле­ше бу­ен­ча да үзен­чә­лек­ләр күп. Без­гә ае­ру­ча Ка­зах­стан те­ат­ры чы­гы­шы, Кы­тай­ның пан­та­ми­мо те­ат­ры ае­ру­ча оша­ды. Ки­лә­чәк­тә дә мон­дый ха­лы­ка­ра ча­ра­лар­да кат­на­шыр­га яз­сын иде.

Әң­гә­мә­дәш - Зөл­фия ГА­ЛИМ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X