Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рәссам Ленар Әхмәтов: «Иҗат кешеләре белән эшләү бер дә җиңел түгел»

Россия рәссамнар берлегенең Чаллы бүлеген җитәкчесе рәсем сәнгате турында сөйләде.

Ленар Әхмәтов 1981 елда Чаллыда туган. 1996-1998 елларда 1нче сәнгать мәктәбендә, халык рәссамы Мадияр Хаҗиев сыйныфында укый. Аннары Чаллы педагогия институтының сәнгать-графика факультетын тәмамлап, рәсем һәм сызым укытучысы һөнәрен үзләштерә. 1999 елда күргәзмә эшчәнлеген башлый. 2014 елдан Татарстан, 2015 елдан Россия Рәссамнар берлегенә кабул ителә. Бөтенроссия, халыкара күргәзмәләр оештыра һәм үзе дә актив катнаша. «Марки», «Крылья», «Алтынфил», «Культурная провинция» арт проектларын, «М7» , «Время согнутых локтей» проектларын, яшь рәссамнар күргәзмәләрен оештыра. 2021 елда Россия рәссамнар берлегенең Чаллы бүлеген җитәкли. ТР, Удмуртия мәдәният министрлыкларының, Чаллы хакимиятенең  Мактау грамоталары, дипломнары белән бүләкләнә. Аның полотнолары дәүләт музейларын һәм галереяларын, дөньяның шәхси коллекцияләрен  бизи. Ленар белән очрашып, рәсем сәнгате, берлек эше турында сөйләштек.

– Ленар, малайлар, гадәттә, техникага тартыла. Ә сез язмышыгызны рәсем сәнгате белән бәйләгәнсез. Моңа нәрсә этәргеч булды?
– Безнең шәһәрдә рәсем сәнгате буенча мәктәпләр, сәнгать көллияте, Кама дизайн институты, педуниверситетның сәнгать-графика факультеты уңышлы эшли. Аларда Камаз төзелеше елларында Санкт-Петербург, Казан, Мәскәүдән килеп урнашкан тәҗрибәле укытучылар, рәссамнар хезмәт куя.  Заманында алар шәһәрне рәсемнәр, скульптуралар белән бизәгәннәр. Мин балачактан шуларны күреп, рухланып үстем. Алар күңелдә сеңеп калды. Дөрес, мин башта грек-рим көрәше белән шөгыльләндем. Үсә төшкәч, сәнгатькә тартылдым. Дөресрәге, мине бу өлкәгә Дания апам китерде. 1990 еллар, үзегез дә беләсез авыр вакытлар. Югары уку йортларына керү катлаулы. Апам конкурс бәләкәй дип, читтән торып пединститутның худграфына укырга керде. Аны Мадияр Хаҗиев укыткан. Аннары мин дә Мадияр Шәрипович  белән таныштым. Шулай итеп сәнгать юлына кереп киттем. 14 яшьтә инде кеше сәнгать мәктәбен тәмамлый, ә мин укырга гына кердем. Педагогия институтының беренче курсына укырга кергән елны, 1нче сәнгать мәктәбен тәмамладым. Институтта биргән биремнәрне мәктәптә эшли идем. Бик җайлы булды. Сәнгатькә тартылу барыбер геннардан да киләдер ул. Минем бабаларым да кул эшләренә оста булганнар.

– Хәзер интернетта үзеңә кирәкле бөтен нәрсәне, шул исәптән картиналар, панноларны да табып була. Бу шартларда сезнең иҗат җимешләрегезгә ихтыяҗ бармы? Сәнгать белән гаиләне тәэмин итеп буламы?
– Интернет белән бөтен кеше кызыксына. Минемчә, ул глобаль китапханә. Нәрсә кирәк, шуны эзләп табып була. Кешегә нәрсә, нинди стильдәге картина кирәген дә ачыкларга авыр түгел. Интернет аша белем алып, яңа алым, яңа технологияләрне өйрәнеп үз сәнгатеңне камилләштерергә була. Сәнгать музейлары, картиналар галереялары рәссамнарның хезмәтләрен үзләренең сайтларына куялар.  Хәзер рәссамнар артдилерлар белән эшлиләр. Безнең хезмәтләрне артдилерлар интернет аша ярминкәләргә, күргәзмәләргә алып, иҗатыбызны популярлаштыралар. Бу бик уңайлы, без фәкать иҗат белән генә шөгыльләнәбез. Аллаһка шөкер, хәзер сәнгать белән шөгыльләнеп тә гаиләне тиешенчә финанс белән тәэмин итеп була. Кешеләрнең зәвыгы артты,  профессиональ сәнгатьне аңлыйлар, аны бәялиләр. Хәтта Европа илләрендә дә Россия рәссамнарының хезмәтләре белән кызыксынучылар бар. Мин үзем хезмәтләремне «Бизон» галереясе аша сатам, контракт буенча эшлим.

–  Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы булу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк? Взнос күпме? Әгъза булу рәссамга нәрсә бирә?
– Чаллыда 120 рәссамның 40ы Россия һәм Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы булып тора. Россия берлегенә керү өчен күп эшләргә, РФ союзы үткәргән чараларда актив катнашырга, иҗатта төрле техниканы белергә кирәк. Взнос күләме төрле республикаларда төрлечә. Бездә елына 1000 сум. Берлек таныклыгы рәссамга музейларга, күргәзмәләргә бушлай керү, ташламалы шартларда күргәзмәләр оештыру мөмкинлеге бирә. Ике өлкән рәссам – Мадияр Хаҗиев һәм Владимир Акимовка матди ярдәм күрсәтелде. Аеруча талантлы яшьләргә стипендия түләнә.  Санаторийларга бушлай юллама бирелә. Чаллыда рәссамнар иҗади  остаханәдән бушлай файдалана. Безнең оешма коммуналь хезмәтләр өчен генә түли. Калган чыгымнарны Башкарма комитет каплый. Бу безнең өчен зур ярдәм.

– Бервакыт рәссам Факил Гайфетдиновны взнос түләмәгән өчен берлектән чыгаралар икән дигән хәбәр таралган иде. Бу низагның ахыры ничек тәмамланды?
– Тормышта төрле хәлләр була. Иң мөһиме  – кешелекле булып калырга кирәк. Мин Факил Гайфетдиновны взнос түләмәгән өчен генә берлектән чыгару дөрес булмас иде дип уйладым.  Җаен таптым, чөнки аның кебек югары профессионал дәрәҗәдәге рәссамнар бик сирәк. Аларны сакларга, якларга кирәк. Иҗат әһелләре белән эшләү бер дә  җиңел түгел. Факил әфәндегә дә төрле хәлләрдә калырга туры килгәндер. Бәлки, кемнедер тәнкыйтьләгәндер, аның фикерләре белән килешмәүчеләр булгандыр. Мин аны аңлыйм. Үзем һәркемгә шәхси якын килеп, низагны урамга чыгармыйча, аңлашып эшләү тарафдары. 

– Сез Чаллыда кемнәрне күренекле рәссамнар дип саныйсыз?
– Олы яшьтәгеләр – Владимир Акимов, Виктор Анютин, Мадияр Хаҗиев, Александр Петров, Сәгыйдә Сираҗиева. Яшьләр арасында – Лилия Сафина, Ләйсән Исламгәрәева,  Михаил Жуковский, акварель осталары –  Татьяна Низамова,  Ольга Новожилова, гамәли сәнгать өлкәсендә – Хәния Гәрәева. Оригиналь рәссамнар –  Марат Биктаһиров һәм  Марат Мингалиев.

– Чаллыда балалар рәсем сәнгатенә тартыламы?
– Әйткәнемчә, шәһәребездә моңа мөмкинлекләр җитәрлек. Сәнгать мәктәпләре, сәнгать көллияте, берничә югары ук йорты эшли. Шөкер, малайлар һәм кызлар арасында рәсем сәнгате белән шөгыльләнүчеләр күп. Аларны профессионал рәссамнар укыта. Конкурсларда жюрида утырган рәссамнар аларның иҗатын бәяли. Бергәләп күргәзмәләр, пленэрлар оештырабыз. Урта мәктәпне тәмамлагач күбесе Чаллы дәүләт педагогия университетының сәнгать графика факультетында, Кама сәнгать һәм дизайн институтында укыйлар. Әти-әниләренең мөмкинлеге булса, Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан югары уку йортларына да китәләр.

– Үзегезнең балаларыгыз сәнгать белән кызыксынамы?
– Олы улым Эмиль сәнгать мәктәбендә укый башлаган иде, әмма тәмамламады. Ювелир эше белән кызыксына башлады. Интернеттан үзе табып, 9нчы сыйныфтан соң Санкт-Петербургта бу юнәлеш буенча белем бирүче көллияткә укырга керде. Икенче курсны тәмамлый. 10 яшьлек Тимур минем янга йөри, рәсемнәр ясый. Киләчәктә кем булыр,  анысын инде вакыт күрсәтер.

– Эмиль Чаллыга  кайтмас инде...
– Белмим. Рәссамга Мәскәү, Санкт-Петербург яисә башка шәһәрдә яшәү мөһим түгел. Сәнгать белән шөгыльләнү өчен тынычлык кирәк, зур шәһәрләрдә ул юк. Чаллыда тыныч. Казанга, Уфага, Мәскәүгә дә барып, андагы хезмәттәшләребезнең иҗаты белән танышырга була. Интернет аша да без – аларны, алар безне белә. 

– Үзегез нинди техника буенча иҗат итәсез?
– Мин башта пыялага шамаильләр ясадым. Хәзер тукыма, ут техникасы кулланып эшлим. Татар тарихы, сәнгатенә кагылышлы китаплар укыйм, археологик казылмаларны да өйрәнәм. Фуат Вәлиевның татар йортларын бизәү, капка, фронтоннарны, тәрәзә йөзлекләрен ничек ясау турындагы китабы төп ярдәмчем. Ул һәр рәссамның өстәл китабы булырга тиеш, дип саныйм.

– Чаллы рәссамнары хәйриячелек белән дә шөгыльләнәләр бит.
– Әйе, Минзәлә картлар йортына 50 картина илттек. Диварда натюрморт кына эленеп торса да, көн яктырып киткән кебек була. Без Татарстан районнарының мәдәният, мәгариф учреждениеләрендә 10 галерея ачтык. Соңгысы Бөгелмә районы Карабаш поселогы мәктәбендә. Бу эштә халык рәссамы Мадияр Хаҗиев аеруча актив һәм юмарт.

– Сезне нәрсәләр борчый?
– Чаллыда скульптуралар аз. Илдар Хановныкылары инде искерде. Аларны яңартырга, шәһәрне яңа скульптуралар белән бизәргә кирәк. Моны күздә тотып, Чаллыда махсус фестиваль уздырсак та яхшы булыр иде. Аны бәлки Илдар Ханов исеме белән бәйләргәдер. Шәһәребезгә 400 ел тулу уңаеннан башкарыласы эшләр исемлегенә сәнгать музее төзүне дә кертү турында уйлансак иде. Бу халык һәм рәссамнар өчен бик кирәк. Анда туристлар Чаллы рәссамнарының хезмәтләре белән таныша алырлар иде. Чаллы янындагы пионер лагерьлар янәшәсендә төрле скульптуралар бар. Аларны яңартып, шәһәргә кайтарып, «Балачактан истәлек» дип исемләнгән күргәзмә оештырсаң да яхшы булыр иде. 

Фотолар Ленар Әхмәтовтан алынды 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рәсем сәнгате Факил Гайфутдинов Ленар Ахметов